Карфаген
Карфаген (финик. Qart Hadasht, лат. Carthago, гарәп. قرطاج, Картадж, фр. Carthage, бор. грек. Καρχηδών)— Тунис иленең башкаласы Тунис шәһәреннән 15 километр ераклыгында урнашкан борынгы шәһәр, Борынгы дөнья тарихи чорында Төньяк Африкадагы исемдәш илнең тарихи башкаласы.[2]
Карфаген | |
![]() | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Тунис[d] |
Халык саны | 21 276 |
Сәгать поясы | UTC+01:00 |
Кардәш шәһәр | Картахена[1], Экс-ан-Прованс[1], Версаль[1] һәм Сур[d][1] |
Мәйдан | 70 квадрат миль |
Почта индексы | 2016 |
Рәсми веб-сайт | commune-carthage.gov.tn |
![]() |
Карта́ж[3] — Карфаген хәрәбәләре урнашкан шәһәренең замандаш исеме. Бүгенге көндә Картаж муниципалитеты территориясендә илнең президенты резиденциясе (Президент сарае, фр. Palais présidentiel de Carthage)[4], Картаж милли музее (фр. Musée national de Carthage)[5] һәм Картаж университетының "Бизнес тармагы институты" (фр. Institut des hautes études commerciales de Carthage)[6] урнаша. Шәһәр Тунис вилаятенә керә.
ТарихҮзгәртү
Шәһәргә безнең чорга кадәр 814 елда Финикия колонистлары нигез салган. Финикиянең таркалуыннан соң Карфаген аның бар колонияләрен узенә буйсындыра һәм Урта диңгез буеның иң зур ил башкаласына әйләнә. Безнең чорга кадәр 264 елда Карфаген дәүләте белән Рим Республикасы арасында Пуник сугышлары чоры башлана. Безнең чорга кадәр 146 елда Карфагенлылар Өченче сугышны оттыргач, шәһәр Римның Африка провинциясе (лат. Africa proconsularis) составына керә. VI гасырда Рим империясе таркалгач Карфаген да төшенкелеккә килгән.
698 елда Карфаген Гарәп хәлифәлеге эченә керә.
Шулай ук карагызҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 http://www.commune-carthage.gov.tn/ar/index.php?srub=275&rub=251
- ↑ Protests in Montreal amid spiraling Tunisian unrest, Agence France Presse, Vancouver Sun (2011-01-06). 16 гыйнвар 2011 тикшерелде.
- ↑ Maps for the world
- ↑ Isabelle Mandraud et Nicolas Fauqué, « Visite guidée du palais de Carthage avec le président Marzouki », Le Monde, 22 mars 2012
- ↑ Musée de Carthage
- ↑ Carthage University Institutions
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|