Ун ук төркиләре яки ун ук халкы (будун) - Көнбатыш төрки каһанлыгындагы нушиби биш кабиләсеннән һәм дулу биш кабиләсеннән торган төрки халык. Бүгенге татарлар бабаларының берсе - искилләр нәкъ ун ук төркиләренә караган. Мәшһүр фарсы галиме Ибн Рүстә буенча 10 гасырда "Идел буе болгарлары өч төп өлешенә бүленә: барсиллар, искилләр һәм болгарлар".

Көнбатыш төрки каһанлыгы

Рәшид Әд-Дин язган "Җами ат-таварих" китабы буенча 6 гасырда искилләр ун уйгыр кабиләсе берләшмәсен җитәкләгән.

Кытай тарихчысы Җән Җүнмән буенча көнбатыш төркиләрнең ун кабиләдән торганы күптән билгеле булган.

635 елда дулу һәм нушиби халыклары үзидарәгә ирешә һәм биш нушиби кабиләсе, биш дулу кабиләсе Ашина нәселеннән чыкмаган җирле аксөякләрдән хакимне сайлый. Һәрберсенә шәдү (шаһзадә) дәрәҗәсе һәм ук - хакимият символы бирелә.

Нушиби һәм дулу берлекләре арасындагы чик - Чу елгасы булган.

Сылтамалар үзгәртү

  • Фәхретдинов Р.Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы
  • Зуев Ю. А. Самое сильное племя. Туркестанская библиотека
  • Лю Сюй. Цзю Тан Шу (Старая хроника государства Тан). Пекин, Бо-на, 1958, гл. 194Б, с.3а, 14.
  • Чэнь Чжунмянь. Си туцзюе шиляо. Буцюе ши каочжэн. (Материалы по истории западных тюрков. Дополнения и исправления. Пекин, 1958, С.13.
  • Н. Я. Бичурин. Собрание сведений…, т. 1. стр. 286; Иакинф Бичурин История Тибета…, 1, стр.138; С. Chavannes Documents…, p. 56.
  • Книга Ахмеда Ибн Фадлана о его путешествии на Волгу в 921—922 гг. Харьков, 1956, C. 139, 141.
  • Бартольд В. В. Сочинения. Т.8. М., 1973, C. 37, 58; Martinez, 1982, C. 159: eskel/ezgel)
  • Вашари И. О рунических системах письма Восточной Европы//Altaica. II, 1998, C. 37
  • Karlgren В. Grammata Serica Recensa. Stockholm, 1957
  • Рашид ад-Дин, 1965, C. 335.