Шаран районы (рус. Шаранский район) – Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге – Шаран авылы Уфадан 180 км еракта урнашкан. Якындагы тимер юл станциясе – Туймазыда (35 км).

Шаран районы
баш. Шаран районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 31 гыйнвар 1935
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Шаран
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы YEKT[d] һәм UTC+05:00
Халык саны 22 514 (2010)[1]
Мәйдан 1384 км²
Почта индексы 4526ХХ
Рәсми веб-сайт sharanrb.ru
Харита сурәте
Җирле телефон коды 34769
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Карта
 Шаран районы Викиҗыентыкта

Географик сыйфатлама үзгәртү

Шаран районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының көнчыгыш өлешендә, Ык елгасының уң ягына урнашкан. Ыкның кушылдыгы Сөн елгасы районны урталай бүлә.
Авыл хуҗалыгы биләмәләре – 97 500 га (70,5%), ш.и. игеннәр – 52 655 га, көтүлекләр – 21 975, печәнлекләр – 22 603 га. Урманнар – 33075 га (24%).

Халык үзгәртү

12 авыл советына берләшкән 104 авыл бар. Иң эреләре – Шаран (5,54 мең), Наратасты (0,86 мең), Зирекле (0,94 мең), Түбән Зәет (0,79 мең).
2002 елгы сан алу буенча районда халык саны буенча беренче урында башкортлар (31,1 %), татарлар (27,3 %), 24 авылда чирмешләр (20,2 %), руслар (10,65%), чуашлар (10,2%) яши. Ләкин район хакимиятенең мәгариф бүлеге үк бу саннарның ялганлыгын исбатлый.

Сан алганда милли состав[2]

Ел татарлар чирмешләр башкортлар
1939 34,1% 14,5% 13,3%
1970 38,9% 13,5%
1989 51,0% 6,4%
2002 27,3% 20,2% 31,1%

Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 49,3%, чирмеш теле — 18,8%, рус теле — 15,2%, чуаш теле — 7,8%, башкорт теле — 7,0%.[3]

Халык саны
1939[4][5]1959[6][5]1970[7][5]1979[8][5]1989[9][5]2002[10][5]2010[1]1 гый 2018[11]1 гый 2019[12]
51 98136 02433 81228 88523 83824 49422 51420 30319 901

Административ бүленеш үзгәртү

  • Акбарыс авыл шурасы
  • Базгыя авыл шурасы
  • Дүртөйле авыл шурасы
  • Зирекле авыл шурасы
  • Иске Томбагыш авыл шурасы
  • Метрәй Аланы авыл шурасы
  • Мичүрин авыл шурасы
  • Нөрәй авыл шурасы
  • Писер авыл шурасы
  • Түбән Зәет авыл шурасы
  • Түбән Ташлы авыл шурасы
  • Чалмалы авыл шурасы
  • Шаран авыл шурасы
  • Танылган кешеләр үзгәртү

    Мәгариф өлкәсе үзгәртү

    Урта белем үзгәртү

    2009-10 уку елында 18 урта, 9 төп, 12 башлангыч мәктәп эшләгән. Аларда 3203 бала укыган. Шулар арасында татар балалары – 1624, чирмеш балалары – 692, рус балалары – 392, чуаш балалары – 333.
    Шаран районы башкортлары балаларына туган телләрен өйрәнүнең барча мөмкинлекләре тудырылган. 6 мәктәптә 39 башкорт баласы телен өйрәнә, моңа өстәп башка милләт балаларына ул дәүләт теле буларак керә.
    23 мәктәптә 1145 бала татар телен өйрәнә. Бу – татар балаларының 70,5% туган телен өйрәнә дигән сүз.
    16 мәктәптә 466 чирмеш баласы туган телен өйрәнә (67,3%). 4 мәктәптә 194 бала чуаш телен өйрәнә (58,3%).
    Район мәгариф бүлеге биргән мәгълүмат буенча Шаран районында рус балаларының 238 проценты (!) рус телен 11 мәктәптә туган тел буларак өйрәнә.[13]

    Икътисад үзгәртү

    Районда төрле юридик формалы 15 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли, шуларның 7се – кооператив, 6 ҖЧҖ, 3 муниципаль унитар предпприятие, 4 зур фермер хуҗалыгы (КФХ), 3 авыл хуҗалыгы предпприятиесе, 1 хосусый эшмәкәр. Шәхси хуҗалыклар – 7922.
    Эшмәкәрләр саны – 543. Шуларның 36 – кече предприятие, 391 шәхси эшмәкәр, 116 КФХ. Кече эшмәкәрлек 3891 кешене эш белән тәэмин итә.
    Район җиреннән ел да 0,2 млн т нефть суыртыла.

    Матбугат үзгәртү

    Искәрмәләр үзгәртү

    1. 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
    2. Население Башкортостана: XIX—XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Уфа:Китап, 2008.- 448 с.:ил.
    3. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-03-27, retrieved 2015-07-20 
    4. СССР җанисәбе (1939)
    5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
    6. СССР җанисәбе (1959)
    7. СССР җанисәбе (1970)
    8. ССҖБ җанисәбе (1979)
    9. СССР җанисәбе (1989)
    10. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
    11. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
    12. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
    13. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2011-08-23 

    Сылтамалар үзгәртү