Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Кимәк каһанлыгы - Көнбатыш Себердәге тарихи дәүләт. Каһанлыкның төп җирле халкы шулай ук төрки телле кабиләләр, кыпчаклар белән кардәш кимәкләр булган. Дөресрәге, әлеге кабиләләр берлегенең зур бер өлеше, көнбатыш төркеме, кыпчаклар дип йөртелгән.

Кимәк каһанлыгы

Элгәре урта гасырдагы кимәкләр чоры фән дөньясына шактый яхшы билгеле. Төрки каһанлыгы таркалганнан соң барлыкка килгән Кимәк каханлыгы татар халкының, барыннан да элек, Себер татарларының этник һәм сәяси тарихында беркадәр эз калдырган. Нәкъ менә кимәкләр Себер татарларының барлыкка килүендә борынгы, Алтын Урдага кадәрге чорда катнашкан кабиләләрнең берсе булып санала.

Кимәкләр үзгәртү

Кимәкләр үзләре—тагын да борынгырак исемнәре «йәмәкләр» — VII йөздә Көнбатыш Төрки каһанлыгына кергәннәр һәм Алтайдан төньяктарак күченеп көн иткәннәр. Кимәк кабиләләре берлегенең үсеп китүенә Көнчыгыш Төрки каһанлыгының таркалуы да нык тәэсир иткән, чөнки шул таркалу нәтиҗәсендә кимәк-кыпчакларга татарлар, баяндарлар һәм башка төрки кабиләләр килеп кушылганнар.

Кимәк каханлыгы, мәсәлән, Төрки һәм Уйгыр каханлыклары кебек үк, бигрәк тә IX—X йөзләр аралыгында, башлангыч феодаль дәүләт берләшмәсе рәвешендә булган. Аның башында варислык буенча хакимлек итүче кахан торган. Аңардан тыш нәселдән-нәселгә килгән өлкә башлыклары — бәкләр идарә иткән, алар барысы 12 булган, башкача әйтсәк, каханлык 12 билектән, кенәзлектән торган. Кайберләре, әйтик, кыпчак биләре, хәтта хан дип тә аталган. Ә кахан — бөтен дәүләтнең башлыгы — олуг хан, башкача әйткәндә, ханнарның ханы дигәнне аңлаткан. Иранлылардагы кебек. Алар үзләренең олуг шаһларын «шаһиншаһ» дип йөртәләр бит. Кыскасы, Кимәк каханлыгы элгәре урта гасырның ярыйсы ук зур дәүләте булган.

Башкаласы үзгәртү

Иртеш буендагы Йәмәк шәһәре бу дәүләтнең башкаласы саналган. Кахан үзенең яраннары белән шунда яшәгән. Көнбатыштагы кыпчаклар төркеменнән аермалы буларак, кимәкләр инде ярымутракланып яши башлаганнар һәм җир эшкәртү белән дә шөгыльләнгәннәр. Урта гасырлардагы гарәп географлары шулай ук кимәкләрнең бодай, арпа, хәтта дөге игүләрен язып калдырганнар. Аларда кимәкләрнең башка шәһәрләре булуы турында да мәгълүматлар бар. Көнчыгышның атаклы галим-географы әл-Идриси язмаларына караганда, бу шәһәрләр яхшы ныгытылган булган, Кимәк иленең башкаласында базарлар һәм табыну сарайлары гөрләп торган. Әлбәттә, ул чактагы ярымкүч-мә халыкларның шәһәрләрендә яртылаш җиргә казып салган өйләр дә, тирмәләр дә шактый булган.

Гаскәре үзгәртү

Кимәк гаскәре җайдаклардан һәм җәяүле сугышчылардан торган. Кораллары нигездә төз озын кылычтан һәм бераз бөгелгән кылычтан гыйбарәт булган, сөңге һәм ук-җәяләр белән дә коралланганнар. Алар археологик тикшерүләр вакытында табылып торалар. Казыганда тагын төрле көнкүреш әйберләре, эш кораллары һәм күп кенә бизәнү әйберләре килеп чыга; андыйлардан, мәсәлән, металл көзгеләр, муенсалар, төрле асылмалар, сурәтле төймә, дирбия-сбруй, аеллар очрый. Төрки телле күп кенә башка халыклардагы кебек, кимәкләрдә дә каһарман сугышчылар һәм күренекле кешеләрнең таш сынын кую йоласы яшәгән. Бу сыннар дала кыпчаклары һәм Төрки каханлыгы халыкларының таш һәйкәлләреннән гадирәк итеп ясалган булулары белән аерылып торалар. Кимәкләр мәҗүсиләр булганнар һәм Иртеш елгасына табынганнар, елганы кешенең алласы итеп исәпләгәннәр, шулай ук утка, кояшка һәм йолдызларга да изге итеп караганнар. Гарәп географларының мәгълүматларына караганда, кимәкләр һәм кыпчаклар хәтта астрология белән дә шөгыльләнгәннәр, йолдызлар «теленнән» файдаланганнар. Кимәк җәмгыятенең бер өлеше, беренче чиратта югарыгы катлавы, манихейлык дине һәм ислам кабул иткән.

Язу үзгәртү

Кимәк җәмгыятендә рун язуы кулланылган. Тарихи һәм археологик чыганаклар шуны дәлилли. Иртешнең югарыгы агымы буенда бер хатын-кыз кабереннән табылган металл көзгегә, мәсәлән, безнең телгә күчергәндә, шушындыйрак мәгънәдә язу язып куелган: «Күренекле хатын үзенең көнчелегеннән бушаныр. Аның бәхетле көннәре башланыр...»

Моны да карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү