Көлн (алман. Köln [kœln], урынчалык: Kölle, ˈkœɫə]) борын заманда лат. Colonia Claudia Ara Agrippinensium[10]) — Алмания Федератив Җөмһүриятенең Төньяк Рейн-Вестфален җирендә шәһәр. Көлн Алманиянең халкы буенча дүртенче шәһәре. Көлн Европа тарихында Борынгы Рим чорыннан эз калдырган урын. Көлн үзенең 1248 елда төзелә башлаган Көлн чиркәве – Алманиядәге иң мөһим католик чиркәүләрнең берсе белән мәшһүр.

Көлн
Карта
Ил Алмания
Координатлар 50°56'32"тн, 6°57'28"кнч
Башлык Генриетта Рекер[d]
Телефон коды 221, 2232, 2233, 2234, 2236, 2203
Кардәш шәһәрләр Liverpul[2], Эш-сюр-Альзетт[d][2], Лилль[2], Льеж[3][4], Роттердам, Торино[2], Кьото, Тунис (шәһәр), Турку, Нойкёльн[d], Клуж-Напока[5][6], Тел-Әвив, Барселона, Пекин, Сәләник, Корк, Коринто[d], Индианаполис, Волгоград[7][8], Трептов-Көпеник[d], Катовитсе, Бәйтлеһем[d], Истанбул, Рио-де-Жанейро[9] һәм Цзяоцзо[d]

Географик белешмә үзгәртү

Көлн шәһәре Алманиянең иң зур елгасы — Рейн түбән агымында ярларында утыра. «Рейн» атамасы «чиста» дигәнне аңлата. Әмма, кызганычка каршы, бу бөек елга нык пычранган хәлдә. Аңа шулкадәр күп пычрак сулар аккан, хәтта Рейн Европаның иң пычранган елгасы дип танылды.

Көлннән көнчыгышта Таулы як (Bergisches Land) һәм Зауэрләнд урнашканнар, көнбатыш тарафта Вилле милли паркы, көньяк-көнбатышта – Эйфель түбәләре, көньяк-көнчыгышта – Рейн сланец таулары. Шәһәрнең иң биек ноктасы (Көнигсфорст ) – диңгез кимленнән 118 м биек, иң түбән җир – Вөрринген бухтасы – 37 м. 2010 елда Көлндә халык саны нәк 1 млн (1 000 298) кеше тәшкил иткән. Көлннең үз юлдашчы-шәһәрчекләре бар: Дормаген, Леверкузен, Бергиш-Гладбах, Тройсдорф, Хүрт, Брүл һәм Пүлхайм. Агломерация белән бергә халык саны 2,1 кешегә җитә.

Тарихи белешмә үзгәртү

Көлн шәһәре бай тарихка ия. 5000 ел элек биредә борынгы кельтлар кала ясаган. Б.э. кадәр 38 елда Марк Агриппа – Рим хәрбие Оппидум Убиориум исеме белән ныгытылган торак пункт нигезли. Көлн Түбән Алмания вилаятенең башкаласы игълан ителә. 100 ел узуга биредә инде 100 мең кеше яши. Шәһәр аланнар, вандаллар һәм сакслар һөҗүменә уңышлы тора ала. 310 елда биредә Рейн аша беренче, һәм XIX гасырга кадәр бердәнбер күпер салына. 454 елны шәһәрне франклар яулап алганнар. 1942 елны британ һава көчләре шәһәрне һөҗүм итә.

Милли тәшкиләте үзгәртү

Көлн милли яктан чуар шәһәр. Күпчелекне алманнар тәшкил итә (82,6%). Калганнар — төрле илләрдән күчеп килүчеләр. Иммигрантларның иң зур групплары — төрекләр (6,6%), итальяннар (2%), Югославия халыклары (1,56%), СССР халыклары (0,97%). Шәһәрнең төп халкы алман теленең көнбатыш франк (рейн) диалектының бер төрендә (көлш) сөйләшә. Көлш сөйләшенең типик үзенчәлекләре: G авазының J-га алышынуы, сүз ахыры аваз һәм иҗекләрнең «йотылуы», шулай ук урынчалыкка гына хас сүзләр һәм гыйбарәләр.

Көлннең урта гасыр корылмалары үзгәртү

Эчке торышы үзгәртү

1. Эчке шәһәр
2. Роденкирхен
3. Линденталь
4. Эренфельд
5. Ниппес
 
6. Хорвайлер
7. Порц
8. Кальк
9. Мүлһайм

Көлн панорамалары үзгәртү

Көлндә көз
Рейнның аргы ягыннан ике шәһәргә күренеш
Көлн үзәге (Зур Мартин чиркәве, Үзәк филармония, рәтүш һ.б.)
Үзәк шәһәрнең Дойц күпереннән күренеш)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү