Павлодар өлкәсе

Казакъстандагы өлкә

Павлодар өлкәсе (каз. Павлодар облысы, Pavlodar oblysy) ― Казакъстандагы административ берәмлек (өлкә). Административ үзәгеПавлодар шәһәре.

Павлодар өлкәсе
каз. Павлодар облысы
Илтамга
Нигезләнү датасы 15 гыйнвар 1938
Сурәт
Рәсми исем Павлодар облысы
... хөрмәтенә аталган Павлодар
Дәүләт  Казакъстан
Башкала Павлодар
Административ-территориаль берәмлек Казакъстан
Сәгать поясы UTC+06:00 һәм Азия/Алма-Ата[d][1]
Геомәгълүматлар Data:Kazakhstan/Pavlodar.map
Хөкүмәт башлыгы Асаин Байханов[d][2]
Халык саны 751 011 (2021)[3]
Нәрсә белән чиктәш Төньяк Казакъстан өлкәсе, Акмулла өлкәсе, Караганды өлкәсе, Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе, Омск өлкәсе, Новосибирск өлкәсе һәм Алтай крае
Мәйдан 124 800 км²
Почта индексы 14xxxx
Рәсми веб-сайт pavlodar.gov.kz
Харита сурәте
Җирле телефон коды 7182
Номер тамгасы коды S һәм 14
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Карта
 Павлодар өлкәсе Викиҗыентыкта

Төньякта – Россия Федерациясенең Омск, төньяк-көнчыгышта – Новосибирск өлкәләре, көнчыгышта – Алтай крае белән, көньякта – Казакъстан Республикасының Абай һәм Караганды, көнбатышта – Акмола һәм Төньяк Казакъстан өлкәләре белән чиктәш[4][5].

Физик-географик тасвирлама үзгәртү

Урыны үзгәртү

 
Иртыш елгасы күренеш. Павлодар, 2009 елның мае

Өлкә Казакъстанның төньяк-көнчыгышында, Көнбатыш Себер тигезлегенең көньягында, Иртеш елгасының урта агымында урнашкан, һәм хәзерге вакытта 127,5 мең кв. км. мәйданны били.

Климат үзгәртү

Төньяк Казакъстанның башка өлкәләре кебек, Павлодар өлкәсе территориясе кискен континенталь климатлы уртача поясның Көнбатыш Себер климат өлкәсенә карый. Салкын озын кыш (5,5 ай), эссе һәм кыска җәй (3 ай) белән аерылып тора[4].

Рельеф һәм гидрография үзгәртү

Өлкәнең зур өлеше Җир шарының иң зур тигезлеге булган Көнбатыш Себер тигезлегенең көньягында урнашкан. Төбәкнең көньяк-көнбатыш өлешенең рельефы бик кызыклы. Үсемлекләргә ярлы, сары-коңгырт төстәге ярымчүл-дала һәм вак таулык арасында таулы-урманлы оазисны күрергә мөмкин[6].

Өлкә территориясе буенча 140тан артык елга ага. Бердәнбер эре елга – Иртеш көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба якынча 500 км арада ага, аның берничә ермак-тугай күле һәм утраулары бар. Вак таулыкта Тундык, Ащису, Шидерты, Оленты һ. б. елгалар башлана, алар Иртешкә барып җитмичә, агышы булмаган күлләрдә югала. Иртыштан Иртыш-Караганды каналы төзелгән, анда берничә буа һәм сусаклагыч төзелгән. Өлкәдә күлләр күп, алар, нигездә, тозлы күлләр: Селететеңиз, Кызылкак, Жалаулы, Шурексор, Карасор, Жамантуз, Калкаман һ. б. — сул ярда; Маралды, Моилде, Зур Аҗбулат һ. б. — уң ярда.

Павлодар өлкәсендә 1200 кечкенә күл бар. Аларның йөзгә якыны төче сулы, калганнары – тозлы. Өлкә территориясендә тәүлегенә 3,8 миллион куб метр эксплуатация запаслары булган унбер җир асты сулары ятмасы бар. Алар барысы да эчәргә һәм җирне сугарырга яраклы[7].

Файдалы казылмалар үзгәртү

Павлодар өлкәсендә Казакъстанның барлык күмер запасларының өчтән бер өлеше тупланган. Иң зур чыганаклар — 10,5 миллиард һәм 2,2 миллиард тонна энергия чималы саклаучы Экибастуз һәм Майкубен. Өч миллиард тонна чамасы күмере булган тагын тугыз ятма ачыкланган һәм үзләштерү өчен перспективалы. Барлык ятмалардагы бакыр запасы өч ярым миллион тонна. Алтын ятмаларының фаразланган запасы 150 тоннага якын бәяләнә, аларда көмеш, бакыр, цинк, барит бар. Бу металллар, нигездә, Майкаин чыганагында чыгарыла (елына 300 мең тонна руда, аның 300 килограммы алтын, биш тоннасы көмеш һәм 500 тоннасы цинк (2004 елга).

Флора һәм фауна үзгәртү

Өлкәдә төп урман ясаучылар һәм аларның иярченнәре булып түбәндәгеләр тора: гади нарат, ике төрле каен, ябышкак ольха, усак, арча, Алтай боярышнигы, гади шомырт, гади балан, Себер миләше, кура җиләге[8]. Павлодар өлкәсе далаларында кимерүчеләр бар, ерткычлар: бүре, төлке, дала көзәне, сасы көзән очрый. Кошлардан тургай, бытбылдык, үрдәкләр, куликлар һ. б. оя корган. Күлләрдә һәм Иртышта балыкның күп төрләре таралган. Казакъстанда тау тәкәсенең бер төре – архар Казакъстанның Кызыл китабына кертелгән.

Экология үзгәртү

Павлодар өлкәсе югары техноген пычратуга дучар була, чөнки тау сәнәгате, нефть эшкәртү, химия сәнәгате, кара һәм төсле металлургия, энергетика икътисадта төп тармаклар булып тора. Һаваны пычратуның төп өлеше Экибастуз (46%), Аксу (26,5 %) һәм Павлодар (25,5%) шәһәрләрендә урнашкан сәнәгать предприятиеләренә туры килә[9].

Тарих үзгәртү

Урта гасырларда хәзерге Павлодар өлкәсе Кимәк каһанлыгы, Кыпчак дәүләте, Алтын Урда һәм Казакъ ханлыгы составына керә. Хәзерге Павлодар территориясендә казакъ ханнары һәм солтаннары ставкалары торган.

1720 елда Иртыш ярында Коряковский почта-хәрби форпосты төзелгән. 1838 елда форпост шул ук исемдәге станицага үзгәртелә, 1861 елда шәһәр статусы ала.

Павлодар өлкәсе территориясендә XIX гасырда Урта Җүз кабиләләре: аргыннар (Басентиын, Суйиндик, Канҗыгалы, Бегендык нәселләре), найманнар (бура, теристанбалы), керейләр, кыпшаклар (Колан), болтын-кыпшаклар, уаклар яшәгән[10].

1897 елгы җанисәп буенча Павлодар өязенең хәзерге Павлодар өлкәсенә туры килүче территориясендә 142 562 кыргыз-кайсак (хәзерге терминологиядә казакълар), 749 татар яшәгән. Европа халыкларыннан руслар – 13 844, украиннар – 121 кеше булган[11].

Өлкә 1938 елның 15 гыйнварында ВКП(б) ҮК карары белән Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең 9, Караганды өлкәсенең 1 районын алып төзелгән.

Бөек Ватан сугышы елларында 23 павлодарлы Советлар Союзы Герое исемен алган, 8 кеше Дан орденының тулы кавалеры булган.

1949 елдан 1962 елга кадәр Павлодар өлкәсе территориясенең көньягы Симәй атом полигоны составына керә.

1957 елда Павлодар-Экибастуз территориаль-сәнәгать комплексы төзелә, аның составына Павлодар, Экибастуз, Аксу шәһәрләре керә.

Бүген Павлодар өлкәсе Казакъстанның барлык өлкәләре арасында югары сәнәгать потенциалы белән аерылып тора, күп тармаклы авыл хуҗалыгына ия, үзен тулысынча авыл хуҗалыгы продуктлары белән тәэмин итә. Монда диңгезнекеннән кала барлык транспорт төрләре дә, җитештерү өлкәсенең барлык тармаклары да үсеш алган.

Административ бүленеш үзгәртү

 
Өлкәнең административ картасы

Өлкә 10 районны, 3 өлкә карамагындагы шәһәрне [12], 7 бистәне, 165 авыл округын үз эченә ала

  1. Актогай районы – Актогай авылы
  2. Баянавыл райлны – Баянавыл авылы
  3. Железинка районы – Железинка авылы
  4. Ертес районы – Ертес авылы
  5. Тереңкүл районы – Тереңкүл авылы
  6. Аккулы районы – Аккулы авылы
  7. Май районы – Күктүбе авылы
  8. Павлодар районы – үзәге Павлодар шәһәре (район составына керми)
  9. Успен районы – Успенка авылы
  10. Шарбакты районы – Шарбакты авылы (элекке штб)
  11. Аксу шәһәре
  12. Павлодар шәһәре
  13. Экибастуз шәһәре

Халык саны үзгәртү

Павлодар өлкәсенең халык саны[13] [14]:

1970 1979 1989 1999 2003 2004 2005 2006 2007
697 947 805 660 943 745 806 983 748 651 745 238 743 826 742 911 744 860
2008 2009 2010 2011 2012 2013 2014 2015 2016 2017
746 454 742 276 744 363 746 163 747 055 749 154 752 793 755 778 758 479 757 014

2012 елның 1 гыйнварына өлкә халкы 747,1 мең кеше тәшкил иткән. Өлкә буенча халыкның тыгызлыгы уртача (1 кв. км территориягә) 6 кеше. Шәһәр һәм авыл халкының саны 514,4 мең һәм 232,7 мең кешегә тигез. Шәһәр халкы өлеше — 64 %[4].

Милли состав үзгәртү

2012 ел башына барлык этник төркемнәр арасында казакълар өлкә халкының — 48,8% һәм руслар — 37,9% башка милләтләр — 13,3% тәшкил иткән. 2016 елның 1 гыйнварына казакълар саны — 385,9 мең кеше, руслар — 276,4 мең, украиннар — 37,9 мең, алманнар — 21,1 мең, татарлар — 14,2 мең, белоруслар — 5,1 мең, башка милләт вәкилләре ― 19,3 мең кеше булган.

Өлкә халкының милли составы
1959—2009 елларда халык исәбен алу нәтиҗәләре һәм 2019 елга бәяләмә буенча
1959,
кеше.[15]
% 1970,
кеше.[16]
% 1979,
кеше.[17]
% 1989,
кеше.[18]
% 1999,
кеше.[19]
% 2009,
кеше.[20]
% 2019,
кеше
%
барлыгы 455013 100,00 % 697947 100,00 % 807224 100,00 % 942313 100,00 % 806983 100,00 % 742475 100,00 % 753853 100,00 %
Казакълар 116444 25,59 % 175691 25,17 % 216113 26,77 % 268512 28,49 % 311862 38,65 % 353711 47,64 % 394674 52,35 %
Руслар 178760 39,29 % 310004 44,42 % 370916 45,95 % 427658 45,38 % 337924 41,87 % 287970 38,79 % 267142 35,44 %
Украиннар 65888 14,48 % 85839 12,30 % 83185 10,31 % 86651 9,20 % 62585 7,76 % 40145 5,41 % 32373 4,29 %
Алманнар 55100 12,11 % 73614 10,55 % 81487 10,09 % 95342 10,12 % 43835 5,43 % 20708 2,79 % 20297 2,69 %
Татарлар 7218 1,59 % 13972 2,00 % 16801 2,08 % 20152 2,14 % 17064 2,11 % 14209 1,91 % 13946 1,85 %
Белоруслар 6957 1,53 % 12618 1,81 % 11511 1,43 % 12293 1,30 % 8781 1,09 % 5419 0,73 % 4365 0,58 %
Молдаваннар 2304 0,51 % 4641 0,66 % 4381 0,54 % 4631 0,49 % 3391 0,42 % 2411 0,32 % 2284 0,30 %
Азәрбайҗаннар 326 0,07 % 596 0,09 % 939 0,12 % 2038 0,22 % 1847 0,23 % 1823 0,25 % 2191 0,29 %
Чеченнар 4077 0,90 % 1394 0,20 % 1298 0,16 % 1945 0,21 % 1767 0,22 % 1710 0,23 % 1821 0,24 %
Ингушлар 7540 1,66 % 2032 0,29 % 2013 0,25 % 2088 0,22 % 1891 0,23 % 1728 0,23 % 1747 0,23 %
Башкортлар 317 0,07 % 1276 0,18 % 1686 0,21 % 2334 0,25 % 1738 0,22 % 1333 0,18 % 1295 0,17 %
Үзбәкләр 331 0,07 % 366 0,05 % 883 0,11 % 1029 0,11 % 767 0,10 % 1092 0,15 %
Кореялеләр 307 0,07 % 525 0,08 % 706 0,09 % 924 0,10 % 1013 0,13 % 1029 0,14 % 1078 0,14 %
Поляклар 732 0,16 % 1350 0,19 % 1422 0,18 % 1608 0,17 % 1447 0,18 % 999 0,13 % 881 0,12 %
Болгарлар 1365 0,30 % 1510 0,22 % 1419 0,18 % 1544 0,16 % 1300 0,16 % 907 0,12 % 901 0,12 %
Чуашлар 663 0,15 % 1691 0,24 % 1678 0,21 % 1906 0,20 % 1218 0,15 % 762 0,10 % 606 0,08 %
Мордвалар 1226 0,27 % 2067 0,30 % 1996 0,25 % 1951 0,21 % 1304 0,16 % 659 0,09 % 470 0,06 %
Удмуртлар 320 0,07 % 1636 0,23 % 1508 0,19 % 1431 0,15 % 975 0,12 % 631 0,08 % 509 0,07 %
Әрмәннәр 238 0,05 % 295 0,04 % 512 0,06 % 634 0,07 % 666 0,08 % 594 0,08 %
Литвалылар 395 0,09 % 1040 0,15 % 804 0,10 % 794 0,08 % 595 0,07 % 400 0,05 %
башкалар 4505 0,99 % 5790 0,83 % 5966 0,74 % 6848 0,73 % 5013 0,62 % 4235 0,57 % 7273 0,96 %

Шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
  2. Асаин Байханов назначен акимом Павлодарской областиКазахстанская правда.
  3. http://stat.gov.kz/api/getFile/?docId=ESTAT305821
  4. 4,0 4,1 4,2 Об области. Официальный сайт акимата Павлодарской области (2006-2009). әлеге чыганактан 2012-06-01 архивланды. 2009-10-02 тикшерелгән.
  5. Регионы Казахстана. әлеге чыганактан 2021-05-14 архивланды. 2022-04-23 тикшерелгән.
  6. Общая информация о Павлодарской области / Портал visitkazakhstan.nur.kz.(үле сылтама)
  7. Регионы Казахстана : ALL.BIZ: Казахстан. әлеге чыганактан 2021-05-14 архивланды. 2022-04-23 тикшерелгән.
  8. http://bse.sci-lib.com/article086155.html Павлодарская область // БСЭ, издание 3-е
  9. Главная страница. әлеге чыганактан 2012-08-05 архивланды. 2012-07-05 тикшерелгән.
  10. Востров В. В. Муканов М. С. Родоплеменной состав и расселение казахов [Текст]: (конец XIX — начало XX).- Алма-Ата «Издательство „Наука“ Казахской ССР», 1968.- 255 с.
  11. Первая всеобщая перепись населения Российской Империи 1897 г. Распределение населения по родному языку и уездам Российской Империи кроме губерний Европейской России. 2022-04-23 тикшерелгән.
  12. Павлодарская область. История АТД.(үле сылтама)
  13. Division of Kazakhstan. pop-stat.mashke.org. 2016-03-29 тикшерелгән.
  14. Қазақстан Республикасының облыстары, қалалары және аудандары бойынша халық саны, 2003-2012
  15. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Национальный состав населения по регионам Казахской ССР. 2022-04-23 тикшерелгән.
  16. Всесоюзная перепись населения 1970 года. Национальный состав населения по регионам Казахской ССР. 2022-04-23 тикшерелгән.
  17. Всесоюзная перепись населения 1979 года. Национальный состав населения по регионам Казахской ССР. 2022-04-23 тикшерелгән.
  18. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам Казахской ССР. 2022-04-23 тикшерелгән.
  19. Перепись населения 1999 года. Национальный состав населения по регионам Казахстана. 2022-04-23 тикшерелгән.
  20. Перепись населения 2009 года. Национальный состав населения по регионам Казахстана. 2022-04-23 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү