Дулу
Дулу — Көнбатыш төрки каһанлыгында (603 — 704) ун ук төркиләре берләшмәсенә кергән биш кабилә. Ун ук төркиләренә шулай ук биш нушиби кабиләсе кергән. Биш дулу кабиләсенең берсе - кимәкләр - бүгенге татарлар (аеруча Себер татарлары) бабаларының берсе булып санала.
Фарсы тарихчысы Әбү Сәид Гәрдизи буенча 9 гасырда кимәк дәүләтенә 7 кабилә төркеме: ишк, ланиказ, аҗлад, айрум, баяндур, татар, кыпчак халыклары кергән. 11 гасырда кимәкләр үз йогынтысын югалта һәм кыпчакларга буйсына.
Дулу хакиме чур (чура) дип йөртелгән.
Дулу биш кабиләсе (Кытай чыганагыннан әйтелеше):
- чумукүн 处木昆) (кимәкләр, чумугүнлүй)
- хулуҗүй 胡禄居 (хулуву көе)
- шәшәти 摄舍提 (нәшәтидүн)
- тучышы 突骑施 (төргешләр, тучиши хэлоши)
- шуниши 鼠尼施 (шуниши)
Лев Гумилев "Борынгы төркиләр" китабында Көнбатыш төрки каһанлыгында дулу кабиләләренең җитәкчелек итү чорын тәфсилле тасвирлый.
Хакимнәр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Фәхретдинов Р.Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы
- Зуев Ю. А. Самое сильное племя. Туркестанская библиотека
- Лю Сюй. Цзю Тан Шу (Старая хроника государства Тан). Пекин, Бо-на, 1958, гл. 194Б, с.3а, 14.
- Чэнь Чжунмянь. Си туцзюе шиляо. Буцюе ши каочжэн. (Материалы по истории западных тюрков. Дополнения и исправления. Пекин, 1958, С.13.
- Рашид ад-Дин, 1965, C. 335.