Мансур Абдрахманов

Мансур Абдрахманов – татар фәлсәфәчесе һәм җәмәгать эшлеклесе. Фәлсәфә фәннәре докторы, профессор (1959).

Мансур Абдрахманов
Туган телдә исем Мансур Ибраһим улы Абдрахманов
Туган 31 гыйнвар 1912(1912-01-31)
Казан
Үлгән 25 декабрь 1972(1972-12-25) (60 яшь)
Казан
Яшәгән урын Достоевски урамы[1]
Милләт татар
Һөнәре фәлсәфәче-галим
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Мансур Ибраһим улы 1912 елның 31 гыйнварында Казан шәһәрендә туган. Бик яшьли әтисез кала. Әтиләре Ибраһим ага Беренче бөтендөнья сугышына китә һәм озакламый һәлак була. Ул киткәндә Мансурга әле 2 генә яшь була. 1921 ел Мансур һәм энесе Мәсгут өчен тагын зур кайгы-югалту алып килә. Авырулар һәм тамак туйганчы ашарга булмау аларның әниләре Рабига апаны да якты дөньядан алып китә.

Малайларны әниләре ягыннан туган тиешле Фатыйма апа тәрбиягә ала. Мансур Яңа бистәдә – башлангыч мәктәптә, 1924-1930 елларда шәһәр үзәгендәге В.И. Ленин исемендәге 4 нче санлы мәктәбендә белем ала. 1930 елда 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, ТАССР мәгариф халык комиссариаты һәм ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты аны авылга “Культармеец” итеп җибәрә. Беренче Май районы халык мәгарифе бүлеге Мансурны Яңа Ибрай авылы мәктәбенә (ул чорда Беренче Май районы составында) укытучы итеп җибәрә. Озак та үтми ул шушы мәктәпнең директоры итеп билгеләнә.

1930-1934 елларда Яңа Ибрайдагы тирән үзгәрешләргә Мансур Абдрахманов үзенең зур өлешен кертә, ул авылның икътисади, социаль һәм мәдәни тормышы үсешенә кагылышлы бик күп эшләрнең инициаторы һәм башлап йөрүчесе була.

Казан юлламасының срогы 1 еллык кына була. Әмма Мансур авылны, аның кешеләрен шул хәтле ярата, үз чиратында Чәтрәнлеләр да аны үз итәләр, аның белән белән горурланалар. Юллама сроклары онытыла – Мансур үзенең язмышын гомерлеккә Яңа Ибрай белән бәйли. Ул авылның өлкән укытучысы Мәхмүт Әдһәмовның кызы, укытучы Зәйнәп белән гаилә кора.

1934 елда аны Чирмешәнгә мәгариф бүлегенә инспектор итеп эшкә күчерәләр. Шул ук елда армия сафларына алалар. Хезмәт итеп кайтканнан соң 1936 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетына укырга керә. Сталин исемендәге стипендия алып укый. Институтны бик яхшы билгеләренә тәмамлый, кызыл диплом иясе була.

1939 елның кышында үз теләге белән хәрби хезмәткә киткән Мансур Абдрахманов фин сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнаша. Ике сугыш арасында институтны тәмамлый. 1943 елның 6 июлендә Курск дугасындагы дәһшәтле бәрелешләрдә сержант Абдрахманов каты яралана, озак вакыт хәрби госпитальләрдә үлем белән көрәшә. Бер аяк бот төбеннән ук ампутацияләнгән, икенче аягы һәм биле дә бик нык җәрәхәтләнгән.

1944 елдан Мансур Ибраһим улы Казан дәүләт университетында. Ул анда гади укытучыдан философия фәннәре докторына, тарих-филология факультеты деканыннан университетның фәнни эшләр буенча проректорына кадәр үсә. Мансур Ибраһим улы — татарлардан беренче фәлсәфә фәннәре докторы.

Кафедра мөдире һәм проректор булып эшләгәндә Татарстан гуманитар фәненә искиткеч зур тәэсир ясаган. Ул татар телендә беренче фәлсәфә дәреслеген яза (1966). 1964 елда аның нияте белән университетның социологик тикшеренүләр лабораториясе ачыла. Ул озак еллар шәһәр һәм өлкә комитетының лекторы булып тора, СССР фәлсәфә җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсенең беренче җитәкчесе.

Мансур Абдрахманов 1950-1970 елларда республикабызның тәҗрибәле, абруйлы җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Ул күп тапкырлар Казан шәһәре Бауман районы Советы, 6-7 чакырылышларда Казан шәһәр Советы депутаты, 1963-1971 елларда ТАССР Югары Советы депутаты һәм Югары Советның рәисе булып сайлана, КПССның XXIV съезды делегаты була.

1972 елның декабрендә Мансур Абдрахманов мәңгелек йортка күчте, татар зиратына җирләнде.

Хәтер үзгәртү

Мансур Ибраһим улының исемен һәм эшләрен мәңгеләштерү йөзеннән 1974 елдан Яңа Ибрай мәктәбе (хәзер гимназия) аның исемен йөртә, мәктәп диварына аның истәлегенә мемориаль такта куелган. Мәктәпнең “Туган як” музеенда Мансур Абдрахмановка багышланган зур бүлек бар.

Чыганаклар үзгәртү

  1. М. Даутов Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1969.