Үле диңгез

Үле диңгез (яһүд. ים המלח Ям хa-мэлах — «Тоз диңгезе»; гарәп. البَحْر المَيّت’Әл-Бахр әл-Мәййит — «Үлек диңгез»; шулай ук Асфальт диңгез, Содом диңгезе) – Гарәбстан ярымутравында урнашкан, башка сулыклар белән тоташмаган тозлы күл. Әлеге урын диңгез тигезлегеннән 427 метр аста.[3][4] Коры климат Үле диңгезнең елдан-ел саегуына китерә, тагын да минеральләштерә. Уртача бер елга суы 1 метрга кими. Үле диңгез ярлары –диңгез кимәлленнән дөньяда иң түбән урын булып тора. Исраил, Фәлистыйн автономиясе һәм Үрдүн биләмәләрен бүлеп тора. Планетада кеше сәламәтлеге өчен иң файдалы, иң тозлы сулык дип исәпләнә.

Үле диңгез
Сурәт
Күлгә коючы елгалар Иордан[d], Нахаль-Мишмар[d], Nahal HaArava[d], Эль-Муджиб[d], Аругот[d], Цеэлим[d], Wadi Og[d], David Stream[d], Wadi Murabba'at[d], Nahal Hever[d], Bokek spring[d], Цин (река)[d], Naẖal Asa'el[d], Naẖal Ben Ya'ir[d], Naẖal Ẕeruya[d], Nahal Ye'elim[d], Q12039905?, Naẖal Meẕada[d], Naẖal Miflat[d], Naẖal Mor[d], Naẖal Parsa[d], Naẖal Raẖaf[d], Naẖal Rom[d], Nachal Zohar[d], Wadi Zarqa Ma'in[d], Wadi Zered[d], Salvadora stream[d], Kedem Stream[d], Q6568917?, Wadi Qumran[d], Peratsim River[d], Nahal Hemar[d], Hatsetson river[d], Nahal Samar[d], Кедронская долина[d] һәм Q105942622?
Объектның бассейны илләре Исраил һәм Үрдүн
Бассейн мәйданы 41 650 км²
Тозлылык 33,7 процент
Дәүләт Flag of Jordan.svg Үрдүн
Flag of Israel.svg Исраил
Flag of Palestine.svg Фәләстыйн милли хөкүмәте[d]
Административ-территориаль берәмлек Исраил, Үрдүн һәм Фәләстыйн[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек −437 ± 1 метр[1]
Периметр 135 km
Озынлык 67 km
Киңлек 18 km
Вертикаль тирәнлек 360 метр
Мәйдан 605 км² (2016)[2]
Күләм 148 000 гектометр кубический
Харита сурәте
Бассейн категориясе Төркем:Үле диңгез бассейны[d]
Объектның күренешләре өчен төркем Төркем:Масададан Үле диңгез күренешләре[d]
Commons-logo.svg Үле диңгез Викиҗыентыкта

АтамасыҮзгәртү

Йөзләрчә ел дәвамында аны “Сасыган диңгез” һәм “Шайтаннар диңгезе” дип тә йөрткәннәр. Бернинди үсемлек тә үсмәгән, җан иясе дә яши алмый (кайбер бактерияләрдән кала) торган күлне римлеләр Үле күл дип атаган.

Суның сыйфатламасыҮзгәртү

Акмый торган бу тозлы күлнең озынлыгы – 76, иңе 17 чакрым, тирәнлеге 356 метрга җитә. Аның суындагы тозларның концентрациясе диңгез суындагыдан берничә тапкыр артык. Күлдә Менделеев таблицасындагы күпчелек матдәләр бар, суның уртача тозлылыгы 260-270 промиллега, кайбер елларда әлеге күрсәткеч 310га җитә.

Тозлар (алар нигездә — кальций, натрий һәм магний хлориды) Үле диңгезгә Иордан елгасыннан һәм чишмәләрдән агып төшә. Якынча исәпләүләргә караганда, бары тик Иордан елгасы гына диңгезгә кеше ышанмастай күләмдә — елына 850000 тонна тоз агыза. Диңгез шулай бик түбәндә урнашканга су аннан беркая да агып китә алмый һәм ул бары тик парга гына әйләнә. Көн озынында атмосферага җиде миллион тонна пар күтәрелә. Бу инде диңгезнең ни өчен зураймавын аңлатуга да җавап. Су парга әйләнә, ә тоз һәм минераллары утырып кала. Үле диңгез — дөньяда иң тозлы сулык. Тоз концентрациясе 30 процентка җитә, ягъни океан суындагыдан берничә тапкырга күбрәк. Әйтергә кирәк, бу диңгездә бактерияләрдән башка бер генә җан иясе дә юк. Үле диңгез — җансыз, әмма аңа якын урында тулы тормыш кайный. Тропик үсемлекләр дөньясы, куәтле су шарлавыклары белән гаҗәеп матур урыннар бар.

Дәвалау сыйфатларыҮзгәртү

Борынгылар диңгез суын эчәргә тырышкан. Файдалы дип исәпләгәннәр. Хәзер ул тыела. Үле диңгез суы тәнне дәвалый, чистарта, диләр. Бу диңгез янәшәсендә савыктыру комплекслары эшли. Ә аның бик түбәндә урнашуы атмосферада әче тудыргыч күләменең артуына китергән. Минеральләштерелгән ләм һәм күкертле су чыганаклары төрле авырулардан дәвалый. Үле диңгез буенда төрле дәвалану үзәкләре эшли.

«Асфальт күл»Үзгәртү

Югарыда Үле диңгезне “әсфәлт күле” дип йөрткәннәрен телгә алган идек. Диңгездәге иң гаҗәп күренеш шул — вакыт-вакыт су астыннан битум (әсфәлт) кисәкләре калкып чыга. Кайберәүләр бу хәлне җир тетрәү вакытында диңгез төбендәге битум ватылып чыга, дип аңлата. Ләкин икенче фараз ныграк ышандыра төсле: әсфәлт кисәге диңгез төбендәге яргаланган урыннардан тоз катламы белән бергә чыга һәм тоз эреп бетү белән әсфәлт кисәкләре өскә калка. Борын заманнардан ук кешеләр битумны куллана белгән. Төзелештә генә түгел, кешеләрне мумияләштергәндә дә файдаланылган.

Кызыклы фактларҮзгәртү

Үле диңгездә батырга мөмкин түгел.

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү