Нушиби
Нушиби — Көнбатыш төрки каһанлыгында (603 — 704) ун ук төркиләре берләшмәсенә кергән биш кабилә. Ун ук төркиләренә шулай ук биш дулу кабиләсе кергән. Бүгенге татарлар бабаларының берсе - искилләр нәкъ ун ук төркиләренә караган. Мәшһүр фарсы галиме Ибн Рүстә буенча 10 гасырда "Идел буе болгарлары өч төп өлешенә бүленә: барсиллар, искилләр һәм болгарлар".
Нушиби хакиме иркен дип йөртелгән.
Лев Гумилев нушиби баш күтәрүен тәфсилле рәвештә тасвирлый.
Нушиби биш кабиләсе (Кытай чыганагыннан әйтелеше):
- әсиҗә күл (искилләр кор, асиги көе)
- гәшү күл (гәшү көе)
- басайгән 拔塞干
- әсиҗә нишү (басайгән дүншибо)
- гәшү чопан
Хакимнәр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Фәхретдинов Р.Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы
- Зуев Ю. А. Самое сильное племя. Туркестанская библиотека
- Лю Сюй. Цзю Тан Шу (Старая хроника государства Тан). Пекин, Бо-на, 1958, гл. 194Б, с.3а, 14.
- Чэнь Чжунмянь. Си туцзюе шиляо. Буцюе ши каочжэн. (Материалы по истории западных тюрков. Дополнения и исправления. Пекин, 1958, С.13.
- Рашид ад-Дин, 1965, C. 335.