Наилә Миңнеханова

Наилә Миңнеханова, Наилә Наил кызы Миңнеханова (1955 елның 20 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Туймазы) — шагыйрә, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, төбәкара «Илһам чишмәләре» шигърият фестивале лауреаты (Бәләбәй, 1998).

Наилә Миңнеханова

Тугач бирелгән исеме: Наилә Наил кызы Миңнеханова
Туу датасы: 20 август 1955(1955-08-20) (68 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, БАССР, Туймазы
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: рәссам-бизәүче, язучы
Юнәлеш: шигърият
Жанр: шигырь, мәсәл
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Сөю ташы» (Чаллы, 2003)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1955 елның 20 августында Башкортстан АССР Туймазы шәһәрендә туган. Төмәнәк сигезьеллык, Туймазының 1нче санлы татар интернат-мәктәбен, Мәскәү халыкара сәнгать университетының беренче курсын (1974), Уфа китапханәчеләр техникумын (1985) тәмамлаган. Әгертамак авылында клуб мөдире, Туймазы медицина пыяласы заводында рәссам булып эшли.

Иҗаты үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Китаплары.

Шигырьләре «Кызыл таң», «Өмет», «Туймазы хәбәрләре», «Туган як» (Октябрьский шәһәре), «Татарстан хәбәрләре», «Аргамак», «Тулпар», «Казан», «Казан утлары», «Мәйдан», «Идел», «Шәһри Казан», «Мирас», «Сөембикә» басмаларында нәшер ителә. Дүрт телдә (башкортча, татарча, русча, чуашча) нәшер ителүче «Йәйғор» (Җәйгор, Радуга, Асамат кĕперĕ) күмәк җыентыгында (1999, 2000, 2002, 2004, 2005), 1-2 сыйныфлар өчен чыгарылган «Башкортстан туган җир генәм» исемле сыйныфтан тыш уку дәреслегендә, «Кайда да йөрәктә» (К., 2002), «Акчарлак» (Уфа, 2007), «Күңелләр балкышы» (Туймазы, 2008), «Синеке бит без, Төмәнәккәем» (К., 2009) күмәк җыентыкларында дөнья күрә. 2003 елда Әхмәт Гадел кереш сүзе белән Яр Чаллыда беренче «Сөю ташы» китабы, «Күркә җиләк» исемле нәниләр өчен китабы басылды[1].

Китаплары үзгәртү

  1. Сөю ташы: шигырьләр. Чаллы, 2003.
  2. Наз сүрәсе: шигырьләр. Бәләбәй, 2003.
  3. Күркә җиләк: балалар өчен шигырьләр. Чаллы, 2003.
  4. Хезмәтче Җил: балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, мәсәлләр. Бәләбәй, 2003.
  5. Фәһемле сүз - үтемле: Әйтелмәгән әйтемнәр, мәкальләр. Бәләбәй, 2003.
  6. Сүз - җәүһәр дә, хәнҗәр дә: Замана әйтемнәре. Туймазы, 2004.
  7. Әйтемнәрем. Туймазы, 2003.
  8. Табышмак чишик уйнап...: балалар өчен табышмаклар. Бәләбәй, 2009.
  9. Табышмаклы табын: шигырьләр, табышмаклар. Уфа: «Китап», 2011.

Әдәбият үзгәртү

  1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани). К.: ТКН, 2009.
  2. Кайда да йөрәктә. Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләренең иҗаты (төзүчеләр И. М. Ибраһимов, Р. Г. Хәннанов; кереш сүз Р. З. Закиров). К.: «Идел-Пресс», 2012. ISBN 978-5-85247-611-1
  3. Йәйғор (Радуга). Сборник стихов на четырех языках. Белебей: Белебеевская городская типография, 1997. ISBN 5-88719-011-6
  4. Ф. Гәрәева. Колагымда һаман бишек җыры (Н. Миңнеханова иҗаты буенча сыйныфтан тыш дәрес). «Башкортостан укытыусыһы», 2004 ел, № 6.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Миннеханова Наиля Наилевна. Туймазы районы җирлекара китапханәсе