Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Чуа́ш теле́ (чуаш. чӑваш чӗлхи, Çovaş Çölhi, چأۋاش چۀلخې) – чуаш халкының милли теле, Чуашстан дәүләт теле. Телләр классификациясендә төрки телләрнең огур төркеменә керә.

Чуаш теле
Үзисем:

Чӑваш чӗлхи

Илләр:

Чуашстан, Татарстан, Башкортстан, Самар өлкәсе, Сембер өлкәсе, Сарытау өлкәсе

Рәсми халәт:

Чуашстан

Күзәтүдә тора:

Чуаш дәүләт һуманитар фәннәр институты[d]

Сөйләшүчеләр саны:

~1,3 млн

Халәт:

начар хәлдә[d][1]

 Классификация
Төркем:
Язу:

Чуаш әлифбасы һәм кирилл язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

чув 795

ISO 639-1:

cv[2]

ISO 639-2:

chv[2]

ISO 639-3:

chv[2]

Чуашстаннан башка чуаш теле Татарстан, Башкортстан, Самар өлкәсе, Сембер өлкәсе, Сарытау өлкәсе кебек регионнарда кулланыла.

Сөйләшүчеләр саны – якынча 1,3 млн кеше (2002 ел җанисәбе).

Фонетика үзгәртү

Сузыклар үзгәртү

Күтәрелеш Рәт
алгы арткы
иренләшмәгән иренләшкән иренләшмәгән иренләшкән
югары и ӳ ы у
урта ӗ, e ӑ
түбән а

а, ӑ, у, е, ӗ, ӳ, и фонемалары сүзнең барлык позицияләрдә очрашалар; ы фонемасы сүзнең беренче иҗегендә генә мөмкин: ырат- "авырырга", тымар "тамыр". Рус алынмаларда о фонеманы да очрашып була: кино, пальто.

Тартыклар үзгәртү

иренләшкән тел алды тел уртасы тел арты
шартлаулы п т, т' к
фрикатив с, ш, ҫ х
аффрикаталар ч
борын м н, н'
латераль в л, л' й
калтыраулы р

в, й, л, м, н, р фонемалары сүзнең барлык позицияләрдә очрашалар; рус алынмаларда б, г, д, ж, з, ф, ц татрыкларны да очрашып була.

Фонетик үзенчәлекләр: төрки з тартыгы р-га әверелә (ротацизм): тӑххӑр "тугыз"; төрки ш тартыгы л-га әверелә (ламбдаизм): кӗмӗл "көмеш";

Сүз басымы үзгәртү

  • Сүздә кыска сузыклар (ӑ, ӗ) булмаган очракта басым соңгы иҗеккә төшә: самана́ "вакыт", кинеме́й "әби".
  • Сүздә кыска сузыклар булган очракта, басым соңгы тулы сузыкка төшә: ула́нкӑ "алабуга", ҫанта́лӑк "һава".
  • Сүзнең барлык сузыклары кыска булган очракта, басым беренче иҗеккә төшә: кӗ́мӗл "көмеш", кӑ́мӑллӑ "ачык йөзле".

Рус алынмалар төп формада чыганак телнең басымын саклыйлар; башка очракларда алар чуаш теленең кагыйдәләренә буйсыналар (бригадира́ "бригадирга", тетарта́ "театрда") яки буйсынмыйлар (тра́кторӑн "трактор янында", комсомо́лецӑн "комсомолчыда").

Чуаш әлифбасы үзгәртү

Хәзерге чуаш әлифбасы XIX гасырның 70-елларда Иван Яковлев тарафыннан төзелә. Яковлев әлифбасында 25 хәреф булган (17 рус кириллицасы хәрефе һәм 8 өстәмә хәреф):

 

1926 елда хәрефе Ч хәрефе белән алыштырыла; 1933 елда әлифбасына рус алынмаларда гына булган Б, Г, Д, Ж, З, Ц хәрефләре өстәлә; 1938 елда тагын алты хәреф ( Щ, Ъ, Ь, Э, Ю, Я) өстәлә, ә Ԡ, Ԣ, Ť хәрефләре Ль, Нь, Ть хәреф тезмәләре белән алыштырыла.

1947 елда алфавитка Ё хәрефе өстәлә һәм нәкъ шундый вариант әлеге вакытта кулланыла:

А а Ӑ ӑ Б б В в Г г Д д Е е Ё ё
Ӗ ӗ Ж ж З з И и Й й К к Л л М м
Н н О о П п Р р С с Ҫ ҫ Т т У у
Ӳ ӳ Ф ф Х х Ц ц Ч ч Ш ш Щ щ Ъ ъ
Ы ы Ь ь Э э Ю ю Я я

Морфология үзгәртү

Чуаш теле морфологик төзелеше буенча агглютинатив телләр рәтендә тора.

Диалектлар үзгәртү

Чуваш теленең ике диалекты бар:

  • Вирьял яки Югары (анда o да у да бар) һәм
  • Анатри яки Түбән (анда у o өчен дә u өчен дә: югарыː тотă, "тулы", тутă "тәм" – түбәнː тутă, "тулы, тәм").

Әдәби тел түбән диалектта да, югары диалектта да нигезләнгән. Татар теле дә күрше Урал гаиләсе телләре дә, мәсәлән чирмеш теле чуваш теленә йогынты ясаган, һәм шулай ук рус теле, монгол теле, гарәп теле һәм фарсы теле, алар чуваш сүзлек составында күп сүзләр өстәгән.

Массакүләм мәгълүмат чаралары үзгәртү

Чуаш телле газеталар, Чуашстаннан башка, Татарстанда, Башкортстанда, Сембер, Самар, Төмән өлкәләрендә һәм Санкт-Петербургда бастырып чыгарыла.[3]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Эктор Алос-и-Фонт, «Преподавание чувашского языка и проблема языкового поведения родителей», Чувашский государственный институт гуманитарных наук, 2015, Шупашкар.

Сылтамалар үзгәртү

 
Википедия

Википедиянең
чуаш телендә бүлеге бар!
cv:Тӗп страница

 
Логотип «Викисловаря»
Викисүзлектә чуаш теле сүзләре исемлеген «Чуаш теле» төркемендә табып була.