Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Ырынбур (рус. Оренбург, баш. Ырымбур, каз. Orynbor, Орынбор) (иске исеме Актүбә)(19381957 елларда Чкалов) – Россиядәге шәһәр, Ырынбур өлкәсенең үзәге һәм бер вакытта Ырынбур районының үзәге (составына инми). Көньяк Уралда, Сакмар белән Җаек кушылган урында урнаша.

Ырынбур
Карта
Ил Россия
Республика Ырынбур өлкәсе
Шәһәр округы Ырынбур
Координатлар 51°46'тн, 55°6'кнч
Авыл советы рәисе Сергей Панчин[d][1]
Нигезләнгән 1743
Беренче телгә алу 1735
Элеккеге исемнәр 19381957 елларда: Чкалов 1735 елга кадәр "АкТүбә"
Мәйдан 259 км²
Мәркәз биеклеге 110 м
Халык саны 562 569 кеше
Сәгать кушагы UTC+6
Телефон коды +7 3532
Почта индексы 460000—460056
Рәсми сайт orenburg.ru/
Кардәш шәһәрләр Хуҗант, Җаек, Бланьяк һәм Орландо[2]
Кардәш шәһәрләр Хуҗант, Җаек, Бланьяк һәм Орландо[2]

Халык саны — 562 569 кеше[3] (2016).

Тарих үзгәртү

Шәһәр Ырынбур исеме белән төзелә, ә 1938-1957 елларда атаклы совет очучысы Валерий Чкалов хөрмәтенә Чкалов исемен йөртә, гәрчә аның Ырынбурга бер катнашы булмаса да.

1735 елда Орь елгасының тамагында Ырынбур (Оренбург) ныгытмасы корыла башлый. Әмма бу урын кала өчен яраксыз дип табыла. Каланы Җаек буендагы Кызыл тау янына күчереп карыйлар. Бу урын да кала өчен уңышсыз булып чыга.

1742 елда тәүге урынынан 300 км ераклыкта, Җаек елгасы буенда, хәзерге Ырынбур каласына нигез салына. Орь елгасы тамагындагы Ырынбур ныгытмасының исеме монда күчеп килә. Борыңгы урындагы калган каланы Орск дип атыйлар.Шулай итеп, Ырынбур атамасы Орь елгасының исеменән һәм алманча «бург» (кала) сүзеннән алынган.

1744-1919 елларда Ырынбур губернасы үзәге. 1919 елга кадәр Россиянең Ырынбур көнчыгышындагы иң эре шәһәре.

1842 елда шәһәрдә башкорт-мишәр гаскәрләре идаралыгы йорты Карвансарай төзелә.

1877 елда Ырымбурга кадәр тимер юлы салына, Ырынбур тимер юл вокзалы ачыла.

1899 елда шәһәрдә беренче электр станциясе ындыр бирә.

1890-1906 елларда Урта Азия тимер юлы төзелә.

1891-1920 елларда шәһәрдә Хөсәения мәдрәсәсе эшләгән. Анда Сәгыйт Агиш, Габдулла Амантай, Авзал Таһиров һәм башка искәрмәләр укыган.

1906 елда Ырынбур-Ташкәнт тимер юлы сафка индерелә.

1905 елда Урта Азия тимер юлы остаханасе zone (хәзерге "Россия тимер юллары" ААҖ Локомотив эшкәртү заводы) төзелә.

1905 елда Татар театры ачыла.

1918 елның 18 гыйнварында гына Василий Блюхер җитәкчелегендә кызыл корлары Ырынбурны алганнар.

Совет чоры үзгәртү

1920 елда шәһәрдә Кыргыз Автономияле Социалистик Совет Республикасы төзү турында Декретка имзалана.

1920-1925 елларда Казакъстанның беренче башкаласы була.

1917 елның 20-27 июлендә Ырынбур шәһәрендә I бөтендөнья башкортлары корылтае үтә.

1917 елның 8-20 декабрендә Ырынбур шәһәрендә III бөтендөнья башкортлары корылтае үтә. I һәм II Бөтен башкорт корылтае Башкорт мәйдан (үзәк) шурасын (советын) төзү һәм "Башкорт" гәзитен чыгару турында карар кабул итә. III бөтендөнья башкортлары корылтаенда татар-башкорт автономиясен төзү идеясе Әхмәтзәки Вәлиди Туган белән кире кагыла һәм соңыннан Башкорт АССР-ы Башкорт дип аталган хөкүмәте төзелә.

1919 елда шәһәрдә Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзү турында Декретка имзалана. Карвансарай– Башкорт АССР-нын Хөкүмәте беренче урнашкан йорт.

1921-1936 елларда шәһәрдә Ырынбур башкорт педагогия техникумы эшләгән. Аны Зәйнәп Биишева, Баязит Бикбай тәмамлаган.

1938-1957 елларда совет очучысы Валерий Чкалов исемен йөрткән. Ләкин Валерий Чкалов Ырынбур өлкәсендә тумаган һәм бер тапкыр да Ырынбур якларында булмаган.

1939 елда Ырынбур мамык шәлләре фабрикасы ачыла, Ырынбур шәлләр һәм яулыклар җитештерүче.

1941 елда Ырынбурга Ленинградтан 47-нче Авиаремонт заводы эвакуацияләнә. Бу боргыч(вертолёт) нигезендә Ырынбур машиналар заводы ачыла (хәзерге "Стрела" җитештерү берекмәсе). Сугыш вакытында завод 1595 очкыч чыгара (Ут-2, Ут-М, Як-6 (конструктор А. С. Яковлев), Ще-2). Сугыштан соң заводта Ми-1 вертолетлар; А-2 (КБ Антонова), Це-25 (конструктор П. В. Цибин), Як-14 (КБ А. С. Яковлева) планерлар; По-2 (КБ Н. Н. Поликарпова) самолетлар; Ил-М (КБ С. В. Ильюшина) штурмовик-бомбардировщиклар чыгарыла. 1950-1980 елларда заводта баллистик ракеталары чыгаралар. 1990 нчы еллардан Ка-226 вертолеты чыгарыла.

1966 елның ноябрендә 13-нче кое газ бирә. Бу көн Ырынбур нефтегаз яткылыгын ачу көне дип исәпләнә.

1969 шәһәрдә Сакмар ТЭЦ төзелә (хәзерге Россия челтәренең оешмасы).

1974 елда Ырынбур-Зәй (Татарстан) газ морҗа үткәргече сафка кертелде.

1974 елда Ырынбур газ эшкәртү заводының беренче өлеше сафка кертелде. 1974 елда Ырынбур газ эшкәртү заводының икенче, 1978 елның өченче өлешләр сафка индерелә.

1978 елда уникаль Ырынбур гелий комплексы сафка индерелә.

1979-1982 елларда "Инвертор" заводы төзелә. Ул атом станцияләр өчен электр есалары, бырлау һәм карамай иләү есалары җитештерүче була.

Физик-географик тасвирлама үзгәртү

Географик урнашуы үзгәртү

Шәһәр Җаек елгасы буенда, аңа Сакмар елгасы кушылган урында, Мәскәүдән 1468 км ераклыкта урнашкан.

Ырынбур тулысынча Европада урнашкан. Җаек елгасы аша җәяүлеләр йөрмәле күпердә Европа һәм Азия арасында чикнең тарихи билгесе тора. Ләкин бу чик Халыкара географик берлек тарафыннан 1959 елдан бирле танылмый, чөнки чынлыкта Европа-Азия чиге Урал таулары, Мугоҗар таулары һәм Эмба елгасы аша үтә. Шул сәбәпле, Ырынбур тулысынча Европа шәһәре булып санала.

Ырынбурдан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)[6]
Самар ~ 410 км
Сембер ~ 626 км
Мәскәү ~ 1432 км
Петербург ~ 2151 км
Уфа ~ 353 км
Казан ~ 718 км
Екатеринбург ~ 848 км
Пермь ~ 875 км
Магнитогорски ~ 453 км
Чиләбе ~ 729 км
Уральск ~ 278 км
Сарытау ~ 725 км
Киев ~ 1963 км.
 
Роза ветров
Орски ~ 273 км
Нур-Солтан ~ 1456 км
Әстерхан ~ 1073 км
Сочи ~ 2076 км
Тоз-Түбә ~ 75 км Актүбә ~ 247 км
Ташкәнт ~ 1868 км
Алма-Ата ~ 2373 км

Сәгать поясы үзгәртү

Ырынбур UTC дан +6 сәгатькә (UTC+6) һәм Казан вакытыннан +2 сәгатькә аерылучы сәгать поясында урнашкан.

Климат үзгәртү

Ырынбурның климаты – кискен-континенталь. Җәй җылы: елның биш аенда уртача көн температурасы 20 °C; кыш салкынча, иң зур кар катламы февральда күзәтелә (26 см).

Елык уртача климатик күрсәткечләре:

Ырынбур климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 4,7 5,8 18,9 31,3 36,5 39,8 43,2 40,9 38 27 19,2 8,1 43,2
Уртача максимум, °C −9,1 −8,2 −1,7 12,9 22,3 27,3 28,8 26,8 20,2 10,2 −0,5 −5,8 10,4
Уртача температура, °C −13 −12,7 −6,1 7 15,3 20,5 22,1 19,8 13,6 5,2 −3,7 −9,3 5
Уртача минимум, °C −17 −17 −10,2 1,8 8,3 13,7 15,6 13,2 7,7 1 −6,7 −12,9 −0,1
Абсолют минимум, °C −43,2 −40,1 −36,8 −26 −5,7 −0,7 4,9 −0,9 −5,3 −19,8 −35,7 −39,2 −43,2
Чыганак: Һава торышы һәм климат


Халык үзгәртү

1811[7] 1840[7] 1856[7] 1863[7] 1897[7] 1913[7] 1926[7] 1931[7] 1939[7] 1959[8] 1970[9] 1979[10] 1989[11] 2002[12] 2010
~5 400 ~14 600 ~13 700 ~27 600 ~72 400 ~100 100 ~122 200 ~129 500 ~171 900 267 317 344 266 458 747 546 501 549 361 546 987

Милли состав (2002): руслар — 83,1%, татарлар — 7,9%, украиннар — 2,9%, казакълар — 1,3%, башкортлар — 1,0%.[13]

Административ бүленеш үзгәртү

Ырынбур 2 административ округка: Көньяк һәм Төньякка бүленгән.

Төньяк округ үзенә Сәнәгый һәм Дзержинск районнарын ала, ә Көньяк округ — Ленин һәм Үзәк районнарны. Төньяк округ составына 3 авыл торак пункты керә – Каргала һәм Самородов бистәләре, Кызыл калкулык һәм Күлләр авыллары.

Транспорт үзгәртү

Ырынбур – эре транспорт төене.

1905 елдан Ырынбур-Илецк-Актүбә-Кызылурда-Төркистан-Ташкәнт тимер юл линиясе эшли.

Шәһәрдә Самарга, Орскига, Уральскига, Актүбәгә, Өфегә барган юллар киселешә. пуезлар Мәскәүгә, Екатринбургка, Өфегә, Самарга, Чиләбегә, Киевка, Адлерга, Ташкәнткә, Нурсолтанга, Бишкеккә йөри. Шәһәртирә электропоездары Новосергиевка, Акболак, Куандык, Сарыкташ, Сакмарга йөри. Шәһәр аша федераль юл Р239 (Казан — Ырынбур — АкболакКазакъстан) белән чиге үтә.
Шәһәрдә ике аэродром: Хәрби (Ырынбур-2, Төньяк) һәм Гагарин исемендәге аэропорт. Аэропортта «Ырынбур авилиняләре» (OrenAir) теркәлгән.

Шәһәр идарәсе үзгәртү

Башкарма хакимият үзгәртү

Ырынбурда башка хакимият башлыгы булып шәһәр администрациясе башлыгы тора. 2010 ел ахырыннан, шәһәр мэры һәм администрация башлыгы вазифалары аерылган.

Шәһәр мэры Юрий Мищеряков.

2010 елның 24 ноябрендә булган сайлаулардан һәм шул елның 26 ноябрендә имзаланган контракт нигезендә Ырынбур администрациясе башлыгы вазифасында Евгений Арапов эшли.

Канун чыгару хакимияте үзгәртү

Канун чыгару хакимиятен Ырынбур шәһәр шурасы башкара, аның рәисе Андрей Шевченко.

Ырынбур турында җыр (фрагмент)[14] үзгәртү

tt: Күрәм — шәһәр, чиксез дала,
Кургаш шикелле, соры күк.
Син микән бу, зур Ырынбур,
Кая сарыкны куып чыгарган Алибек?

Чал кашлар астында,
Ачулану ялкын туудыра.
Эссе, ак патшалар кәлгәсе дип
Хәтердә син, Ырынбур!

Син далада кыя сымак тордын,
Беткесез зарлану җил тавышлар,
Куркыныч җәза һәм богау,
Кан көенеч шәһәре.

Без курыккан идек сине Ырынбур,
Чокып яздык сиңа, Ырынбур,
Син каһәр суккан җир булдын,
Идейлдән Тянь-Шаньгә тиклем.
Җамбыл Җабай улы, 19/XII—1937

ru: Вижу — город, степной простор,
Небо серое, словно свинец.
Ты ли это, большой Орымбор,
Куда гнал Алибек овец?

Под навесом седых бровей
Загорается гневом взор.
Душной крепостью белых царей
Вспоминаешься ты, Орымбор!

Ты в степях стоял, как утес,
В нескончаемых стонах ветров —
Город крови и горьких слез,
Страшных пыток и кандалов.

Мы боялись тебя, Орымбор,
Проклинали тебя, Орымбор,
Ты страшилищем слыл, Орымбор,
От Едиль до Тянь-Шаньских гор.
Җамбыл Җабай улы, 19/XII—1937


Мәдәният үзгәртү

 
Муса Җәлилгә һәйкәл

Һәйкәлләр үзгәртү

Ырымбурның мәчетләре үзгәртү

  1. Меновнин мәчете — 1930 елда ябыла, Меновой двор комплексы белән бергә сүтелгән
  2. "1-че җәмиг мәчете" — 1930 елда ябыла, йортта кешеләр яши
  3. Кәрвансарай (2-че җәмиг мәчете")
  4. Ырынбур үзәк мәчете ("3-нче җәмиг мәчете")
  5. "4-нче җәмиг мәчете"-1930 елда ябыла., йорт хәрби госпиталь биләмәсендә урнаша
  6. Сөләймәния мәчете ("5-нче җәмиг мәчете")
  7. Хөсәения мәчете (6 нчы җәмиг мәчете), «Хөсәения» мәдрәсәсе янында
  8. Рамазан мәчете (Ырынбур) ("7-нче җәмиг мәчете")

Шәһәрдә туган танылган шәхесләр үзгәртү

Татар матбугаты үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://orenburg.ru/power/top/
  2. 2,0 2,1 http://www.cityoforlando.net/mayor/international-affairs/
  3. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2019-07-09, retrieved 2016-06-13 
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-02-04, retrieved 2017-05-28 
  5. [1](үле сылтама)
  6. Расчёт расстояний между городами. 2011-01-15 тикшерелгән.
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 7,6 7,7 7,8 http://www.mojgorod.ru/orenburg_obl/orenburg/
  8. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  13. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-09-23 
  14. Ырынбур губернасы башкортлары

Сылтамалар үзгәртү