Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Фәлсәфә порталы

Фәлсәфә – (бор. гр. φιλοσοφία — хикмәткә мәхәббәт: φιλέω — яратам, һәм σοφία — хикмәт, акыллылык) — иң гомуми теория, дөньяга карашның бер төре, кеше эшчәнлегенең бер формасы. Башкача әйткәндә, идеялар системасы, дөньяга караш һәм кешенең анда урынын өйрәнүче фән.

Гомумиләштереп әйткәндә, фәлсәфә – ул галәм, белем, кешенең асылын аңлауга юнәлдерелгән эшчәнлек. Борынгы грек галиме Пифагор фикеренчә, фәлсәфәнең вазифасы — хакыйкатьне эзләү.

Шәхес

Самослы Пифагор (бор. гр. Πυθαγόρας ὁ Σάμιος, лат. Pythagoras; б.э.к. 570–490 еллар) – борынгы грек фәлсәфәчесе һәм математигы. Пифагореизм дип аталучы фәлсәфә юнәлешенә нигез салучы.

Пифагорның яшәү тарихын аны һәр яктан камил хикмәт иясе һәм бөек акыл иясе буларак сурәтләүче риваятьләрдән аеруы авыр. Үз заманында Геродот аны «эллиннар арасында иң бөек акыл иясе» дип атый.

Төркемнәр

Татар дөньясы

Мансур Абдрахманов – татарлардан беренче фәлсәфә фәннәре докторы. Казан дәүләт университетында философия фәннәре докторына (профессор, 1959), университетның фәнни эшләр буенча проректорына кадәр үсә, татар телендә беренче фәлсәфә дәреслеген яза (1966), озак еллар шәһәр һәм өлкә комитетының лекторы булып тора, ССБР байрагы ССРБ фәлсәфә җәмгыятенең ТАССР бүлекчәсенең беренче җитәкчесе.

1964 елда аның нияте белән университетның социологик тикшеренүләр лабораториясе ачыла.

Шәп мәкалә

Хакыйкать – (гарәпчәдән «чынлык, турылык, дөреслек») – фәлсәфәдә чынбарлыкның реаль процессларына һәм күренешләренә туры килә торган белемнең эчтәлеге; аң белән чынбарлыкны объектив, дөрес чагылдырудан гыйбарәт; фикерләрнең, хисләрнең, теорияләрнең объектив эчтәлеге белән тиңләштерелә. Хакыйкатьне эзләп табу – димәк, әйберләрнең чынбарлыкта яшәгән рәвешләрендә, чын күренешләрендә асылларын танып белү. Ләкин хакыйкатьне танып белү процессында алынган күзаллауларга, хөкемнәргә, төзелгән теорияләргә, ягъни бары тик танып белүнең нәтиҗәсенә генә кайтып калмый, ул өзелми торган процесс та булып тора – белемсезлектән – белемгә, тулы һәм тирән булмаган белемнән тулы һәм тирән белемгә юнәлгән хәрәкәт дип күрсәтелә.

Гомумән, хакыйкать ул универсаль абстракт һәм диндә дә, фәлсәфәдә дә кулланыла торган төшенчә. Хакыйкатькә каршы төшенчә булып, ялган тора.

Рәсемдә: Көзгене һәм еланны тотып торучы "Хакыйкать" (1896).

Шәп рәсем

Җир Кояш системасының уртасында булуын, һәм зодиак билгеләре анын тирәсендә урнашканын күрсәтүче схема. Астрономияда, Җирнең уртада булып, Кояш, Ай, йолдызлар, һәм күз белән күренүче планеталарның анын тирәсендә әйләнүен белдерүче теорияне галәмнең геоцентрик моделе дип атыйлар. Аристотель, Птолемей һәм Грек фәлсәфәчеләрнең күбесе бу модельне кабул иткәннәр иде.
Мәкаләләр

Беләсезме…

Мин булыша алганым

Википедияның татар-телле бүлегендәге фәлсәфә мәсьәләләренә караган барлык феноменнарны билгеләү һәм алар белән бәйле вазгыятьләрне аңлату өчен кулланылган терминнарга багышланган мәкаләләрне булдыру, тулыландыру, мәгълүматны төзәтеп бару һәм структураны тәртиптә тотуга керткән өлешегез өчен рәхмәтләр яусын!

үзгәртү 

Тугандаш порталлар

Фәлсәфә

Фәлсәфә бүлекләре: Җәмгыяви һәм сәяси фәлсәфә (Фикерләү) • Мантыйк • Метафизика • Мий һәм акыл • Фән фәлсәфәсе • Эпистемология • Эстетика • Этика

Фәлсәфәләр һәм идеологияләр: Анархизм • Даосизм • Коммунизм • Консерватизм • Конфуцийчылык • (Либерализм) • Либертарианчылык • Социализм • Фашизм • Хайваннар хокуклары • Экзистенциализм


Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү