Пирем крае

Идел-Урал төбәге
(Пермь крае битеннән юнәлтелде)

Перьм краеРусия Федерациясенең Аурупа өлеше субъекты. Идел буе федераль бүлгесенә керә.

Русия Федерациясе субъекты
Перьм крае
Пермский край
Flag of Perm Krai.svg Coat of Arms of Perm Krai.svg
Байрак Герб

Perm in Russia.svg

Башкала

Перьм

Мәйдан

24-нче

- Барлыгы

- Су

160 236 км² [1]

2,0%

Халык саны

18-нче

- Барлыгы

- Халык тыгызлыгы

2 635 849 кеше (2010)[2]

16,9 кеше/км²

Тулаем төбәктәге продукт

14-нче

- Барлык, агымдагы бәядә

- Кеше башына

630,8 млрд. сум [3] (2010)

224,5 мең сум

Федераль округы

Идел буе

Икътисади районы

Урал

Рәсми тел(ләр)

урыс теле

Губернатор

Максим Решетников (в.б)

Хөкүмәт Рәисе

Максим Решетников

Канун чыгару Җыелышының рәисе

Валерий Сухих

РФ субъекты коды

59

Сәгать поясы

MSK+2 (UTC+6)

Крайның мәркәзе — Перьм шәһәре.

ГеографияҮзгәртү

ЧиктәшлекҮзгәртү

Як Рәсәй субъекты
Төньяк Коми Республикасы
Көнчыгыш Свердлау өлкәсе
Көньяк Башкортстан
Көнбатыш Киров өлкәсе
Удмурт Республикасы

Перьм крае Көнчыгыш Аурупа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә һәм Урта һәм Төньяк Урал таулары битләвендә урнаша. Крайның 99,8 % өлеше Аурупада, 0,2 % өлеше — Азияда урнаша.

Кырый нокталарҮзгәртү

  • төньякта — Саклаимсори-Сяхль тавы (1094 м) — 61°39' т. к.;
  • көньякта — 56°06' т. к. (элекке Октябрьский районының Ельник авылы янында);
  • көнбатышта — 236 биеклекнең (рус. Высота 236) 1 километрда, Лэпью, Пелес һәм Кажим елгаларның субүләре янында 51°47' кч. о.;
  • көнчыгышта — Рахт-Сори-Сяхл тавы, 59°29' кч. о.

КлиматҮзгәртү

Перьм крайның климаты — уртача континенталь. Гыйнварның уртача температурасы — -18,5...-15 °С.

РельефҮзгәртү

Крайның көнбатыш өлешен (территориянең 85 % өлешен) Урыс тигезлеге биләп тора, крайның көнчыгыш өлешен Урал таулары биләп торалар. Иң биек таулары крайның төньягында урнашалар:

  • Тулымский камень (1496 м);
  • Ишерим (1331 м);
  • Молебный камень (1240 м);
  • Ху-Соик (1300 м)

ЕлгаларҮзгәртү

 
Чусовая

Перьм краеның елгалар Чулман бассейнына керәләр. Крайда 29 меңнән артык елгалар бар, аларның гомуми озынлыгы — >90 000 км.

Төп елгалар:

Файдалы казылмаларҮзгәртү

Перьм краенда нефтьны, газны, ташкүмерне, минирәл тозларны, алтынны, алмазларны, хромит рудаларны, көрән железнякларны, торфны, известьташны, асылташларны, вак-төяк әйберләр ясауга китә торган ташларны, каплый торган ташларны, төзү материалларны чыгаралар.

Саклана торган табигать терриотрияләреҮзгәртү

  • Вишера тыюлыгы
  • «Басеги» тыюлыгы

ТарихҮзгәртү

Моны да карагыз: Перьм губернасы

1737 елда Казан губернасының Чәрдән, Саликам һәм Көңгер өязләре, Казан губернасының Көңгер провинциясенә берләшкәннәр (үзәк шәһәре — Көңгер).

1781 елда Перьм губернасы оештырыла.

1919 елның 15 июлендә Перьм губернасы составыннан Екатеринбур губернасы аерылып чыгарыла.

1923 елның 3 ноябрендә Перьм губернасы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Урал өлкәсенә кертелә.

1934 елда Урал өлкәсе юкка чыгарыла, хәзерге Перьм краеның территориясе Свердлау өлкәсендә калган. 1938 елда Свердлау өлкәсе составыннан Перьм өлкәсе аерылып чыгарыла. 19401957 елларда ул Молотов өлкәсе исемен йөрткән.

Перьм өлкәсе составына Коми-Пермяк автономияле округы (1977 елга кадәр — милли округы) кергән. 1992 елдан — Русия Федерециясенең мөстәкыйль субьекты статусын алган, ләкин формаль рәвештә ул Перьм өлкәсе составында булган. 2003 елның референдумда Перьм өлкәсендә һәм Коми-Пермяк автономияле округында торучы халык ике субъектларның берләштерүне яклаган һәм 2005 елда Перьм өлкәсе һәм Коми-Пермяк автономияле округы бер субъектка берләштергәннәр.

МәдәниятҮзгәртү

ХалыкҮзгәртү

Милли составҮзгәртү

Халык 1939[4] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010
К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. %
урыслар 1 768 386 84,71% 2 420 230 80,87% 2 490 102 82,36% 2 508 323 83,38% 2 592 246 83,85% 2 401 659 85,17% 2 191 423 83,14%
татарлар 80 727 3,87% 165 8292 5,54% 169 360 5,60% 157 719 5,24% 150 460 4,87% 136 597 4,84% 115 544 4,38%
коми-пермяклар 122 4641 5,87% 136 385 4,56% 139 155 4,60% 128 286 3,99% 123 371 3,99% 103 505 3,67% 81 084 3,08%
башкортлар 28 952 1,39% 39 577 1,32% 47 812 1,58% 48 752 1,62% 52 326 1,69% 40 740 1,44% 32 370 1,23%
арлар 9 781 0,47% 21 888 0,73% 30 552 1,01% 32 311 1,07% 32 756 1,06% 26 272 0,93% 20 819 0,79%
украиннар 27 420 1,31% 71 985 2,41% 47 791 1,58% 44 018 1,46% 45 711 1,48% 25 948 0,92% 16 219 0,62%
башкалар 49 788 2,39% 136 982 4,58% 98 671 3,26% 88 802 2,95% 94 611 3,06% 84 700 3,00% 178 390 6,77%
барлык 2 087 518 100.0% 2 992 876 100.0% 3 023 443 100.0% 3 008 211 100.0% 3 091 481 100.0% 2 819 421' 100.0% 2 635 849 100.0%

Искәрмәләр:

1 Комилар белән

2 Кырым татарлары белән

ТатарларҮзгәртү

  Төп мәкалә: Перьм татарлары

Статистик мәгълүматларга караганда, Перьм өлкәсендә 160 мең чамасы татар яши. Алар Тор, Ирен, Сөлил, Сеп, Шауба, Бөрмә, Тол елгалары буенда урнашкан авылларда һәм Перьм, Березники, Чайковски һ.б. шәһәрләрдә яшиләр.

Торак пунктларҮзгәртү

Перьм крайның эре торак пунктлары

 
Перьм
 
Чайковски

Шәһәр Халык саны Шәһәр Халык саны

 
Көңгер
 
Чусавай

1 Перьм 991 530 11 Кудымкар 28 984
2 Березники 156 512 12 Губаха 27 544
3 Саликам 97 239 13 Верещагино 22 161
4 Чайковски 82 933 14 Оса 21 191
5 Көңгер 66 110 15 Киҗел 19 590
6 Ылыс 65 931 16 Нытва 19 042
7 Краснокам 51 929 17 Красновишерск 16 098
8 Чусавай 46 740 18 Александровск 14 502
9 Добрянка 33 685 19 Очёр 14 239
10 Чернушка 33 275 20 Полазна 12 753
2010 елның җанисәбе буенча


Административ-территориаль бүленешеҮзгәртү

РайоннарҮзгәртү


Шәһәр округларыҮзгәртү

6 район һәм 1 шәһәр округы Коми-Пермяк округны — аерым статус белән территорияне ясыйлар:

Бу яклардан чыккан күренекле татарларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү


Калып:Перьм крае