Социоло́гия (лат. socius — иҗтимагый; бор. грек. λόγος — фән) — җәмгыятне, аның системаларын һәм социаль институтларын систематик рәвештә өйрәнүче фән.
|
|
Шәхес
Огюст Конт, тулы исеме Исидо́р Мари́ Огю́ст Франсуа́ Ксавье́ Конт (фр. Isidore Marie Auguste François Xavier Comte) — француз фәлсәфәчесе, социология фәненә һәм фәлсәфи позитивизмга нигез салучы. Тормыш еллары: 19 гыйнвар 1798 - 5 сентябрь 1857 (59 яшь).
|
Төркемнәр
|
Татар дөньясы
Нариман Аитов (Тормыш: 1925, Казан - 1999, Алма-Ата) – күренекле татар галиме, Башкортостанда беренче фәлсәфә фәннәре докторы (1967), профессор, РСФСР һәм БАССР атказанган фән эшлеклесе. СССР заманындагы беренчеләрдән һәм иң зур социологик лаборатория оештыручы (1964). 1988 елдан Алма-Ата университетның (хәзер әл-Фараби милли университеты) фәлсәфә кафедрасын җитәкли. Үз шәкертләре аша ул Казакъстан җитәкчелеге белән элемтәләр урнаштыра һәм башкаланы Алматыдан Астанага күчерү хәстәрлекләренең социологик һәм икътисади нигезләмәсен үз кулына ала.
|
|