Портал:Мәгариф

Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Мәгариф порталы

Мәгариф (яки белем бирү) — гади мәгънәдә, кешеләрнең бер буыннан башка буынга укыту, өйрәтү, тикшеренү юлы белән белем, сәләтләр, һәм гадәтләрне тапшыра алу өчен белем алуны оештыру формасы һәм аны белдерүче термин.[1] Гадәттә, кешенең уйлау, хис яки кылануына тәэсир итүче барлык тәҗрибәләр аркылы урын ала.

Шәхес

Әфләтүн'ның академиясе

Аристокл, кушаматы Әфләтүн/Платон («киң җилкәле»), тормыш еллары (б.э.к. 428 яки 427 — б.э.к. 348 яки 347, Афиннар) — борынгы грек фәлсәфәчесе, мәгариф тарихында, Грециядәге беренче югары уку йортын булдырган шәхес дип билгеле. Сократның укучысы, Аристотельнең укытучысы.

Афиннар җәмгыятенең югары катлау кешеләренең балалары өчен ачылган мәктәпне тәмамлый. 20 яшьтә бөек укытучысы Сократ белән очраша. Соңгысы вафат булгач, Афиннардан китеп, күп еллар дәвамында төрле илләрдә аларның галимнәре һәм гыйльми тәгълиматлары белән таныша. Афинага кайткач, академия оештыра. Укыту эшенә Әфләтүн 40 еллап гомерен бирә.

Төркемнәр

Татар дөньясы

Иж-Бубый мәдрәсәсе - Россия империясенең Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волостеның Иж-Бубый авылында 1781 елда оештырылган уку йорты. 1907 елдан башлап, мәдрәсәдә аерым фәннәр буларак гарәп, фарсы, төрек, рус һәм француз телләре, иҗтимагый, төгәл һәм гамәли фәннәр алдынгы рус һәм Европа уку йортлары дәрәҗәсендә укытыла.
Мәдрәсәнең дөньяви юл белән алга атлавы патша хөкүмәтен борчуга сала, 1911 елның гыйнварында хөкүмәткә каршы фикер таратуда һәм панисламизмда гаепләнеп, яптырыла.

Шәп мәкалә

Юнеско байрагы

ЮНЕСКО (UNESCO – United Nations Educational, Scientific and Cultural Organization) – Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы агентлыгы.

1945 елның 16 ноябрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Сан-Францискодагы конференциясендә АКШ байрагы АКШ, Бөек Британия байрагы Бөекбритания һәм ССБР байрагы ССРБ арасында мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү буенча халыкара махсус оешма булдыру турында карар кылына. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, ЮНЕСКО БМО оешмасы кысаларында тынычлыкны саклау фикерен алга сөрә.

Бүгенге көндә шушы халыкара оешмада 194 дәүләт һәм 7 хезмәткәр әгъза бар. Штаб-фатиры Парижда урнашкан.

Шәп рәсем

Балалар бакчасы - балалар өчен мәктәпкәчә белем бирүче мәгариф оешмасы. Әфганстан байрагы Әфганстан балалар бакчасындагы бүлмәсе.
Беләсезме…

Мин булыша алганым

Википедияның татар-телле бүлегендәге мәгариф мәсьәләләренә караган барлык феноменнарны билгеләү һәм алар белән бәйле вазгыятьләрне аңлату өчен кулланылган терминнарга багышланган мәкаләләрне булдыру, тулыландыру, мәгълүматны төзәтеп бару һәм структураны тәртиптә тотуга керткән өлешегез өчен рәхмәтләр яусын!

үзгәртү 

Тугандаш порталлар

Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр

Җәмгыяви фәннәр: Антропология (Археология) • География • Икътисад • Мәгариф • Тарих • Хокук • Тел белеме • Психология • Социология
Җәмгыять: Бәйрәмнәр • Генеалогия • Журналистика (Татар матбугаты) • Икътисад • Кеше хокуклары • Мәгариф (Башлангыч белем • Урта белем • Югары белем) • Фольклор • Хокук • Сәясәт • Тотрыклы үсеш • Юстиция
Хәрбият: Сугыш
Халыкара оешмалар: АСЕАН • БМО • НАТО • ОИК • ШОС

Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү