Сәгыйть Рәмиев

күренекле татар шагыйре, мөгаллим, публицист
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Сәгыйть Рәмиев (24 февраль 188017 март 1926) – күренекле татар шагыйре, мөгаллим, публицист.

Сәгыйть Рәмиев
Туган 24 февраль 1880(1880-02-24)
Акман авылы, Ырынбур губернасы
Үлгән 17 март 1926(1926-03-17) (46 яшь)
Уфа
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Һөнәре шагыйрь, мөгаллим

Биография үзгәртү

Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 февралендә (иске стиль белән 12) Ырынбур төбәгендә Акман авылында туа. Аның гаиләсе бер урында гына тормый, вакыт-вакыт күчеп йөрергә мәҗбүр була. Сәгыйть 1890 елдан 1902 елга кадәр "Хөсәения" мәдрәсәсендә белем ала. Ул бу вакытта гарәп, фарсы, төрек телләрен, әдәбият үрнәкләрен нигезле өйрәнгән. Ул "Хөсәения"дә мөгаллим булып кала.

Сәгыйть Рәмиев 1906 ел башында Казанга килә. Анда "Таң йолдызы" гәҗитендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Ә 19 июньнән аның мөхәррире итеп билгеләнә. Тиздән гәҗит ябыла, С.Рәмиев төрмәдә бер ай утырып чыга. Ул "Тавыш" исемле гәҗит тә оештырып карый. "Таң йолдызы" дәвамчысы буларак "Таң мәҗмугасы" исемле журнал чыгару эшенә керешә. Реакция чорында күп гәҗит-журналлар ябыла. Сәгыйть Рәмиев, бөтенләй эшсез калгач, "Бәянел-хак" гәҗите редакциясендә эшли башлый. 1910 елда Әстерханга китеп, андагы "Идел" гәҗитендә сәркатип булып эшли башлый. Дөресендә әлеге басманың мөхәррире хезмәтен үти.

Сәгыйть Рәмиев 1914 елда өйләнә. Гаиләле булып өч ай үткәч, "Идел" гәҗитен ябалар һәм Сәгыйть Рәмиевне Әстерханнан сөрәләр. Ул аннан хатынының туган җире Уфага китә. Монда рус телендә чыгучы "Авыл көнкүреше журналы"на эшкә урнаша – аны татарча тәрҗемәсен чыгара.

Гражданнар сугышы башлангач, Уфадан Урал өязенең Ваһапов поселогына китәргә мәҗбүр була. Анда ревком сәркатибе итеп билгеләнә. Магнитка станциясендә мәгариф эшләренә җитәкчелек итә. Верхнеурал шәһәрендә партия комитетының мөселманнар секциясендә хезмәт итә, Чиләбедә чыгучы "Кызыл Урал" гәҗитендә дә эшләп ала (1921-1922), андагы педагогия техникумында татар әдәбиятын укыта. Уфага кайткач (1922 ел ахыры), Җир эшләре халык комиссариатында нәшрият эшләре җитәкчесе була. Ләкин сәламәтлеге начарая башлый һәм ул 1926 елның 17 мартында үпкә авыруыннан үлә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү