Азнакай районы
Азнакай районы (рус. Азнакаевский район) — Татарстан Республикасындагы муниципаль район. Мәркәзе — Азнакай шәһәре.
Байрак
| |
Башкала | Азнакай |
---|---|
Халык исәбе | 62 024 (1 гыйнвар 2018) ![]() |
Нигезләнгән | 30 октябрь 1931 |
Җәгърафия | |
АТБ | Татарстан |
Мәйдан | 2,143.3 дүрткел километр |
ДДӨБ | 301 метр ![]() |
Координатлар | 54.8628°N 53.0753°E ![]() |
Республиканың көньяк-көнчыгышында урнаша. Төньякта Мөслим районы, төньяк-көнбатышта Сарман районы, көнбатышта Әлмәт районы, көньякта Бөгелмә һәм Ютазы районнары, көнчыгышта Башкортстанның Бакалы һәм Шаран районнары белән чикләшә.
ТарихҮзгәртү
Район 1931 елның 30 октябрендә төзелә.
1963 елның 1 апрелендә юкка чыгарылган, территориясе Әлмәт районы составына кертелгән. 1965 елның 12 гыйнварында төзәтелгән.
Идарә-җир төзелешеҮзгәртү
- Азнакай шәһәре
- Актүбә шәһәр тибындагы поселогы
- Әгерҗе авыл җирлеге
- Әлкәй авыл җирлеге
- Әсәй авыл җирлеге
- Балтач авыл җирлеге
- Бирючевка авыл җирлеге
- Вахитов авыл җирлеге
- Югары Стәрле авыл җирлеге
- Илбәк авыл җирлеге
- Кәкре Елга авыл җирлеге
- Карамалы авыл җирлеге
- Мәлбагыш авыл җирлеге
- Мәсгут авыл җирлеге
- Микулино авыл җирлеге
- Сәпәй авыл җирлеге
- Сарлы авыл җирлеге
- Сукаеш авыл җирлеге
- Татар Шуганы авыл җирлеге
- Туйкә авыл җирлеге
- Тымытык авыл җирлеге
- Уразай авыл җирлеге
- Урманай авыл җирлеге
- Урсай авыл җирлеге
- Үчәлле авыл җирлеге
- Чалпы авыл җирлеге
- Чемодурово авыл җирлеге
- Чубар Абдул авыл җирлеге
ХалыкҮзгәртү
1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 2002[6] | 2010[6] |
---|---|---|---|---|---|
44 673 | 61 730 | 59 081 | 27 747 | 31 273 | 29 693 |
Милли составҮзгәртү
Милләт | 1970[7] | 1979[7] | 1989[7] | 2002[8] | 2010[9] |
---|---|---|---|---|---|
татарлар | 82,0 % | 82,7 % | 81,2 % | 80,9 % | 86,1 % |
руслар | 15,0 % | 14,2 % | 15,3 % | 14,9 % | 11,2 % |
МәдәниятҮзгәртү
32 китапханә, 56 клуб бар.
МедицинаҮзгәртү
Районда 760 урынлы 6 шифаханә бар.
МәгарифҮзгәртү
Районда 58 мәктәп бар. 2014/15 уку елында шәһәр һәм район мәктәпләрендә барлыгы 6489 укучы бар. Шуларның 5359 ы (82,6 %) — татар милләтеннән. Татар балаларының 3749 ы шәһәр мәктәпләрендә, 1610 ы авыл мәктәпләрендә укый. Ни үкенеч, аларның 30,0 % гына туган телдә белем ала. Бу шәһәр мәктәпләрендә татар балаларының рус классларында укуы белән аңлатыла. Әлеге проблеманы хәл итү максатында, быелгы уку елында шәһәрнең 4 мәктәбендә татар сыйныфлары ачылды.
Районда татар мәктәпләре саны сакланып калды, дисәк була. Бүген туган телдә белем бирүче бары тик 1 гимназия, 8 гомуми урта, 8 төп, 8 башлангыч татар мәктәпләре филиал булып эшләп килә. Татар-рус телендә белем һәм тәрбия бирүче 6 мәктәп эшли. Рус мәктәпләренең исәбе — 7[10].
МатбугатҮзгәртү
Татар һәм рус телләрендә «Маяк» гәҗите басылып чыга.
Күренекле шәхесләрҮзгәртү
Азнакай җирлегеннән зур хөрмәткә лаек булган игенчеләр һәм нефтьчеләр, укытучы һәм табиблар, инженерлар һәм төзүчеләр үсеп чыкты. Танылган язучылар Илдус Гыйләҗев, Габдулла Тукай премиясе лауреатлары Мәхмүт Хәсәнов, Марсель Галиев, Русия һәм Татарстанның халык артистлары Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров, күренекле җырчылар Миргаяз Шәрәфиев, Зәйнәп Фәрхетдинова, Равил Галиев кебек күп шәхесләр районның данын еракларга танытты[11].
Азнакайдан Бөек Ватан сугышына 16 241 кеше китә. Шуларның 8192 се сугышта һәлак була. Азнакай үзенең 4 Советлар Союзы, 1 Русия Каһарманы, 8 Социалистик Хезмәт Геройлары белән хаклы рәвештә горурлана.
- Илдус Гыйләҗев — язучы, шагыйрь (Чалпы авылы)
- Айрат Шаммазов (1947; атасы Азнакай районыннан) — галим, профессор, Өфә нефть институты ректоры.
- Фәрит Галимов (08.01.1962) — галим-радиофизик (Мачаклыбаш авылы).
- Мирсәй Гариф (01.05.1946), язучы, тарихчы (Зур Сукаеш авылыннан).
- Әнвәр Шәрәфиев (13.05.1935), композитор (Урсай авылы).
- Ифрат Хисамов — татар композиторы (Сарлы авылы).
- Рәмзия Закирҗанова (1961), Кариев театры актрисасы, ТР атказанган артисты.
- Рөстәм Зәкуан (1957–2018), язучы, Тукай премиясе (2018).
- Гафифә Гаффарова (1948), шагыйрә.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Азнакай муниципаль районы турында
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php
- ↑ 6,0 6,1 http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php
- ↑ 7,0 7,1 7,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
- ↑ 2002 ел сан алу базасы
- ↑ Национальный состав населения Республики Татарстан (рус.)
- ↑ Азнакай районында татар мәктәпләре саны сакланып калды
- ↑ http://aznakayevo.tatarstan.ru/tat/istoriya-rayona.htm
СылтамаларҮзгәртү
Бу Татарстан географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |