Ашина
Ашина - Төрки каһанлыкларында идарә иткән аксөякләр нәселе.
Риваять буенча төркүт ыругы Ашина бүре анасы оныгыннан килеп чыккан.
Лев Гумилев буенча Ашина - "намуслы бүре" дигән сүз. Төрки телләрдә бүре яки каскыр сүзләре кулланылган.
Олы династиягә нигез салучы - Бумын каһан, Кече династиягә нигез салучы - Истәми Баһадир каһан булып санала.
Ашина нәселендә мирас итү тәртибе: абыйдан соң эне тәхеткә утыра, абзыйдан соң бертуганның улы утыра (баскыч мәсләге).
Ашина нәселенең вәкилләре төрле түрәләр булып эшләгәннәр: ябгу (каһаннан соң икенче зат), тәгин, шад - тәхет варислары, суйбашлар - гаскәр башлыклары, илтәбәрләр - буйсынган төбәкләр хакимнәре.
Лев Гумилев буенча Ашина дигән төркүтләр нәселе баштарак маңгул телендә сөйләшкән.
Риваять
үзгәртүТаншу дигән Кытай чыганагы буенча борынгы заманда һуннар нәселе Ашина булган, бу ыруг дошманнар тарафыннан тар-мар ителгән һәм үтерелгән булган, тик бер генә йөкле хатын калган, ул Алтай төньяк-көнбатышындагы тау тишегендә качкан, анда бүреләр өне булган. Бала тапканда, хатын үлгән, ә бүре анасы малайны ашатып үстергән, бүре анасының алты бүре баласы, ә малай - җиденчесе булгандыр.
Риваять буенча нәкъ бу малайдан һуннар патшалары нәселе Ашина-Җиде (Ашина Эди) башланган.
Шәҗәрә
үзгәртүКөнчыгыш Төрки каһанлыгы
үзгәртү- Бумын — 542—552, каһан 551
- Кара Иссык Хан — каһан 553—554
- Мукан-каган — каһан 554—572
- Тобо Хан — каһан 572—581
- Амрак — каһан 581
- Бага-Ышбара хан — каһан 581—587
- Чоллыг-Җагбу-Бага хан — каһан 587—588
- Юн-Олуг — каһан 588—599
- Кара-Чурын-Төрк — каһан 599—603
Көнбатыш Төрки каһанлыгы
үзгәртү- Истәми хан — Көнбатыш Төрки каһанлыгы ябгу-хакиме 554—576
- Кара-Чурын-Төрк — 576—599
- Нили-хан — 599—604
- Басыл-тегин — каһан 604
- Таман хан — каһан 604—612
- Шәгөй хан — каһан 612—618
- Тун-Ябгу хан — каһан 618—630
- Күлүг-Себер хан — каһан 630—631
- Сы-Ягбу хан — каган 631—633
- Нишу Дулу хан — каган 633—634
- Ышбара-Толис-шад хан — каган 634—639
- Халлыг Ышбара-Ягбу хан — каган 653—657
- Ашина Дуҗи хан — каган 676—679
- Ашина Хүшәле-шад — каган 693—704
Әдәбият
үзгәртү- Гумилёв Л. Н. Древние тюрки. М.-Л., Наука, 1967.
- Ганиев Р.Т. Восточно-тюркское государство в VI - VIII вв. — Екатеринбург: Издательство Уральского университета, 2006. — С. 152. — ISBN 5-7525-1611-0.