Югары уку йорты
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|


Искергән истилах - дәрелфөнүн[1]. Рәсми мәгариф системасы чикләрендә урта гомуми яки урта һөнәри белем бирүче мәгариф оешмаларында өйрәнү процессын уңышлы тәмамлаган укучыларга оешкан формада гыйлем алу мөмкинлеген биргән уку йортлары югары́ уку́ йорты́ (ЮУЙ) дип атала. Бүгенге көндә аларның күбесе университет (ингл.) исемен йөртә, шулай да төрле илләрдә институт (ингл.), колледж (ингл.), академия (ингл.) һәм семинария (ингл.) исемле белем бирү оешмалары да ЮУЙ дип санала.
Югары уку йортларына БДИ кебек стандартлаштырылган имтиханнар нәтиҗәсендә кабул итәләр. Уку программасы бакалавриат һәм магистратура, актив фәнни тикшеренүләр алып барган ЮУЙларда шулай ук аспирантура һәм докторантура программалары тәкъдим ителә. Тәмамлаучыларының күбесе, белем икътисадының мәгълүмат тармагында гыйльми хезмәтчелек белән бәйле эшкә урнашып, җәмгыятьнең мәдәни капиталын үстерүгә зур өлеш кертә.
ЮУЙлар рейтинглары (ингл.) күрсәткәненчә, иң яхшы югары уку йортлары югары үсештәге илләрдә эшли, дөньядагы алдынгы ЮУЙларның күбесе[2][3][4] - АКШта урнашкан.
Зыялылар исемен йөрткән, милли яңарыш һәм мәдәни үсеш фикерләре белән янучы җәмгыяви төркем вәкилләренең күбесе югары белемле була.
ТөрләреҮзгәртү
Югары уку йортлары дәүләт карамагындагы, хосусый һәм халыкара (ингл.) була ала. Халыкара университетлар халыкара, региональ һәм хөкүмәтара оешмаларга карый, соңгылары берничә дәүләт хөкүмәтенә буйсыну сәбәпле, төрле илләрнең вәкилләре шурасы тарафыннан җитәкчелек ителә.
Югары уку йортында уку тулысынча түләүле, өлешчә түләүле яки бушлай була ала. Кайбер илләрдә бушлай укучы студентларга уку дәверендә яшәү чыгымнарын капларга ярдәм буларак өстәмә стипендияләр түләнә.
ТарихҮзгәртү
Югары уку йортларны булдыру милләтнең икътисадый һәм мәдәни үсеш дәрәҗәсе белән бәйле феномен. Кайбер илләрдә аерым ЮУЙлар иртәрәк барлыкка килсә дә, мәгърифәтчелек чорыннан соң аларны бүгенге цивилизациянең аерылгысыз өлеше дип атап була.
Бүгенге цивилизация тарихында билгеле булган иң беренче югары уку йорты статусын V гасырның беренче яртысында ачылган ике университет дәгъва кыла ала:
- Аурупадагы Византия империясендә 425-1453 еллар арасында эшләгән Константинополь университеты (ингл.), аның 31 факультеты була (бүгенге Төркия дәүләтенең Истанбул шәһәре территориясендә урнашкан);
- Азиядәге Гупта (ингл.), Харша (ингл.) һәм Пала империяләре (ингл.) дәверләрендә 1197 елга кадәр эшчәнлеген дәвам итә алган Наланда буддачылык университеты (рус) - хәрәбәләре бүгенге Һиндстанның төньягындагы Бихар провинциясендә (рус.) урнашкан, мөселман фанатиклар тарафыннан Исламны җәю өчен сугышлар барышында юк ителгән. Аның дәвамчысы буларак, 2014 уку елында Наланда халыкара университеты (ингл.) студентларга үз ишекләрен ачты.
Дөньяның иң борыңгы туктаусыз эшли торган югары уку йорты статусы өчен дәгъва кыла алган оешмалар:
- Африкадан, бүгенге МарокконыңФес (рус.) шәһәрендәге, 859 елда ачылган Аль-Карауин университеты (ингл.),
- Аурупадан, бүгенге ИталиянеңБолонья (рус.) шәһәрендәге, 1088 елда нигезләнгән Болонья университеты (ингл.).
Русия Федерациясе дәүләте тарихында:
- беренче нигезләнгән югары уку йорты - 1687 елда Мәскәүдә ачылган Славяно-греко-латинская академия (рус.),
- беренче университет 1724 елда Санкт-Петербургта ачылган Петербургская академия наук (рус.) чикләрендә оештырылган академик университет (рус.),
- иң борыңгы дәвамлы эшләүче университет - 1755 елда нигезләнгән Мәскәү университеты,
- беренче халыкара университет - 1991 елда Русия һәм Америка тарафыннан нигезләнгән 20px Мәскәү халыкара университеты (рус.).
Бүгенге Русия һәм аның элгәресе булган ССРБ һәм / Русия империясе территориясендә:
- иң борыңгы университет - Әрмәнстанның 1282-1338 елларда эшләп килгән Гладзор университеты (рус.),
- бүген дә РФ карамагында кала биргән җирләрдә иң борыңгы университет - Калининград шәһәре җирлегендә 1544-1945 еллар арасында эшләгән Кёнигсберг университеты (рус.),
- эшен бүген дә дәвам итүче иң борыңгы университет - Литва башкаласы Вильнюс шәһәрендәге Вильнюс университеты (рус.), аңа 1579 елда нигез салынган.
Укыту процессыҮзгәртү
Барлык тарихи чорларда, укучылар фәнни гыйлемдәге соңгы ачышларны үзләштерә алсын өчен, алдынгы югары уку йортларының укыту программалары тулысынча яки өлешчә замананың халыкара телендә алып барыла. Шул сәбәпле, бүгенге көндә һәр югары уку йортының уку программалары илнең дәүләт телендә һәм инглиз телендә тәкъдим ителә. Кешенең инглиз телен укуда куллана алырлык дәрәҗәдә белүен күрсәтүче TOEFL яки шуңа охшаш булган башка имтиханнарны да уңышлы үтүе таләп ителә.
Укытылган дисциплиналарыҮзгәртү
Югары уку йортларында укыту программасы дөньяның бар белем тармакларындагы һөнәрлекләр буенча камил белем үзләштерүгә юнәлгән.
Югары уку йортлары исемлегеҮзгәртү
Шулай ук карагызҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Дарелфөнүн из. Фәннәр йорты, югары уку йорты, университет. Һинди Минһаҗ шул җирләрдә дарелфөнүн саласы. (Г. Тук.) из. Университет, высшее учебное заведение. http://garap-farsy.narod.ru/da.htm
- ↑ en:Academic Ranking of World Universities(ингл.),
- ↑ en:QS World University Rankings(ингл.),
- ↑ en:Times Higher Education World University Rankings(ингл.)