1938 ел
XX гасырның елы
1938 (бер мең тугыз йөз утыз сигезенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча шимбә көнне башлана. Бу безнең эраның 1938 елы, II меңьеллыкның 938 елы, XX гасырның 38 елы, XX гасырның 4 унъеллыгының 8 елы, 1930 елларның 9 елы. 1938 елдан бирле 86 ел үтте.
Еллар |
---|
1934 · 1935 · 1936 · 1937 — 1938 — 1939 · 1940 · 1941 · 1942 |
Унъеллык |
1910-еллар · 1920-еллар — 1930-еллар — 1940-еллар · 1950-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
Милади тәкъвим | 1938 MCMXXXVIII |
Юлиан тәкъвим | 1937—1938 (14 гыйнвардан) |
Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7446—7447 (14 сентябрьдән) |
Римны нигезләгәннән башлап | 2690—2691 (4 майдан) |
Яһүдләр тәкъвиме |
5698—5699 ה'תרצ"ח — ה'תרצ"ט |
Һиҗри тәкъвим | 1357—1358 |
Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4430—4431 (11 августтан) |
Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1387 ԹՎ ՌՅՁԷ
|
Кытай тәкъвиме | 4634—4635 (31 гыйнвардан) 丁丑 — 戊寅 кызыл үгез — сары юлбарыс |
Хәбәш тәкъвим | 1930 — 1931 |
Борынгы һинд тәкъвиме | |
- Викрам-самват | 1994—1995 |
- Шака самват | 1860—1861 |
Шәмси тәкъвим | 1316—1317 |
Буддачылык тәкъвиме | 2481 |
Япон ел исәбе | 13 ел Сёва |
Вакыйгалар
үзгәртү- 11 гыйнвар — Совет ракета техникасы пионерларының берсе Г. Э. Лангемак атып үтерелде.
- 15 гыйнвар — Беларус ССР-ында өлкә бүленеше кертелде. Витебск, Гомель, Минск, Могилев һәм Полес өлкәләре барлыкка килә[1].
- 24 гыйнвар — «Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенә XX ел» юбилей медале гамәлгә куелды.
- 4 февраль — Гитлер Югары Башкомандующий вазыйфасын алды. Бу Фрич-Бломберг эше белән бәйле катлаулы вәзгыятьтән чыгу булды. Бу исә армия командованиесе өстендә хакимият өчен көрәштә НСДАПНЫҢ җитди җиңүен аңлатты.
- 10 февраль — Румыния кыйрале Кароль II диктатор вәкаләтләренә ия булды.
- 15 февраль — Хәрби Трибунал карары белән, милләтчелектә гаепләнеп, Казанда 9 татар зыялысы атып үтерелә. Һади Атласи (тарихчы) - 1876-1938; Гани Алтынбаев (укытучы) - 1902-1938; Касыйм Исхаков (имам) - 1890-1938; Фазыл Туйкин (язучы) - 1887-1938; Кәбир Туйкин (укытучы) - 1878-1938; Сабир Уразманов (укытучы) - 1892-1938; Барый Фаттахов (имам) - 1875-1938; Зәкәрия Фаттахов (хезмәткәр) - 1910-1938; Рәшит Яруллин (имам) - 1880-1938.
- 3 март — Согуд Гарәбстанында нефть табылган.
- 11 март — төнлә 12 мартка Алмания вермахты Австрия чиген үтте. Аншлюс башлана[2].
- 13 март — ССРБда урыс теле милли мәктәпләр өчен мәҗбүри ителә.[3]
- 17 март — ССРБ Австриянең аншлюска каршы кискен протест белдерде[4].
- 8 апрель — Тунис шәһәрендә милли таләпләрне канәгатьләндерү таләбе белән ике көнлек массакүләм дулкынлану башланды[5].
- 10 апрель
- Австриядә илнең Өченче рейхка кушылуын раслаган плебисцит үткәрелде. Шуннан соң Европа илләрен аншлюс дип таныйлар[2].
- Эдуард Даладье Франция премьер-министры була[6].
- 12 апрель — Француз хакимияте Тунис шәһәрендә яңа дус милли партиясен төзү турында игълан итә[5].
- 24 апрель — Константин Пятс Эстония президенты булды.
- 9 май — Сталин сызган исемлек буенча ТАССР җитәкчелегеннәң 69, 3 көн дәвамында исә 200 кешегә якын үлемгә хөкем ителә.
- 20 май — «Идел-Уралчылар оешмасы» эше буенча бер төркем татарлар хөкем ителә.
- 28 май — подполковник Һерман Буш Боливиянең Конституция президенты итеп сайланган.
- 25 июнь — Дуглас Һайд Ирландиянең беренче президенты итеп сайланды.
- 7 июль — Ленинградта беренче телевизион тапшыруны (концерт) күрсәттеләр.
- 10 июль — Уфада 43 татар һәм башкорт зыялысына карата иң югары хөкем карары үтәлгән.
- 29 июль — Хәсән күлендә сугыш башлана.
- 6 август — Хәсән күлендә сугыш тәмамланды.
- 18 сентябрь — Ямал ярымутравында көндез караңгылык башлану теркәлде (Кара көн).
- 29 сентябрь — Бөекбритания, Франция, Алмания һәм Италия арасында Мюнхен килешүенә кул куелды.
- 9 ноябрь — сорау алу вакытында Советлар Союзы Маршалы В. К. Блюхер вафат була.
- 9 ноябрьдән 10 ноябрьгә каршы төндә Алманиядә яһүдиләргә һөҗүм итүләр үтә, бу вакыйгалар тарихка «Бәллүр төн» буларак кергән.
Төгәл даталарсыз
үзгәртү- Алман инженеры Конрад Цузе дөньяда беренче Z1 програмлаштырыла торган исәпләү машинасын булдырган.
- Петроградның Academia нәшрияты Мәскәүгә күчерелгән һәм Гослитиздат составына кертелгән.
- Өченче рейхка Яңа Швабия кушылган.
Туулар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1938 елда туганнар
- 3 гыйнвар — Александр Лазарев, совет һәм Россия актеры (2011 елда вафат булды).
- 5 гыйнвар — Һуан Карлос I, Испания кыйрале.
- 6 гыйнвар — Адриано Челентано, Итальян җырчысы һәм киноактеры.
- 10 гыйнвар — Ямаш Игәнәй, татар шагыйре, журналист, публицист.
- 25 гыйнвар — Владимир Высоцкий, рус шагыйре, актер.
- 30 гыйнвар — Ислам Кәримов, Үзбәкстан сәясәтчесе, беренче президенты.
- 31 гыйнвар — Беатрикс, Нидерландлар патшабикәсе (1980—2013).
- 10 февраль — Вячеслав Шугаев, язучы.
- 11 февраль
- Борис Майоров, совет һоккейчысы һәм тренеры, спорт комментаторы.
- Евгений Майоров, совет һоккейчысы һәм спорт комментаторы (1997 елда вафат булды).
- 16 февраль — Гакыйль Сәгыйров, татар шагыйре, рәссам.
- 18 февраль — Светлана Данильченко, совет актрисасы.
- 24 февраль
- Леонид Любовский, композитор.
- Фил Найт, Nike президенты һәм нигез салучысы.
- 26 февраль — Александр Проханов, совет һәм Россия сәяси эшлеклесе, язучы, публицист.
- 1 март — Борис Брондуков, совет актеры (2004 елда вафат булды).
- 2 март — Вячеслав Зайцев, совет һәм Россия модельеры.
- 17 март — Рудольф Нуриев, татар балетмейстеры, балет артисты.
- 20 март — Мөхәммәт Миначев, җәмәгать эшлеклесе, милли хәрәкәт әһеле, язучы (Мәскәү).
- 26 март
- Рабит Батулла, язучы.
- Алексей Петренко, совет һәм Россия актеры (2017 елда вафат булды)
- 31 март — Александр Збруев, совет һәм Россия актеры.
- 5 апрель — Равил Шәрәфи, Татарстанның халык артисты.
- 8 апрель — Кофи Аннан, БМО генераль сәркатибе.
- 8 июль — Әлмира Әдиятуллина-Сарьяз, татар журналисты.
- 9 апрель — Виктор Черномырдин, Россия сәясәтчесе (2010 елда вафат булды).
- 20 май — Земфира Сәйдәшева, педагог, музыковед, этномузыколог, публицист, сәнгать белеме докторы, Татарстан АССРның (1989) һәм Россия Федерациясенең Атказанган сәнгать эшлеклесе (2002).
- 24 май
- Флёра Сафиуллина, тел галиме, профессор.
- Томми Чоңг, Канада актеры, музыкант, Чич һәм Чоңг дуэтында катнашучы.
- 28 май — Булат Сөләйманов, себертатар шагыйре.
- 13 июнь — Әсхәт Җиһаншин, хәрби диңгезче.
- 15 июнь — Илдус Закиров, татар галиме.
- 16 июнь — Рифкать Закиров, татар шагыйре.
- 18 июнь — Рәшит Зәйнетдинов, рәссам, С. Юлаев бүләге иясе.
- 1 июль — Диас Вәлиев, татар драматургы, прозаик.
- 1 июль — Мөфтәдин Гыйләҗев, композитор, баянчы.
- 8 июль — Андрей Мягков, совет һәм Россия театр һәм кино актеры.
- 9 июль — Лия Ахеджакова, РФ халык артисты.
- 12 июль — Мирсәет Яруллин, татар композиторы.
- 19 июль — Вахтанг Кикабидзе, совет һәм грузин актеры, җырчы, сценаричы, режиссер, җырлар авторы.
- 22 июль — Тәлгать Галиуллин, татар галиме.
- 9 август — Леонид Кучма, Украина премьер-министры һәм президенты.
- 18 август — Вадим Мулерман, украиннан чыккан совет җырчысы, РСФСР-ның халык артисты.
- 25 август — Фредерик Форсайт, инглиз язучысы.
- 17 сентябрь — Дөрия Рамазанова, татар телчесе, фәннәр докторы, профессор.
- 22 сентябрь — Дин Рид, америка актеры һәм җырчысы (1986 елда вафат булды).
- 25 сентябрь — Лидия Федосеева-Шукшина, совет һәм Россия актрисасы.
- 15 октябрь — Хәнәви Шәйдуллин, җырчы, ТАССР атказанган артисты (1989).
- 22 октябрь — Кристофер Ллойд, америка актеры.
- 25 октябрь — Тамара Сёмина, РСФСР халык артисты.
- 6 ноябрь — Салисә Гәрәева, татар шагыйрәсе.
- 8 ноябрь — Владимир Веклич, троллейбус поездын уйлап табучы.
- 16 ноябрь — Евгений Свердлов, совет һәм Россия биохимигы, профессор, Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия Фәннәр академиясенең Молекуляр генетика институты директоры, М. И. Шемякин һәм Ю. А. Овчинников исемендәге биоорганик химия институтының кеше геологиясе һәм төзелеше лабораториясе җитәкчесе.
- 24 ноябрь — Наталья Крачковская, совет һәм Россия актрисасы (2016 елда вафат булды).
- 4 декабрь — Валерий Клигер, совет волейболчысы һәм тренеры.
- 12 декабрь — Равил Бикбаев, башкорт шагыйре, әдәбият белгече.
- 21 декабрь — Юрий Лощиц, совет һәм Россия язучысы.
Вафатлар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1938 елда вафатлар
- 5 гыйнвар — Сәет Вахиди, тарихчы, археограф.
- 10 гыйнвар — Кәрим Хәкимов, «Кызыл паша».
- 15 гыйнвар — Ягъкуб Хәлили, нәшир, мөхәррир.
- 15 февраль — Һади Атласи, татар тарихчысы, язучы, сәясәт эшлеклесе; Фазыл Туйкин — татар драматургы, педагог; Кәбир Туйкин (Туйкә), татар мөгаллиме.
- 19 март — Магҗан Җомабаев, казакъ классик шагыйре.
- 12 апрель — Федор Шаляпин, дөньякүләм танылган рус җырчысы (үз үлеме белән).
- 9 май — Кыям Абрамов, ТАССР ХКШ рәисе (1930—1937), Гомәр Байчурин, 1934-1936 елларда Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты рәисе; Әхмәтсафа Дәүләтьяров, ТАССР Халык комитетлары Шурасы рәисе (1937); Альфред Лепа, ТАССР өлкә комитетының беренче сәркатибе.
- 10 май — Ибраһим Галиев, Татбригада хәрби комиссары.
- 11 май — Гурий Эвайн, чирмеш язучысы.
- 10 июль — Булат Ишемгул, Башкортстан язучысы; Вәлиулла Мортазин-Иманский, «Сәйяр» труппасы артисты; Газиз Әлмөхәммәтов, мәшһүр җырчы, композитор; Давыт Юлтый, Башкортстан язучысы; Мәкәрим Мәһдиев, актер, режиссер; Габдулла Амантай, Башкортстан язучысы.
- 5 август — Фатих Сәйфи-Казанлы, язучы-драматург, Татарстан дәүләт эшлеклесе.
- 29 август — Гомәр Терегулов, сәясәтче, Милли Идарә әгъзасы.
- 13 сентябрь — Ситдыйк Айдаров, күренекле татар артисты.
- 14 сентябрь — Сөләйман Еналиев, күз табибе, сәламәтлек саклау эшен оештыручы.
- 16 сентябрь — Газиз Гобәйдуллин, татар язучысы, тарихчы.
- 17 сентябрь — Яныш Ялкайн, чирмеш язучысы.
- 5 октябрь — Чулпан, үзбәк совет шагыйре.
- 20 октябрь — Сәхибгәрәй Сәетгалиев, ТАССР Халык Комиссарлары Шурасы рәисе (1920-21), Мәскәү ялчысы.
- 3 ноябрь — Габдулла Шөнаси, татар галиме, күренекле мөгаллим.
- 15 ноябрь — Кәрим Тинчурин, татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер.
- Фәхрелислам Агиев, профессиональ татар балалар язучысы, мөгаллим, журналист, нәшир.
- Әбүзәр Түрәй, татар шагыйре (үз үлеме белән).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ЗСЭ 3-енче нәш. т. 5 — Б. 119.
- ↑ 2,0 2,1 СТЭ т. 1 — Б. 133.
- ↑ https://www.consultant.ru/cons/cgi/online.cgi?req=doc&base=ESU&n=23269#3bYLv6U4rurIp4Mv
- ↑ СТЭ т.1 — Б.120.
- ↑ 5,0 5,1 Новейшая история арабских стран Африки / М. 1990 — С. 444.
- ↑ Смирнов В. П. новейшая история Франции / М. 1979 — С. 374.