Борынгы́ Рим (Рум) (лат. Roma antiqua) – Борынгы дөньяның иң алдынгы цивилизацияләрнең берсе. Үз исемен башкаласы (Roma) буенча алган (Үз чиратында ул легендар нигезчесеРомул[3]хөрмәтенә аталган).

Борынгы Рим
Нигезләнү датасы БЭК 753
Сурәт
Рәсми исем Res publica Populi Romani һәм Imperium Romanum
Демоним római, romano, romana, romanos, romanas, Romain, Romaine, Rimljan һәм Rimljanka
Дөнья кисәге Европа, Африка, Азия һәм Афро-Ауразия
Башкала Рим[d]
Барлыкка килү урыны Аппенин ярымутравы
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Урта диңгез
Рәсми бәйрәм Сатурналияләр[d]
Халык саны 50 000 000 (II гасыр)
Нәрсә белән чиктәш Фарсы империясе[d]
Киләсе Средневековый Рим[d]
Башлану вакыты БЭК 753
Эра антик дөнья[d]
Кайда өйрәнелә Борынгы дөнья тарихы[d]
Гамәлдән чыгу датасы 476[1][2]
Харита сурәте
Нинди вики-проектка керә Проект:Борынгы Рим[d]
Феноменның икътисады Борынгы Рим икътисады[d]
Карта
 Борынгы Рим Викиҗыентыкта

Рим һәм аның контроле астында булган җирләр      Рим Җөмһүрияте      Рим империясе      Көнбатыш Рим империясе      Көнчыгыш Рим империясе
Борынгы Рим тарихы

Империя
Рим императорлары
Принципат


Доминат
Көнбатыш Рим империясе

Портал

Рим үзәге Капитолий, Палатин һәм Квиринал белән чикләнгән тигезлектә урнашты.

Борынгы Рим цивилизациясе төзелүенә зур йогынтыны этрусклар һәм борынгы греклар мәдәнияте ясаган. Иң көчле дәвергә Борынгы Рим безнең эрага кадәр II гасырда җитте. Ул чакта аның контроле астында хәзерге төньякта урнашкан Шотландиядән көньякта урнашкан Эфиопиягә кадәр, көнчыгыштагы Әрмәнстаннан көнбатыштагы Португалиягә кадәр җирләре ләккән.

Бүгенге дөньяга Борынгы Рим рим хокукын, кайбер архитектура формаларын, әдәбиятны, сәнгатьне һәм күп башка яңалыкларны бүләк итте. Христианлык дин буларак Рим империясе территориясендә туды. Борынгы Рим дәүләтнең рәсми теле латин теле булды.

Борынгы Рим тарихын җәмгыятнең социаль-сәяси хәләтен күрсәткән идарә итү формалары буенча әлеге чорларга бүлеп була:

  • Патшалар чоры (754/753 – 510/509 еллар б. э. к.).
  • Җөмһүрият (510/509 – 30/27 еллар б. э. к.).
    • Иртә Рим Җөмһүрияте (509–265 еллар б. э. к.)
    • Соң Рим Җөмһүрияте (264-27 еллар б. э. к.)
  • Империя (30/27 еллар б. э. к. – 476)
 
Борынгы Рим харитасы

Патшалар чорында Рим кечкенә дәүләт булган, ул фәкать Лаций (Латиннар кабиләсе яшәгән провинция) территориясенең бер өлешен алган иде. Иртә Җөмһүрият чорында күпсанлы сугышлардан соң Рим үз җирләрен зурайтты. Пирр сугышыннан соң Рим контроле Аппенин ярымутравына таралды. Италияне яулап алганнан соң Рим Урта диңгез ярында көчле һәм зур мөмләкәткә әверелде. Шул факт якын арада аны Картаҗ (финикийлар тарафыннан нигезләнгән эре дәүләт) белән сугышка алып килде. Өч Пуник сугышлар нәтиҗәсендә Картаҗ юкка чыгарылды, ә Рим исә экспансияне Көнчыгышка дәвам итте. Бу чорларда Рим Иллирия, Греция, соңарак Кече Азия һәм Сүрияне яулап ала. I гасырда (б. э. к.) Римда күп граждан сугышлары үтә. Аларның җиңүчесе Октавиан Август принципат системасы нигезләрен формалаштыра һәм Юлий-Клавдийлар нәселен нигезли. Ләкин бу система идарәдә бер гасыр да тормый.

 
Адриан императоры вакытында Рим империясе

II гасырга Римның тыныч үсеше хас булса, III гасыр дәүләт белән идарә итү өчен күп кенә керәшәләр алып барыла. Аның нәтиҗәсе, сәяси тотрыксызлык, империянең тышкы сәясәтен катлаулаштырды. Диоклетиан тарафыннан эшләнгән доминат системасы хәлне фәкать кечкенә вакытка тынычландырды. IV гасырда империя тулысынча ике өлешкә бүленде. V гасырда Көнбатыш Рим империясе алман кабиләләрнең хөҗүменә дучар булды. Рим империясенең бетү датасы 476 елның 4 сентябре санала, ул көнне аның соңгы императоры Ромул-Августул тәхеттән алып ташланды. Көнчыгыш Рим империясе исә 1453 елга кадәр яшәде.

Дәүләт төзелеше

үзгәртү

Канун чыгару хокуклары Борынгы Римның классик чорында магистратлар, сенат һәм комицияләр арасында бүленгәннәр.

Магистратлар канун проектын (rogatio) сенатка кертә алганнар, сенатта аны караганнар. Башта сенатта 100 әгъза булды, Җөмһүрият тарихынын күпчелек вакытында аларның саны 300 тирәсе булган. Сулла сенаторлар санын ике тапкырга күбәйтте, соңрак аларның саны еш үзгәрде. Сенаттагы урынны ординар магистратурны үткәннән соң алып була иде, ләкин цензорларның махсус хокуклары бар иде: алар аерым сенатларны вазыйфалардан азат итә алганнар. Сенат һәр айның календынды, ноннарда һәм идаларда җыенган иде. Шулай ук аны гадәттән тыш хәлләр буенча җыеп була иде.

Комицияләр исә бары тик Риза (Uti Rogas – UR) һәм Каршы (Antiquo – A) тавышларын биргәннәр. Алар бәхәстә катнаша, үз тәкъдимнәрен кертә алмаганнар. Комицияләр раслаган канун проекты канун көченә ия булган. Квинт Публилий Филонннан соң кануннарны бөтен халык үтәргә тиеш иде.

Җәмгыять

үзгәртү

Кануннар

үзгәртү

Рим хокукы – күп башка дәүләтләрнең хокукый системаларның нигезе.

Беренче Рим хокуклары үрнәкләре мәхкәмә эшләрендә күренә. Ә безгә җиткән беренче Рим кануннары чыганаклары исә – Рим патшалары законнары. Алардан иң мөһимнәрнең берсе – Унике таблица кануннары своды (лат. Leges duodecim tabularum), ул V гасырда (б. э. к.) ук язылган.

367 елда (б. э. к.) Цивилий Цекс әмере буенча претор вазыйфасы кертелде. Претор булган хокукый системасының тискәре якларын барлап, аларны төзәтте[4].

Римлылар социаль структурасы

үзгәртү

Үсешнең башлангыч этапында Рим җәмгыяте ике өлештән торган – патрицийлар һәм плебейлар.

Мәдәният

үзгәртү
 
Колизей

Римлылар өчен берничә генә өлкә белән мавыгу хас иде: сәясәт, хокук, тарих, сугыш һәм җир эшкәртү. Шуңа күрә Римның башлангыч мәдәнияте дә шушы өлкәләргә нигезләнә.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү