Гомәр Терегулов

җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, язучы, мөһаҗир

Гомәр Терегулов, Гомәр Хәбибрахман улы Терегулов (Төркиядә: Ömer Tengrikоlıy (Омәр Тәңреколый), 1883 елның 9 апреле, РИ, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Яңа Каргалы1938 елның 29 августы, Төркия, Әнкара) ― җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, язучы, мөһаҗир[1]. Уфа морзаларыннан[2].

Гомәр Терегулов
Туган телдә исем Гомәр Хәбибрахман улы Терегулов
Туган 9 апрель 1883(1883-04-09)
РИ, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Яңа Каргалы
Үлгән 29 август 1938(1938-08-29) (55 яшь)
Төркия, Әнкара
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия империясе
РСФСР РСФСР
Төркия байрагы Төркия
Һөнәре язучы, җәмәгать эшлеклесе
Ата-ана
  • Хәбибрахман Сираҗетдин улы (әти)
  • Зөлхәбирә (Еникеева) (әни)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Г. Терегулов (у), Г. Исхакый (ү), Ф. Туктаров (с). 1919

1883 елның 9 апрелендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе Яңа Каргалы авылында туган. Әтисе сәүдәгәр Хәбибрахман Сираҗетдин улы, әнисе морза Еникеевлар нәселеннән Зөлхәбирә. Нәсел башы XVI гасыр ахырында Нугай Урдасыннан Рус дәүләтенә хезмәткә күчкән Еникәй Күлдәшевнең олы улы Терегул Еникеевкә барып тоташа. Екатерина IIнең (1784 елда 22 феврале), Павел Iнең (1796 елның 29 ноябре) указлары нигезендә Терегуловларга дворян булып теркәлергә рөхсәт бирелә[3].

Казанда үзгәртү

Бер сыйныфлы башлангыч рус‑татар училищесын тәмамлагач, әтисенә сәүдә эшендә ярдәм итә. 15 яше тулгач, 1898 елда үз хисабына түләү шарты белән Татар укытучылар мәктәбенә (КТУМ) укырга керә. Анда Гаяз Исхакый белән бер сыйныфта укый. КТУМдагы яшерен түгәрәкләр эшендә катнаша. Дуслары Гаяз Исхакый, Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхмәтов белән бергә «Шәкертлек» оешмасының актив әгъзасына әйләнә. 1902 елда укуын тәмамлый[3].

1903 елда Казанда яшьләрнең революцион түгәрәге җитәкчеләреннән берсе Ибнеәмин Әхтәмов (1877―1941) Ямашев һәм Терегуловны РСДРП (б) ның Казан комитетына әгъза итеп терки[4].

1905 елгы Беренче Россия инкыйлабы вакыйгаларында катнаша. 1905 елның октябреннән 1906 елның сентябренә кадәр Уфа губернасының бер авылында рус‑татар мәктәбендә укыта. 1907 елның 4 гыйнварыннан 27 апреленә кадәр (басма ябылганчы) Хөсәен Ямашев тырышлыгы белән Ырынбурда нәшер ителә башлаган «Урал» газетасы редакциясендә хезмәт куя [3].

1907 елның көзендә Казан университетының юридик факультетына ирекле тыңлаучы булып урнаша, ләкин югары уку йортына керү теләге хыял булып кала. 1910―1911 елларда Казан губернасы Спас шәһәрендәге рус‑татар башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли[3].

Уфада үзгәртү

Уфа губерна земство идарәсе каршында 1910 елда оештырылган Рус булмаган халыкларның мәгариф бүлегендә беренче мөдир (мари милләтеннән Леонид Мендияровның ярдәмчесе) булып эшли, 1913 елдан үзе мөдир була. Сәяси карашлары үзгәрә. Большевиклыктан китеп, милләтпәрвәр либералга әверелә. Гаяз Исхакый аны «бердәнбер милләтче мирза баласы» дип атаган. Рус булмаган халыкларның мәгариф бүлеге көче белән 1914 елдан Уфа губерна земствосының матбугат органы ― «Уфимский сельскохозяйственный листок», татарчага тәрҗемә ителеп, «Авыл көнкүреше журналы» исеме белән нәшер ителә башлый (1914–1917 елларда тәрҗемәче булып Сәгыйть Рәмиев эшләгән), Совет хакимияте урнашканнан соң, беренче булып туктатыла[5]. 1916 елда Гомәр Терегулов тырышлыгы нәтиҗәсендә земство Уфада мөселманнардан укытучылар әзерләү өчен 3 еллык педагогик курслар ача. Уфада Гомәр Терегулов мәдәни һәм хәйрия чараларында катнаша, татар спектакльләрендә уйный, «Госмания» мәдрәсәсе шәкертләренә рус теле укыта һ. б.[3]

1917–1918 елларда булган милләткүләм чараларда актив катнаша: Уфада «Мөселманнар арасында гражданлык фикерләрен тарату комитеты», Милләт Мәҗлесе [6] әгъзасы, Бөтенроссия мөселманнарының беренче (Мәскәү, 1-11 май), икенче (Казан, 21 июль — 2 август) корылтайлары, Учредительное собрание (Петроград, 1918, 5―6 гыйнвар) делегаты [7]. Уфа губернасы Милли идарәсе рәисе буларак, бердәмлекне саклап калу максатында, Галимҗан Ибраһимовка (сул эсер, тупракчы ― җирле автономия яклы булган өчен), Зәки Вәлидигә (башкорт автономиясен корырга тотынган өчен) каршы идеологик көрәш алып бара. Большевиклар белән хезмәттәшлектән баш тарта[3].

Мөһаҗирлектә үзгәртү

1918 ел ахырында Уфадан Себердәге Кызылъяр (Петропавел) шәһәренә китеп, анда Г. Исхакый белән кече Милләт мәҗлесе оештыралар, Милли идарәнең эшен дәвам итәләр. Биредә 1918 елның 7 декабреннән 1919 елның 21 апреленә кадәр чыгып килгән «Маяк» исемле милли газетада язмаларын урнаштыра[8] [9].

Милләт мәҗлесенең төрекчеләр (эчке Россия һәм Себер төркиләренең мәдәни-милли автономиясе тарафдарлары) вәкиле буларак, Париж тынычлык конференциясенә (18 гыйнвар 1919 ― 21 гыйнвар 1920) сайлана. Европага бару өчен, Гаяз Исхакый белән 1919 елның 10 апрелендә Ерак Көнчыгыштан, Иркутскидан Япониягә юнәләләр. Исхакый Европага китә, авырып киткән Гомәр Терегулов Харбинда кала: татарлар арасында мәдәни-агарту эшләре алып бара, лекцияләр укый, Милләт мәҗлесенең соңгы эш нәтиҗәләре турында брошюра язып нәшер итә[3].

1924 елда Европага күченә. Берлинда «Туран» җәмгыяте эшендә катнаша, докладлар укый, Төрек берлеген тормышка ашыру юллары турында фикерләрен китап итеп яза, әмма әсәр тәмамланмый кала (сәбәбе ― ялгызлык, туган илдән аерылу хисе, эчкечелеккә бирелү гадәте). Бер‑ике ел Берлинда, бер‑ике ел Прагада, бер‑ике ел Варшавада яшәгәч, Фуат Туктаров белән Төркиягә күченә. Анда тәрҗемәләр белән шөгыльләнә, иҗтимагый эшчәнлектән читләшә[3].

Каты авырудан соң, Әнкарада 1938 елның 29 августында вафат була, Бакыркөй зиратында җирләнә[3].

Матур әдәбиятка керткән өлеше үзгәртү

Төрек әдәбияты белән мавыккан Гомәр КТУМда укыган елларында рус әдәбияты белән ныклап таныша, Лев Толстой романнарын идеал итә. 1908 елда Казанда «Шәкерт һәм яшьләр» исемле 4 пәрдәлек пьесасы дөнья күрә (матур әдәбият өлкәсендә аның бердәнбер әсәре)[10]. Автор татар матбугатында сирәк күренгән фикерне ― татарга хезмәт итәр өчен русча төпле белем алу кирәк, аннан башка берни дә эшләп булмый, дигән фикерне үткәрә. «Әл-Ислах» газетасында Фатих Әмирхан әлеге әсәрне уңай бәяли, шәкертләргә һәм яшьләргә әсәрне укып чыгарга киңәш итә[3]. Гомәр Терегулов шулай ук «Нигә болай» әсәре авторы.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Терегулов Гомәр Хәбибрахман улы // Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты , 1997, 230нчы бит
  2. Терегулов Гомәр Хәбибрахман улы // Рухи мирас. Эзләнүләр һәм табышлар. Татар әдәбиятында әхәллүсләр.pdf, 171нче бит
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 Илдус Заһидуллин. «Хаклыкка җанын фида итүче идеалист» Гомәр Терегулов. «Татарстан». – 2023, август, 60-63нче бит.
  4. Айдар Хабутдинов. Лидеры нации. Контент-платформа Pandia.ru, стр. 8
  5. Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 163-164нче бит
  6. Гаяз Исхакый. Беренче Милләт Мәҗлесенең 15 еллыгы 2023 елның 27 август көнендә архивланган. // Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 393-404
  7. Терегулов Гумер Хабибрахманович. Хронос(рус.)
  8. Маяк // Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 348. ISBN 0-9530650-3-0
  9. Тәлгат Насыйров. Гражданнар сугышы чорындагы большевистик булмаган татар матбугаты. Родословные татар Сибири — ЖЖ
  10. Гомәр Хабибрахман улы Терегулов. Старинные татарские фотографии / Иске сурәтләр

Әдәбият үзгәртү

Мәкаләләр
  • Усманова Д. Разлученный с родиной. (Жизнь и судьба Гумера Терегулова) // «Татарстан». – 1997. – № 11. – С. 42-47

Сылтамалар үзгәртү