Төрки каганлыгы

(Төрки каһанлыгы битеннән юнәлтелде)

Төрки каһанлыгы (Күк төркиләре) — кешелек тарихында иң зур Азия дәүләтләренең берсе. Ашина нәселеннән чыккан хакимнәр нигез салган дәүләт.

‏𐱅𐰇𐰼𐰜‎
Төрки каһанлыгы

Күк төркиләре

552 — 603



 


Башкала Суяб
Тел(ләр) Борынгы төрки (ингл.)
шура Корылтай
Мәйдан 6000000
Идарә итү төре иртә феодал монархия

Мәйданы 13 млн км² тәшкил иткән. VI гасырда, үзенең иң көчле чорында, хәзерге Төньяк-Көнчыгыш Кытай, Монголия, Алтай, Көнчыгыш Төркестан, Көнбатыш Төркестан, Казакъстан һәм Төньяк Кавказ җирләрен биләгән. Моннан тыш Төрки каһанлыгына шулай ук Сасанид Ираны, Кытай дәүләтләре Көньяк Җоу, Көньяк Ци ясак түләгәннәр.

576 елда Төрки каһанлыгы Византияне җиңеп, Төньяк Кавказ һәм Кырымны кушып ала.

Каһанлык 552 елда оешкан. 603 елда исә ул ике өлешкә, Көнбатыш Төрки каһанлыгы һәм Көнчыгыш Төрки каһанлыгына бүленә.

Этимология үзгәртү

 
VI–VIII гасыр Күк төркиләрне сурәтләүче петроглифлар,   Монголияның Завхан провинциясе.

Борынгы төрки телендә (ингл.) исеме      Түрүк,[1][2]          Көк Түрүк,[1][2] яки      Түрүк[3] булды (уңдан сулга укыла).

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү