Истанбу́л (төр. İstanbul) — Төркиянең иң зур шәһәре, дөньяның иң зур шәһәрләренең берсе, диңгез порты, сәүдә һәм мәдәни үзәге. Элекке Рим, Византия һәм Госман империяләре башкаласы. Босфор бугазының ике ягында урнаша.

Истанбул
Sultan Ahmed Mosque Istanbul Turkey retouched.jpg
Истанбул (Төркия)
Истанбул
Ил Төркия
Регион Мармара
Ил Истанбул
Координатлар 41°00′36″ т. к. 28°57′37″ кч. о.HGЯO
Мэр Кадыйр Топбаш
Нигезләнгән 667 ел (б.э.к.)
Элеккеге исемнәр 330 елга хәтле Византия
450 елга хәтле Яңа Рим
1930 елга хәтле Константинополь
Мәйдан 5343 км²
Мәркәз биеклеге 100 м
Рәсми тел Төрек теле
Халык саны Green Arrow Up Darker.svg 13 483 052 кеше
Халык тыгызлыгы 2 481 кеше/км²
Сәгать кушагы UTC+2, җәен UTC+3
Телефон коды +90 212 (Аурупа өлеше)
+90 216 (Азия өлеше)
почта индекслары 34000-34850
Рәсми сайт ibb.gov.tr

Шәһәрнең зур өлеше — Аурупада, кечкенәсе Азиядә урын тота. Шәһәрнең Аурупа яртысы дә ике өлешкә бүленә. Шәһәр мәйданы — 5 343 км². Каланың географик урнашуы бик уңайлы.

Эчтәлек

Халык, тел, динҮзгәртү

Шәһәр халкының 98%-ы үзләрен төрек этносы белән бәйли, төрек телен туган телләре дип саный, үзләрен мөселман дип саный.

ТуризмҮзгәртү

Зур туристик үзәк булу сәбәпле шәһәрдә инглиз теле киң кулланылышта йөри, мәсәлән, Истанбул метросында игъланнар төрек һәм инглиз телләрендә ясала.

ТарихыҮзгәртү

ВизантийҮзгәртү

Б.э.к. 685 елда Грециядәге Мегара шәһәреннән килгән греклар хәзерге Истанбул җирләрендә колонияга нигез салалар, б.э.к. 667 елда исә бу җирдә Византия исемле шәһәр корыла.

Галат манарасы Еребатан җир асты сусаклагычы Валента акведугы Византий Акрополь колонналары, Топкапа сарае Константинополь кальгасенең реставрацияланган дивары

Рим ИмпериясеҮзгәртү

324 елда Византия императоры Константин шәһәргә Константинополь исемен бирә, Константинополь Византийнең баш шәһәре булып китә. Географик һәм стратегик яктан уңайлы урнашуы сәүдә үсешенә һәм шәһәрнең чәчәк атуына китерә. Шәһәр Босфор бугазы ярында урнашкан.

  • 1204 — Дүртенче Тәре явы катнашучылары Константинопольне талыйлар.

Госман империясе чорыҮзгәртү

Сөләймәния мәчете Сөләймән I боерыгы буенча 1550—1557 елларда төзелгән. Соколла Мәхмәд-паша мәчете. 1571—1572 елларда төзелгән. Мөхәммәт пәйгамбәр байрак тотучы Әйүп солтан мәчете. 1458 елда төзелгән. Рөстәм-паша мәчете. 1561—1563 елларда төзелгән.
Румелихисар кальгасе Мәхмәд II солтан боерыгы буенча 1452 елларда төзелгән. Румелихисар кальгасе Археология музее (Осман Хамди-би ярдәме буенча) Бейлербей сарае. Необорока стилендәге йорт 1861—1865 елларда төзелгән. Топкапы сарае. 1465—1478 елларда төзелгән.

ТөркияҮзгәртү

 
Мәрмәр диңгезенән Истамбул манзарасы.
Isbank Tower 1 манарасы 1998—2000 елларда төзелгән. Олимпия стадионы. Абди Ипекчи Арена 1986 елда ачыла Ататөрк мәдәни үзәге Босфор бугазы аша беренче асылма күпер. 1970—1973 елларда төзелгән. Истанбул Сапфир

Истанбул метрополитеныҮзгәртү

2000 елдан метрополитен эшли. Аның составында 66 станция (2014 ел).

М1А (күк) юлы:

  • Мостафа Кемаль Ататөрек исемендәге аэропорт (Havalimani)
  • Дөнья Истанбул сәүдә үзәге (DTM Istanbul Fuar Merkezi)
  • Яңабосна (Yenibosna). Станция Яңабосна микрорайонында, Бакчалыөйләр районы.
  • Атакөй-Шириневлер (Ataköy — Şirinevler). Станция Шириневлер микрорайонында, Бакчалыөйләр районы.
  • башкалар
 
Истанбул метрополитены схемасы

ММЧҮзгәртү