1931 ел
1931 (бер мең тугыз йөз утыз беренче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча пәнҗешәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1931 елы, II меңьеллыкның 931 елы, XX гасырның 31 елы, XX гасырның 4 унъеллыгының 1 елы, 1930 елларның 2 елы. 1931 елдан бирле 94 ел үтте.
Еллар |
---|
1927 · 1928 · 1929 · 1930 — 1931 — 1932 · 1933 · 1934 · 1935 |
Унъеллык |
1910-еллар · 1920-еллар — 1930-еллар — 1940-еллар · 1950-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
Вакыйгалар
үзгәртү- 29 апрель — ССРБ-да беренче телетапшыру узды.
- 12 июль — Франциядә мушкетер Д’Артаньянга һәйкәл куела.
- 12 сентябрь — Париждан Токиога очып баручы D.33 һава көймәсе Никул районы Иске Бөртөк авылы янында җиргә бәрелә.[1]
- 30 октябрь — Азнакай районы нигезләнә.
- 7 ноябрь — Мао Цзэдун Кытайны совет җөмһүрияте дип игълан итә.
Туулар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1931 елда туганнар
- 10 гыйнвар — Нил Юзиев, әдәбият галиме, тәнкыйтьче.
- 15 гыйнвар — Сәяр Хәбибуллин, татар композиторы.
- 1 февраль — Борис Ельцин, беренче Русия президенты (2007 елда вафат була).
- 16 февраль — Идмас Үтәгәнов, Казан телевидение студиясе режиссеры.
- 2 март — Михаил Горбачёв, ССРБ-ның бердәнбер президенты.
- 24 март — Кенесбай Мусаев, төрки телләр белгече.
- 15 апрель — Рәшит Гәрәй, шагыйрь.
- 18 апрель — Морат Кәримов, физиолог-онколог, медицина фәннәре докторы (Алматы).
- 2 май — Алмас Булатов, ССРБ Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971).
- 14 май — Рафаэль Мостафин, татар язучысы, тәнкыйтьче.
- 15 май — Радик Фәизов, язучы.
- 25 май — Мөкәрәмә Садыйкова, татар шагыйрәсе, драматург.
- 4 июнь — Миңнулла Чинкин, атаклы җиңел атлетика тренеры.
- 14 июнь — Роза Хәлиуллина, шагыйрә.
- 28 июнь — Габделхәй Сабитов, татар драматургы, прозаик.
- 21 август — Гали Даутов, техника фәннәре докторы, профессор, физика буенча татар телендә дәреслекләр авторы.
- 12 сентябрь — Хәниф Хәйруллин, татар язучысы, журналист.
- 20 сентябрь — Наил Биккенин, фәлсәфәче, КПСС ҮК аппаратында бердәнбер татар.
- 23 октябрь — Марсель Зарипов, татар язучысы, журналист.
- 24 октябрь — Софья Гобәйдуллина, композитор.
- 8 ноябрь — Альберт Яхин, язучы, әдәбият галиме.
- 10 ноябрь — Рәшит Гобәйдуллин, композитор.
Вафатлар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1931 елда вафатлар
- 26 февраль — Отто Валлах, алман химигы.
- март — Гайсә Еникеев, сәясәтче, мәгърифәтче, этнограф.
- 11 май — Макар Евсевьев, мордва (эрзә) галиме, язучы, мәгърифәтче, профессор.
- 18 октябрь — Томас Эдисон, АКШ галиме.
- 21 октябрь — Артур Шницлер, Австрия драматургы.
- 8 декабрь — күренекле татар шагыйре Һади Такташ.
- Ибраһим Әхтәмов, сәясәтче, хокук белгече.