Туймазы
Туймаз́ы (рус. Туймазы) — Башкортстанның Туймазы районы үзәге, 1960 елдан шәһәр статусына ия. 65,9 мең кеше яши. Үсән елгасы буена урнашкан.
Туймаз́ы | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Регион | Башкортстан |
Район | Туймазы районы |
Координатлар | 54°36'N, 53°42'E |
Халык саны | ![]() |
Телефон коды | 34782 |
Почта индексы | 452750 |
Тарихи мәгълүматларҮзгәртү
Төзелеп килүче Бөгелмә – Уфа тимер юлы станциясе буларак 1912 елдан билгеле. Исеме – Туймазы елгасыннан.[1]
1923 елның маенда волостьларның эреләтүе барышында Төмәнәк, Түбән Зәет, Атнагол һәм Югары Бишенде волостьлары бер Атнагол волостенә берләштерелә, үзәге итеп Туймазы станциясе бистәсе тәгаенләнә.
1930 елдан – Туймазы районы үзәге. 1937 елда эшчеләр бистәсе статусын ала. Шул ук елда Кандыр һәм Туймазы районнарына бүленә, 1956 елда кире берләштерелә.
Туймазы шәһәренә һәм районы язмышына хәлиткеч тәэсир нефть ятмаларының табылуы ясый. 1944 елда Нарыш авылы янында (хәзерге Октябрьский) девон катламнары ачыла. Шул ук елда Туймазыда махсус геофизик экспедиция оештырыла.
ХалыкҮзгәртү
1917 елда станция Төмәнәк вулысына карый.
1939[2] | 1959[2] | 1970[2] | 1979[2] | 1989[2] | 2002[2] | 2010 | 2016[3] | 1 гый 2018[4] | 1 гый 2019[5] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
9220 | ↗22 996 | ↗36 721 | ↗43 658 | ↗58 408 | ↗66 687 | ↗66 836 | ↗68 340 | ↘68 256 | ↗68 587 |
2002 елгы сан алу буенча Туймазыда иң күбе татарлар яши (44,2%). Чынлыкта бу сан тулы түгел. 25,3% башкорт итеп язылган, руслар – 27,7%.
МәдәниятҮзгәртү
1990 елда Туймазыда Татар драма театры эшли башлый. Ул Башкортстанда икенче профессиональ татар театры.
ДинҮзгәртү
- Православие
- Инҗил инануы христианнары чиркәве
- «Счастливая» чиркәве
- Яңа Апостол чиркәве
Танылган шәхесләрҮзгәртү
- Наилә Миңнеханова (1955), шагыйрә.
- Алмас Шәйхулов, телче.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Сайт Туймазинского района. История, archived from the original on 2017-07-05, retrieved 2011-07-05
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
СылтамаларҮзгәртү
- Рәсми сайт 2019 елның 30 гыйнвар көнендә архивланган.