Төп менюны ачу

Новосибирск өлкәсе (рус. Новосибирская область) – Рәсәй Федерациясенең субъекты.

Русия Федерациясе субъекты
Новосибирск өлкәсе
Flag of Novosibirsk oblast.svg Coat of arms of Novosibirsk oblast.svg
Байрак Илтамга

Русия харитасында Новосибирск өлкәсе

Административ үзәк

Новосибирск

Мәйдан

19-нчы

- Барлыгы
- Су мәйданы өлеше

2,9

Халык саны

17-я

- Барлыгы
- Халык тыгызлыгы

2731176 (2014)

Төзмә хата: / операнда җитми кеше/км²

ТРП

20-нче

- Барлыгы, агымдагы бәяләрдә
- Кеше башына

482,0 млрд. сум (2010)

174,4 мең сум

Федераль бүлге

Себер

Икътисади район

Көнбатыш Себер

Губернатор

Владимир Городецкий[1]

Өлкә канунбирү җыелышының рәисе

Андрей Шимкив[2]
РФ субъекты коды 54
ISO 3166-2 коды RU-NVS

ГАТОБК коды

50

Бүләкләр

Ленин орденыЛенин ордены

Өлкә үзәге – Новосибирск шәһәре.

Эчтәлек

ГеографияҮзгәртү

ЧиктәшлекҮзгәртү

Як Русия субъекты яки дәүләт
Төньяк Тум өлкәсе
Көнбатыш Омск өлкәсе
Көньяк-көнбатыш Казакъстан
Көньяк Алтай крае
Көнчыгыш Кемерово өлкәсе

Новосибирск өлкәсе Көнбатыш Себер тигезлегенең көньяк-көнбатышында өлешендә, башлыча Об һәм Иртеш елгалар арасында урнаша, Васюган тигезлегенең көньякны һәм Бараба түбәнлекне бләп тора.

ГидрографияҮзгәртү

Төп елгалар — Об, Омь һәм Тара. Өлкәнең үзәгендә һәм көньяк-көнбатышында эре күлләр урнашалар: Чаны, Сартлан, Убинское, Урюм. Сазлыклар өлкә мәйданының 28% өлешен биләп торалар.

КлиматҮзгәртү

Кискен континенталь климаты; июльнең урта температурасы — +18…+20 °С, гыйнварның урта температурасы — -16…-20 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 450-500 мм.

Сәгать поясыҮзгәртү

Новосибирск өлкәсе халыкара стандарт буенча Omsk Time Zone (OMST) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +7:00 гә тигез.

ТарихҮзгәртү

Асаба халыклар — бараба татарлары һәм чатлар. Руслар XVII гасыр ахырында төпләнергә башлыйлар.

XVIII гасыр башында Бердск острогы нигезләнә, 1722 елда Себер саклану сызыгы (Усть-Тартас, Каинск, Убинское ныгытмалары) корыла.

1921 елга кадәр Новосибирск өлкәсе территориясе Тум губернасы, 19211925 елларда — Новониколаевск губернасы, 19251930 елларда — Себер крае, 19301937 елларда — Көнбатыш Себер крае кергән. 1937 елда ССРБ ҮБК карары белән Көнбатыш Себер крае Алтай краена һәм Новосибирск өлкәсенә бүленә.

1943 елда өлкә составыннан Кемерово өлкәсе, ә 1944 елдаТум өлкәсе чыгарыла.

ХалыкҮзгәртү

Торак пунктларҮзгәртү

Новосибирск өлкәсенең эре торак пунктлары

 
Новосибирск
 
Искитим

Шәһәр Халык саны Шәһәр Халык саны

 
Куйбышев
 
Бараба

1 Новосибирск 1 473 737 11 Черепаново 19 803
2 Бердск 97 288 12 Краснообск 18 448
3 Искитим 60 072 13 Болотное 16 570
4 Куйбышев 45 298 14 Коченёво 16 374
5 Бараба 30 394 15 Созын 15 364
6 Карасук 28 586 16 Купино 14 893
7 Обь 25 383 17 Маслянино 13 102
8 Татарск 24 217 18 Кольцово 12 319
9 Тогучин 21 900 19 Криводановка 11 984
10 Линёво 20 707 20 Колывань 11 842
2010 елның җанисәбе буенча


Милли составҮзгәртү

Халык 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010
К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. %
руслар 2 056 945 89,5% 2 286 554 91,3% 2 407 183 91,9% 2 556 934 92,0% 2 504 147 93,0% 2 365 845 88,7%
алманнар 78 769 3,4% 67 931 2,7% 64 895 2,5% 61 479 2,2% 47 275 1,8% 30 924 1,2%
татарлар 24 925 1,1% 28 823 1,2% 28 547 1,1% 29 428 1,1% 27 874 1,0% 24 158 0,9%
украиннар 62 261 2,7% 47 583 1,9% 46 997 1,8% 51 027 1,8% 33 793 1,3% 22 098 0,8%
башкалар 124 990 3,3% 143 694 2,9% 137 338 2,7% 52 485 2,9% 48 421 2,9% 222 828 8,4%
барлык 2 298 481 100,0% 2 505 249 100,0% 2 620 130 100,0% 2 778 724 100,0% 2 692 251 100,0% 2 665 853 100,0%

Новосибирск өлкәсе татарларыҮзгәртү

Моны да карагыз: Бараба татарлары

Татарлар күпләп Чан (халкының 11,1% өлеше, 2002), Куйбышев (7,1%), Кыштау (6,9%), Бараба (4,7%), һәм Уба (4,5%) районнарында торалар.

Адимнистратив бүленешеҮзгәртү

ИкътисадҮзгәртү

 
Бараба тимер юлы вокзалы

СәнәгатьҮзгәртү

Республиканың сәнәгате күбесенчә Новосибирск агломерациясендә урнаша (монда өлкә сәнәгый продукциясенең якынча 82% өлеше җитештерелгән).[8]

Өлкә икътсадында бөртек җитештерүгә һәм ит-сөт терлекчегенә махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы зур ролен уйный.

ТранспортҮзгәртү

Авиация транспорты: «Толмачёво» халыкара аэропорты

Тимер юл транспорты: Транссебер магистрале; тимер юлларның гомуми озынлыгы — 1530 км (Көнбатыш Себер тимер юлы белән хезмәтләндерелә).

Автомобиль транспорты: Өлкә территориясе аша М51 (ЧиләбеКурганПетропавелОмскНовосибирск), М53 (НовосибирскБийскМонголия белән чиге), М53 (Новосибирск — (Тум —) КемеровоКрасноярскӨркет), Р380 (НовосибирскКамень-на-ОбиБарнавыл), Р384 (НовосибирскЛенинск-КузнецкийКемерово), автоюллар баралар.

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү