Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Хокук порталы

Хокук — кешеләр җәмгыятьнең көндәлек тормышында эшли алган һәм алмаган эшләр чикләрен билгеләүче кануннар, кагыйдәләр һәм принципларның системасы, үтәлүе җәмгыяви институтлары ярдәмендә раслана.

Кануннар хөкүмәтләр, аеруча аларның кануннар чыгаручы шуралары тарафыннан кабул ителә. Кануннарының барлыкка килүе конституция һәм анарда билгеләнгән хак һәм хокукларында нигезләнә. Хокук сәясәт, икътисад һәм җәмгыятьнең торышын күп тарафтан билгели һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә уртаклык итә.

Шәхес

'Солон' дип исемләнгән бюст (Италия байрагы Италияның Неаполь милли музее).

Солон (бор. грек. Σόλων, б.э.к. як. 638 – 558 ел) - Афиннарда яшәгән дәүләт эшлеклесе, кануннар чыгаручы, һәм шагыйрь. Аеруча үзенең Афиннарның сәяси, икътисади һәм әхлаки төшенкелеккә бирелүенә каршы көрәшү өчен кануннарны чыгаруы белән билгеле. Кыска мөддәттә, уздырылган реформалар нәтиҗә бирмәсәдә, Солон еш Борынгы Греция чорындагы Афиннар демократиясенә нигез салучы дип таныла.

Төркемнәр

Татар дөньясы

Тимурбәк Дәүләтшин (1904 ел, Уфа губернасының Җилдәр авылы - 26 май 1983, Мюнхен) — татар тарихчысы, юрист, җәмәгать эшлеклесе.

КДУ һәм МДУ юридик факультетларында укый. 1933 елда аспирантураны тәмамлый. Аннары университетларда укыта. 1941 елда сугышка китә һәм әссирлеккә эләгә. 1942 елда азат ителә һәм Берлин шәһәрендә яши башлый. «Идел-Урал» газетасын чыгарырга ярдәм итә. Сугыштан соң Алманиядә кала. Татар-Башкорт милли комитеты оештыручыларның һәм җитәкчеләрнең берсе.

Беренче татар-алман сүзлеген төзи. «Совет Татарстаны: Ленинчыл милли сәясәтнең теориясе һәм практикасы» китабын яза (1974, Лондон, рус телендә). СССРда ул китап антисоветик итеп таныла.

Шәп мәкалә

Татарстан Республикасының Дәүләт Шурасы (рус. Государственный Совет Республики Татарстан) — Татарстан Республикасы парламенты. Дәүләт Шурасы — Татарстанның даими канун чыгару органы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 5 елга сайлана. Шура 100 депутаттан тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатына намзәтлекне һәр 21 яшькә җиткән Татарстан ватандашы кыла ала.

Дәүләт Советына депутатлар бермандатлы округлар (50 кеше) һәм фиркаләр исемлеге (50 кеше) буенче сайлана. 2009 елда фиркаләр өчен киртә 7 %-ка күтәрелә.

Шәп рәсем

Икенче бөтендөнья сугышының тәмамланганнан соң уздырылган Нюрнберг процессында хөкем ителгәннәре мәхкәмә барышында
Беләсезме…

Мин булыша алганым

Википедияның татар-телле бүлегендәге хокук мәсьәләләренә караган барлык феноменнарны билгеләү һәм алар белән бәйле вазгыятьләрне аңлату өчен кулланылган терминнарга багышланган мәкаләләрне булдыру, тулыландыру, мәгълүматны төзәтеп бару һәм структураны тәртиптә тотуга керткән өлешегез өчен рәхмәтләр яусын!

үзгәртү 

Тугандаш порталлар

Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр

Җәмгыяви фәннәр: Антропология (Археология) • География • Икътисад • Мәгариф • Тарих • Хокук • Тел белеме • Психология • Социология
Җәмгыять: Бәйрәмнәр • Генеалогия • Журналистика (Татар матбугаты) • Икътисад • Кеше хокуклары • Мәгариф (Башлангыч белем • Урта белем • Югары белем) • Фольклор • Хокук • Сәясәт • Тотрыклы үсеш • Юстиция
Хәрбият: Сугыш
Халыкара оешмалар: АСЕАН • БМО • НАТО • ОИК • ШОС

Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү