Тоз-Түбә (Тоз-Иләк, рус. Соль-Илецк, 1945 елга кадәр Иләк Саклануы) – Ырынбур өлкәсендәге шәһәр, район үзәге. Ырынбурдан 77 км көньякта, Казагыстан чиге янында урнашкан. Иләк елгасыннан 10-12 км еракта урнашкан. Икенче исеме шуннан килә.

Тоз-Түбә
Карта
Ил Россия
Республика Ырынбур өлкәсе
Координатлар 51°10'тн, 54°59'кнч
Шәһәр башлыгы Першин Н.А.
Нигезләнгән 1754
Мәйдан 185,3 км²
Климат уртача
Халык саны 27 978 кеше
Милли состав руслар, казакълар, татарлар,
украиннар, алманнар
Сәгать кушагы UTC+5
Телефон коды 35336
Почта индексы 461500
Рәсми сайт soliletsk.ru
Кардәш шәһәрләр Тотьма

Бөтен Россиягә диярлек һәм 20 чит илгә аш тозы чыгару буенча билгеле. Тоз-Түбә – шулай ук курорт шәһәр. “Развал” күле соңгы елларда чит ил туристларының да игътибарын җәлеп итте.

Соль-Илецк элек рәсми итеп «Иләк Саклануы» дип аталган. Тоз чыгарыла башлагач шәһәрнең исемен үзгәрткәннәр. Аның тарихы биредә тоз промыселы эшчәнлеге белән тыгыз бәйле. Шәһәр янәшәсендәге күлләр Россиядәге иң тозлы чыганаклар буларак билгеле.

Тарихи белешмә үзгәртү

Россиядә Иләк тозы Явыз Иван хакимлек иткән чорлардан ук мәгълүм. Биредәге тоз яткылыкларына дәүләт монополиясе кертү турында 1744 елда патша указы да чыгарыла. 1753 елда Иләктәге тоз яткылыгы казна милке дип игълан ителә. Рудникларда (тоз чыгару урыннарда) чимал чыгара башлыйлар. Булачак шәһәр урынында казаклар крепость төзи. Халкы руслардан һәм татарлардан тора. 1896 елда биредә 7170 православ рус, 102 иске динле рус һәм 3999 татар исәпләнгән.[1] Тарихтан шунысы да мәгълүм: Иләктәге тозга рәсми рәвештә беренче анализны Михаил Ломоносов ясаган. Галим чималга төпле анализ эшли һәм аны иң яхшы сыйфатлысы, дип бәяли.

1866 елда империянең Тау департаменты Тозтүбә тозын Парижга халыкара күргәзмәдә катнашу өчен озата. Биредә ул алтын бүләккә лаек була. Әйткәндәй, 1996 елда да Тозтубә тозы Парижда үткән шундый чарада дөньядагы “Иң яхшы тоз” исеме һәм сыйфат күрсәткечләре өчен Европаның ун алтын медале белән бүләкләнә. Әлеге вакытта тоз Россиядән тыш, БДБ һәм чит илләргә күпләп озатыла.

1906 елның язында Тоз-Түбә яныннан агучы Песчанка елгасы ярларыннан чыгып берничә квадрат чакрым мәйданны каплый. Суның бер өлеше кайчандыр тоз чыгарылган иске ачык мәйданчыкларга тула. Шул рәвешле тозлы су күлләре барлыкка килә. Аның берсе — Тозлык дигәне — шифалы ләм белән дан тота. Җәен аның төбендәге җылылык 60 градуска җитә. Тирәнлеге 3,5 метрдан артмый. Аңа каршы яктагы Развал күле исә киресенчә, дүрт метр тирәнлектә, температурасы дүрт градус салкынлыкка җитә. Әгәр күлгә ун метр тирәнлеккә төче су салынган һәм башы капланган шешә төшерсәң, 10-15 минут эчендә су бозга әйләнә. Галимнәр фикеренчә, биредә су тыгызлыгы Үле диңгез күрсәткеченнән ким түгел. Су өстендә теләгән кадәр хәрәкәтсез ятып торырга, хәтта гәҗит-журнал укып ятарга мөмкин. Йөзә белмәүчеләр өчен менә дигән өйрәнү урыны.

Халык үзгәртү

1840[2] 1897[3] 1931[3] 1939[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
1 539 ~11 800 ~11 100 ~15 000 21 614 22 277 21 674 23 836 26 883 27 978

Милли состав (2002): руслар — 64,7%, казакълар — 14,1% татарлар — 10,4%, украиннар — 4,5%, алманнар — 2,3%.[10]

Милли состав үзгәртү

Милләт 2002[11] 2010[12]
руслар 64,7% 63,8%
казакълар 14,1% 17,5%
татарлар 10,4% 10,1%
украиннар 4,5% 3,4%
алманнар 2,3% 1,6%

Икътисад үзгәртү

Җирле халыкның күбесенең төпле эш урыны юк, җәйге сезонда килгән туристлар хисабына бераз акча эшләп алалар: яшәргә йортларына кешеләр кертәләр, таксида эшлиләр, курортта туңдырма, көнбагыш ише вак-төякне саталар, карбыз-кавын, көнбагыш басуында эшлиләр. 2012 елда бирегә Россия, Казагыстанннан һ.б. илләрдән 800 мең кеше яли итеп киткән.

900 гә якын кеше тоз шахтасында эшли.19 гасыр башыннан тозны шахталар ясап чыгара башлаганнар. Бүген “Илецксоль” оешмасы елына якынча 1250000 тонна тоз чыгара һәм Иләк тозы дөньяда иң яхшы аш тозы санала.

Ырынбурның туфрагы карбыз, кавын кебек җимешләр үстерергә бик тә уңдырышлы. Ә Тозтүбә карбызлары башкалардан бик татлы булулары белән аерылып торалар. Биредә бер сезонга уртача 195-260 миллион килограмм карбыз үстерәләр.

Транспорт үзгәртү

Мөһим тимер юл станциясе бар. Ырынбур-Илецк-Актүбә-Кызылурда-Төркистан-Ташкәнт линиясендә тимер юл станциясе эшли.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү