Марк Ульпий Нерва Траян яки Траян (tat. lat. Trayan, лат. Marcus Ulpius Nerva Traianus) (53-117) - Борынгы Рим императоры 98-117 елларда, гаскәр башлыгы, Антонин нәселеннән. Хәрби трибун. Траян хакимлегендә Рим империясе иң зур биләмәләренә килеп җиткән.

Марк Ульпий Нерва Траян
Marcus Ulpius Nerva Traianus
Traianus Glyptothek Munich 336.jpg
Туган телдә исем Marcus Ulpius Nerva Traianus
Туган 5 сентябрь 53(0053-09-05)
Бетика, Испания
Үлгән 8 август 117(0117-08-08) (63 яшь)
Селикус, Киликия
Үлем сәбәбе апоплексия[d][1]
Күмү урыны Колонна Траяна[d]
Ватандашлыгы Рим
Һөнәре Рим императоры
Җефет Помпея Плотина[d][2]
Балалар Адриан[d]
Ата-ана
Кардәшләр Ульпия Марциана[d][3]
Хәрби дәрәҗә legat һәм император[d]

Commons-logo.svg Марк Ульпий Нерва Траян
Marcus Ulpius Nerva Traianus
Викиҗыентыкта

Траян хакимлегендә Рим империясенең чикләре
Траян баганасы. Рим

ТарихҮзгәртү

Траян Испаниянең аксөяге нәселеннән чыккан. Император Домициан хакимлегендә Траян Өске Алманиядә хезмәт итә башлаган. Хәрби борылыш нәтиҗәсендә Домицианның алмашка килүчесе - Нерва - гаскәрдә бик популяр башлыкны - Траянны үзенең варисын итеп билгеләгән.

Траян 97 елдан Өске Алманиянең җирле башлыгы. Рейн елгасында алманнарга каршы уңышлы сугышкан.

98-117 - Рим императоры. Агрессив һөҗүмчән тышкы сәясәтен, буйсындыру сугышларын үткәргән. Аның хакимиятендә Рим империясе иң зур биләмәләренә килеп җиткән.

Дакияне һәм Аравияне буйсындыруҮзгәртү

Траян 101-102 һәм 105-106 сугышлары нәтиҗәсендә даклар җирләрен буйсындырган - Дакия провинциясенә әйләндергән, соңрак Набагей патшалыгын буйсындырган - Аравия провинциясенә әйләндергән.

Парфияне, Әрмәнстанны, Месопотамияне буйсындыруҮзгәртү

Парфия патшалыгына каршы сугыш нәтиҗәсендә 114-117 елда Траян патшалыкның башкаласын Ктесифон алган, Бөек Әрмәнияне һәм бөтен Месопотомияне Фарсы култыгына кадәр буйсындырган.

Үткәрелгән сәясәтҮзгәртү

Траян үзәкләштерү сәясәтен үткәргән, кол биләүче аксөякләрен бергә туплап ныгыткан, аларның вәкилләре санын Сенатта арттырган, провинциядә яшәгән кешеләргә Римның ватандашы хокукларын биргән.

Моны да карагызҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  • М. Грант. «Римские императоры»
  • К. Крист. «История времён римских императоров от Августа до Константина»
  • С. И. Ковалёв. «История Рима», гл. VII
  • Шадрина В. Ю. 2005: Идеологическая политика императора Траяна: ее сущность, особенности и значение: Авт. дисс… к.и.н. М.
  • Ю. А. Колосовская. Война Траяна с Даками // Рим и мир племен на Дунае I-IV вв. н.э. — М.: Наука, 2000.
  1. http://www.empereurs-romains.net/emp14.htm
  2. Любкер Ф. Plotina // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
  3. Любкер Ф. Ulpii // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.