Әхмәтсафа Дәүләтьяров

Әхмәтсафа Дәүләтьяров, Әхмәтсафа Мостафа улы Дәүләтьяров, рус. Давлетьяров Ахметсафа Мустафович (1905-1938) — ТАССР ХКШ рәисе (1937). ВКП (б) әгъзасы (1924 елдан).

Әхмәтсафа Дәүләтьяров
Туган телдә исем Әхмәтсафа Мостафа улы Дәүләтьяров
Туган 12 июнь 1905(1905-06-12)
Ырынбур губернасы Богырыслан өязе Татар Каргалысы авылы
Үлгән 9 май 1938(1938-05-09) (32 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре сәясәтче, мөхәррир, укытучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Рабига Сарымсакова (?-1943, Мордовия)
Балалар уллары Марат, Марлис
Әхмәтсафа Дәүләтьяров
7 нче ТАССР ХКШ рәисе
Вазыйфада
1937 ел – 1937 ел
Аңа кадәр Кыям Абрамов
Дәвамчысы Әмин Тынчеров
Туган 12 июнь 1905(1905-06-12)
Каргалы бистәсе, Сакмар районы, Ырынбур өлкәсе, РСФСР
Үлгән 9 май 1938(1938-05-09) (32 яшь)
Казан, РСФСР, СССР

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1905 елның 12 июнендә Ырынбур губернасы Богырыслан өязе (хәзерге Сакмар районы) Татар Каргалысы авылында туган.

Октябрь инкыйлабы үзгәртү

Авылда беренчеләрдән булып комсомол оешмасына керә. Яшьләрне комсомолга ныграк җәлеп итү өчен, үзенең иптәше Саттар Ижбулдин белән берлектә комсомол-яшьләр итек тегү остаханәсе ачалар.

Ырынбур тирәсендә хәрәкәт итүче атаман Дутов казакларына каршы оештырылган махсус йөкләмәле хәрби отрядка (ЧОН) языла.

1921 елның көзендә Ырынбурда ачылган Татар халык мәгарифе институтына (ТИНО) укырга керә. Муса Җәлил белән дуслаша, аның сәхнә әсәрләрен («Кайнатма», «Бал тәпәне») дингә каршы көрәштә куллана. 1924 елда фиркагә кабул ителә, аңа Ырынбур тире заводы клубында татар эшчеләре белән эшләү йөкләнелә.

1925 елның җәендә Урта Азиягә фирка эшенә җибәрелә. Үзбәкстан ССР КП (б) Хивә округ комитетында статистика һәм мәгълүмат бүлеген җитәкли[1].

Казанда үзгәртү

1927 елда Казанга Татар коммунистчыл университетына укырга килә. Укып бетергәч, 1930 елның гыйнварында Минзәлә кантонына эшкә җибәрелә. Кантонның мәдәният-мәгариф бүлеге мөдире булып эшли. 1930 елда ТАССРда кантоннар бетерелеп, районнар барлыкка килә. Фирка өлкә комитеты Ә. Дәүләтьяровны Казанга, Татар коммунистчыл университеттында укытырга чакыртып ала, әлеге уку йортында сәяси икътисадтан лекцияләр укый. 1933 елда аспирантура тәмамлый[2].

1933 елда МТСларда сәяси бүлекләр оештырылгач, үз теләге белән янәдән фирка эшенә күчә. Башта Минзәлә МТСы сәяси бүлеге башлыгы урынбасары була, соңыннан фирканең Кызыл Йолдыз район комитеты сәркатибе итеп сайлана.

1936 елның гыйнварында Казанга чакыртып алына. Башта Татар дәүләт нәшриятында мөхәррир, аннары «Кызыл Татарстан» газетасының җаваплы мөхәррире була.

1937 елның 16 сентябрендә ТАССР халык комиссарлары шурасы (ХКШ) рәисе итеп билгеләнә. Ике айдан кулга алына.

1938 елның 9 маенда[3] ССРБ югары суды хәрби коллегиясе атарга хөкем итә[4].

Моны да карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991 ISBN 5-298-00652-3
  2. Борцы за счастье народное. Казан: ТКН, 1983.
  3. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү