Византия империясе

(Византия битеннән юнәлтелде)

Византи́я империясе, Византи́я, Көнчыгыш Рим империясеурта гасырлар вакытында бүгенге Балкан дәүләтләре һәм Төркия җирендә урнашкан тарихи дәүләт. 395 елда Көнчыгыш Рим империясе исемен алып, Рим империясеннән бәйсезлек алды. Башкаласы — Константинополь (хәзерге Истанбул).

Византия империясе
лат. Imperium Romanum
грек. Βασιλεία Ῥωμαίων

Империя
Vexilloid of the Roman Empire.svg
395 ел — 1453 ел


Ottoman flag.svg
Byzantine imperial flag, 14th century.svg Byzantine Palaiologos Eagle.svg
Палеолог династиясенең байрагы Палеолог династиянең гербы
Byzantine Empire animated.gif
Византия империясенең чикләр үзгәрешләре
Башкала Константинополь
Тел(ләр) латин теле, византия теле
Акча берәмлеге солид, Византия акчасы, дукат
Мәйдан 4 500 000 км² (VI гасырда)
Халык 35 000 000 (VI гасырда)
Идарә итү төре монархия

Византия дәүләте Рим империясеннән дини каршылыклар пәйда булу сәбәпле аерылып чыга. Византиянең рәсми дине — православие, христианлыкның көнчыгыш тармагы. 11 гасыр буе хариталарда яшәп, 1204 елда 5нче тәре походы нәтиҗәсендә рәсми рәвештә юкка чыгарыла һәм берничә дәүләткә бүленә, ләкин 1261 елда Алексей Стратигопул юлбашчылыгында беразга торгызыла.

1453 елында Константинополь госманнар яулап ала һәм империя тулысынча юк ителә.