Альберт Яхин

язучы, журналист

Альберт Гата улы Яхин (8 ноябрь 1931, Арча, Татарстан — 2 октябрь 2010, Казан) — язучы, журналист, РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе (1974), Каюм Насыйри премиясе лауреаты (2001).[2]

Альберт Яхин
Туган телдә исем Альберт Гата улы Яхин
Туган 8 ноябрь 1931(1931-11-08)
Арча бистәсе, Татарстан Җөмһүрияте
Үлгән 2 октябрь 2010(2010-10-02) (78 яшь)
Казан
Яшәгән урын Гагарин урамы[1]
Милләт татар
Һөнәре язучы, журналист
Бүләк һәм премияләре Каюм Насыйри премиясе
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Биография үзгәртү

Язучы һәм әдәбият галиме Альберт Яхин 1931 елның 8 ноябрендә Татарстанның Арча районы Арча поселогында хезмәткәр гаиләсендә туган. 1949 елда — Тымытык урта мәктәбен, 1954 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, Азнакай районы Тымытык авылы урта мәктәбендә ике ел укыту бүлеге мөдире булып эшли. 1956—1959 елларда аспирантурада укый, 1964 елда «Шамил Усманов иҗаты» дигән темага кандидатлык диссертация яклый.

1959—1975 елларда Альберт Яхин республика сатира журналы «Чаян» редакциясендә эшли: тугыз ел аның җаваплы сәркатибе һәм җиде ел баш редакторы вазифаларын башкара. 1975—1981 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар әдәбияты кафедрасына җитәкчелек итә.

1973 елда Альберт Яхинга РСФСРның атказанган сәнгать хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Альберт Яхин әдәбиятка фән һәм журналистика аша килгән язучы. Шамил Усмановның фаҗигале тормыш юлы, иҗтимагый-сәяси һәм әдәби иҗат эшчәнлеге турында бай тарихи материал туплап, соңыннан шулар нигезендә ике әдәби-тикшеренү китабын һәм әдип-драматург Аяз Гыйләҗев белән берлектә «Шамил Усманов» дигән тарихи драмасын яза. Бу драма 1967 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарына кертелеп, озак еллар анда уңыш белән бара.[3] 60нчы еллардан башлап, әдип юмористик жанрында активлык күрсәтә, аның дистәләрчә сатирик хикәяләре һәм фельетоннары дөнья күрә. Аларның бер өлеше 1975 елда «Әйттем исә кайттым» исеме белән аерым китап булып басылып чыга һәм рус теленә дә тәрҗемә ителә.

Соңгы елларда Альберт Яхин үзенең әдәби-фәнни тикшеренү эшләрен дә юмор-сатира жанрына бәйләп алып бара. 1979 елда «Мәзәк жанрын өйрәнү тәҗрибәсеннән» исемле хезмәте һәм 1983 елда рус телендә чыккан «Система татарского фольклора» исемле китабы бай фактик материалы, методикасы, оригиналь теоретик нәтиҗәләре һәм татар фольклористикасында яңача бер юнәлешне башлап җибәрүе белән кызыклы.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Творчество Шамиля Усманова. — Казань: Таткнигоиздат, 1983. — 2 п.л.
  • Система жанров татарского фольклора. — Изд-во КГУ, 1979. — 3 п.л.
  • Опыт изучения произведений народного фольклора как системную целостность. — Изд-во КГУ, 1983. — 3 п.л.
  • Система татарского фольклора. — Казань: Таткнигоиздат, 1984. −10,5 п.л.
  • Татар әдәбиятын урта мәктәптә альтернатив дәреслекләрдән укыту программасы. 5-11 классы. — Казань: Мәгариф, 2001. — 4,5 п.л.


Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү