Рәшит Ягъфәров

фольклорчы-галим, шагыйрь һәм милләтпәрвәр сәясәтче

Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәров – фольклорчы-галим, шагыйрь һәм милләтпәрвәр сәясәтче.

Рәшит Ягъфәров
Туган телдә исем Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәров
Туган 6 февраль 1946(1946-02-06)
Пермь өлкәсе Барда районы, Күчтәнти Баш авылы
Үлгән 26 август 2008(2008-08-26) (62 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ, соңрак Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре галим, шагыйрь, сәясәтче, укытучы, журналист, режиссер, артист
Балалар Илдар Ягъфәров (танылган татар кинематографисты)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Рәшит Ягъфәров 1946 елның 6 февралендә Пермь өлкәсе Барда районының таралган Күчтәнти Баш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Оса педагогия училищесында белем ала, 1969 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый һәм Пермь өлкәсенең Барда район газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җирле радиотапшырулар дикторы һәм редакторы, Бардада укытучы булып эшли.

1973 елда Казанга килә һәм Татарстан Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура тәмамлый. Соңыннан шул институтның фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт педагогика университеты укытучысы, Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе һәм бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1995 елдан – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре.

Р.Ягъфәров "Шигърият чишмәләре", "Татар халкының уен кораллары" дигән гыйльми монографияләр, "Балалар фольклоры", "Татар халык уеннары, "Уеннар" кебек егермеләп фольклор җыентыклар, алты йөздән артык фәнни һәм популяр мәкаләләр авторы.

2008 елның 26 августында Казанда вафат була.

Истәлек үзгәртү

Улы Илдар Ягъфәров атасының татар милләте киләчәге турындагы уй-борчылулары нигезендә [1] «Югалту» исемле кыска метражлы нәфис фильм[2] төшергән. Фильмның премьерасы 2012 елның 8 сентябрь[3] элек "Алтын Мөнбәр" дип танылган VIII Казан халыкара кинофестивалендә ясала[4][5].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Татар халык иҗаты