Төп менюны ачу

Ха́нтлар (үзатамалары — ханти, хандэ, кантэк, иске урыс телендә остяклар) — Көнбатыш Себернең төньягында, нигездә Ханты-Манси автоном округында яшәүче аз санлы җирле халык. Ханти атамасы кешеләр буларак тәрҗемә ителә.

Хантлар
Khanty in front of Chum near Lake Numto.jpg
Хантлар Нумто күле янындагы чум каршысында
Гомуми саны: 31 500 кеше
Таралышы: Русия байрагы Русия Федерациясе: 30 943 (2010)[1], 28 678 (2002)[2]
Тел: ханты теле, урыс теле
Дин: шаманлык, православие
Раса төре: Субурал тибы
Бүтән халыкка керүе: угырлар
Якын халык: манси, маҗарлар

Саннары һәм яшәү җирләреҮзгәртү

Хантлар арасында өч этнографик төркем аерып чыгарыла: төньяк, көньяк һәм көнчыгыш, көньяк (Иртыш буе) хантлары урыс һәм татар халыклары белән нык катыш[3]. Урыс телендәге тарихи остяк атамасының татар сүзе иштәк (башкорт) белән бәйләнеше бар дип санала.

2002 елгы халык санын алу буенча Русиядәге хантлар саны 28 678 кеше тәшкил итә, шулардан 59,7% Ханты-Манси автоном округында яши торган була, 30,5% - Ямал-Ненец автоном округында, 3,0% — Тум өлкәсендә, 3,0% — ХМАО белән ЯНАОларын исәпкә алмыйча Төмән өлкәсендә, 0,3 % — Коми Республикасында.

2010 елгы халык санын алу буенча хантларның саны 30 943 га кадәр үсә, шуларның 61,6% Ханты-Манси автоном округында, 30,7% — Ямал-Ненец автоном округында, 2,3% — ХМАО белән ЯНАОларын исәпкә алмыйча Төмән өлкәсендә, 2,3% — Тум өлкәсендә, 1,4% — Новосибирск өлкәсендә яши торган була.

ТарихҮзгәртү

 
Когалымда «Болан көтүчесе» бәйрәмен котлау, 2010 ел

Хантларның бабалары көньяктан Обь елгасының аскы агымына күченеп киләләр һәм бүгенге Ханты-Манси автоном округын һәм Ямал-Ненец автоном округының көньяк районнарында урнашалар, I меңьеллыкның азагыннан аборигеннарның һәм күчеп килгән угор кабиләләренең кушылуы нәтиҗәсендә бүгенге хантларның этногенезы башлана[4].

Хантлар үзләрен нигездә яшәгән елгалары белән бәйлиләр, мәсәлән Kondikhou ï = «Конды кешеләре», As-jah = «Обь халкы». Самоедлар (ненецлар, энцлар, нганасаннар һәм селькупларның гомуми атамасы) аларны яран яки ярган дип атап йөрткәннәр.

Гадәти шөгыльләре - балык тоту, ау һәм боланчылык. Гадәти диннәре - шаманизм һәм православие (XVIII гасырдан).

ТелләреҮзгәртү

МәдәниятҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү