Төмән өлкәсе
Төмән өлкәсе (рус. Тюменская область) — Россиянең субъекты, Көнбатыш Себер тигезлегендә урнашкан. Мәйданы — 1 435,2 мең км². Халык исәбе — 3 430 мең (2010). Шәһәрләрдә яшәүчеләр нисбәте — 91 %. Үзәге — Төмән шәһәре. Өлкәгә шулай ук Хант-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары да керә.
Россия Федерациясе субъекты | |||||
Төмән өлкәсе Тюменская область | |||||
| |||||
Төмән | |||||
3-нче | |||||
- Барлыгы |
1 435 200 км² [1] | ||||
Халык саны |
|||||
- Барлыгы - Халык тыгызлыгы |
3 395 216 кеше (2010)[2] 2,4 кеше/км² | ||||
Тулаем региональ продукт |
|||||
- Барлык, агымдагы бәядә |
3 292 млрд. сум [3] (2010) 969,9 мең сум | ||||
Урал | |||||
Көнбатыш Себер | |||||
рус теле | |||||
Губернатор |
Владимир Якушев | ||||
Вице-губернатор |
Сергей Сарычев | ||||
Төмән өлкәсе Думаның Рәисе |
Сергей Корепанов | ||||
72 | |||||
MSK+2 (UTC+6) |
География
үзгәртүЧиктәшлек
үзгәртүТөмән өлкәсе Россиянең Азия өлешендә, Көнбатыш Себер тигезлегендә урнаша. Мәйданы буенча Россия субъектлары арасында өченче урында тора.
Кырый нокталары
үзгәртү- төньякта — Скуратов борыны (73°30' т. к.);
- көнбатышта — 58°50' кч. о. (Төньяк Сосьва елгасы башы янында);
- көнчыгышта — 86°00' кч. о. (Вах елгасы башы янында, Түбән Варта районы);
- көньякта — Казакъстан белән чигендә, (55°10' т. к.)
Гидрография
үзгәртүӨлкәнең төп елгалары — Об һәм аның кушылдыклары: Иртеш, Тубыл, Зур Юган, Зур Салым, Төньяк Сосьва, Вах, Казым, Полуй; Таз, Пур, Надым.
Климат
үзгәртүӨлкәнең төньягында — арктик яки субарктик климат, калган өлешендә — уртача климат. Өлкә территориясенең 40% өлеше Ерак Төньяк районнары һәм аңа тигез булган территориясе дип санала.
Гыйнварның уртача температурасы — -28,9 °С…-16 °С, Июльнең уртача температурасы — +4 °С…+19 °С. Ел эчендә явымнар күләме — 222—580 мм.
Торак пункт | Абсолют минимумы, °C | Иң салкын айның температаурасы, °C | Иң салкынысы өч айның температаурасы, °C | Еллык уртача температурасы, °C | Иң җылы айның температурасы, °C | Иң җылысы өч айның температурасы, °C | Абсолют максимумы, °C | Уртача еллык явым-төшем күләме, мм |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Няксимволь | −51,6 | −19,4 | −18,0 | −1,2 | 17,4 | 14,9 | 36,2 | 536 |
Соргыт | −55,2 | −20,0 | −18,8 | −1,7 | 18,2 | 15,7 | 34,7 | 580 |
Тубыл | −51,8 | −17,1 | −15,9 | 0,9 | 18,7 | 16,9 | 37,2 | 476 |
Төмән | −46,1 | −14,9 | −13,7 | 2,2 | 18,8 | 17,2 | 38,0 | 478 |
Ханты-Мансийск | −49,0 | −18,9 | −17,4 | −0,8 | 18,4 | 16,1 | 34,5 | 530 |
Туфраклар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы
үзгәртүТуфраклар күбесенчә комлы көлсу, комлы һәм торф-сазлы. Кырый төньякта (Ямал һәм Гыда урымутравлары) — тундра туфраклары, төньякта — катыр туфраклар белән болын-кара туфраклар.
Халык
үзгәртүМилли состав
үзгәртүӨлкәнең төп халкы — ненецлар, хантлар, мансилар, селькуплар, себер татарлары, казакълар.
Милли состав (Хант-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары белән)
Халык | 1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 1989[7] | 2002[8] | 2010[9] | ||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | |
руслар | 894 008 | 81,9% | 1 141 053 | 81,2% | 1 492 516 | 79,2% | 2 248 254 | 72,6% | 2 336 520 | 71,6% | 2 352 063 | 69,3% |
татарлар | 72 306 | 6,6% | 102 859 | 7,3% | 136 749 | 7,3% | 227 423 | 7,3% | 242 325 | 7,4% | 239 995 | 7,1% |
украиннар | 17 643 | 1,6% | 25 872 | 1,8% | 79 925 | 4,2% | 260 203 | 8,4% | 211 372 | 6,5% | 157 296 | 4,6% |
башкортлар | 282 | ~0,0% | 1 929 | 0,1% | 9 913 | 0,5% | 41 059 | 1,3% | 46 575 | 1,4% | 46 405 | 1,4% |
әзериләр | - | ~0,0% | 403 | ~0,0% | 2 645 | 0,1% | 19 455 | 0,6% | 42 359 | 1,3% | 43 610 | 1,3% |
ненецлар | 14 828 | 1,4% | 18 769 | 1,3% | 19 008 | 1,0% | 22 619 | 0,7% | 27 965 | 0,9% | 31 621 | 0,9% |
хантлар | 17 219 | 1,6% | 19 491 | 1,6% | 18 762 | 1,0% | 20 371 | 0,7% | 26 694 | 0,8% | 29 277 | 0,9% |
чуашлар | 7 595 | 0,7% | 16 236 | 1,2% | 19 337 | 1,0% | 31 236 | 1,0% | 30 205 | 0,9% | 25 690 | 0,8% |
белоруслар | 8 194 | 0,8% | 10 376 | 0,7% | 16 524 | 0,9% | 49 057 | 1,6% | 35 996 | 1,1% | 25 648 | 0,5% |
алманнар | 24 174 | 2,2% | 20 969 | 1,5% | 22 316 | 1,2% | 29 569 | 1,0% | 27 196 | 0,8% | 20 723 | 0,6% |
казакълар | 6 371 | 0,6% | 8 868 | 0,6% | 10 196 | 0,5% | 15 682 | 0,5% | 18 639 | 0,8% | 19 146 | 0,6% |
мансилар | 5 829 | 0,5% | 7 025 | 0,5% | 6 727 | 0,4% | 7 268 | 0,2% | 10 561 | 0,3% | 11 614 | 0,3% |
комилар | 10 177 | 0,9% | 10 606 | 0,8% | 10 728 | 0,6% | 10 912 | 0,4% | 10 555 | 0,3% | 8 469 | 0,2% |
селькуплар | 1 255 | 0,1% | 1 751 | 0,1% | 1 704 | 0,1% | 1 632 | 0,1% | 1 857 | 0,1% | 2 065 | 0,1% |
башкалар | 12 245 | 1,1% | 19 894 | 1,4% | 38 134 | 2,0% | 112 917 | 3,6% | 196 022 | 6,0% | 382 133 | 11,3% |
барлык | 1 092 126 | 100,0% | 1 406 101 | 100,0% | 1 885 184 | 100.0% | 3 097 657 | 100,0% | 3 264 841 | 100,0% | 3 395 755 | 100,0% |
Торак пунктлар
үзгәртүТөмән өлкәсе торак пунктлары (Хант-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлардан башка)
№ | Шәһәр | Халык саны | № | Шәһәр | Халык саны | |||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Төмән | 510 719 | 11 | Богандинский | 9 647 | |||||
2 | Тубыл | 92 880 | 12 | Абатское | 8 248 | |||||
3 | Ишем | 67 757 | 13 | Исәт | 7 216 | |||||
4 | Яулытора | 36 088 | 14 | Викулово | 6 997 | |||||
5 | Заводоуковск | 25 674 | 15 | Яркәү | 6 969 | |||||
6 | Боровский | 15 505 | 16 | Түбән Тәүде | 6 754 | |||||
7 | Голышманово | 13 510 | 17 | Каскара | 6 273 | |||||
8 | Мыс | 12 971 | 18 | Казанское | 5 889 | |||||
9 | Винзили | 11 291 | 19 | Аромаш | 5 609 | |||||
10 | Омутинское | 9 657 | 20 | Тарманы | 5 515 | |||||
2010 елның җанисәбе буенча[10] |
Административ-территориаль бүленеше
үзгәртүРайоннар
үзгәртү
1. Абатское районы |
12. Түбән Тәүде районы |
Шәһәрләр
үзгәртүИкътисад
үзгәртүИкътисадының нигезе — нефть һәм газ табу сәнәгате. Нефть чыганаклары — Самотлор, Холмогор һ.б.; газныкы — Уренгой, Ямбург, Медвежья һ.б. Газ эшкәртелә. Машина төзелеше һәм металл эшкәртү (станоклар, приборлар, суднолар, автотрактор һәм тимерчелек прессы җиһазлары, аккумуляторлар һ.б.), урман һәм агач эшкәртү (фанир җитештерү, җыелма өйләр, мебель), химия (пластмасса, химия-фармацевтика продукциясе һ.б.), азык-төлек (балык) һәм җиңел сәнәгать тармаклары үскән. Соргытта ГРЭС-1 һәм ГРЭС-2 эшли. Нефть үткәргечлар: Самотлор–Әлмәт, Самотлор–Самара, Соргыт–Полоцк һ.б.; газүткәргечләр: Төмән өлкәсе төньягы—Урал—Үзәк; Уренгой—Чиләбе—Яңа Псков; Пунга—Ухта; Ямбург—Елец; Уренгой—Помары—Ужгород—Көнбатыш Европа, һ.б.
Өлкәдә туганнар
үзгәртү- Александр Алябьев — композитор.
- Дмитрий Менделеев — рус галиме, химик, физикохимик, физик, метролог, икътисадчы, технолог, геолог, метеоролог, мөгаллим, һава гизүче, приборлар уйлап табучы.
Моны да карагыз
үзгәртүТышкы сылтамалар
үзгәртү- Зур совет энциклопедиясендә Төмән өлкәсе(үле сылтама)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-10-18, retrieved 2012-11-22
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-11-22
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-06-19, retrieved 2012-06-19
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_59.php?reg=68
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_70.php?reg=66
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_79.php?reg=66
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_89.php?reg=60
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2006-11-04, retrieved 2012-11-23
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2014-03-22, retrieved 2012-11-23
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-08-04, retrieved 2012-11-24