1934 ел
1934 (бер мең тугыз йөз утыз дүртенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча дүшәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1934 елы, II меңьеллыкның 934 елы, XX гасырның 34 елы, XX гасырның 4 унъеллыгының 4 елы, 1930 елларның 5 елы. 1934 елдан бирле 90 ел үтте.
Еллар |
---|
1930 · 1931 · 1932 · 1933 — 1934 — 1935 · 1936 · 1937 · 1938 |
Унъеллык |
1910-еллар · 1920-еллар — 1930-еллар — 1940-еллар · 1950-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
Вакыйгалар
үзгәртү- 30 март — Мурманскта беренче тапкыр Котып олимпиадасы үткәрелә.
- 16 апрель — ССРБ-да Советлар Союзы Каһарманы исеме оештырыла.
- 30 апрель — Австриядә яңа Конституция кабул ителә.
- 24 июнь — Украина башкаласы Харьковтан Киевка күчерелә.
- 25 июль — Татарстан язучылар берлеге оештырыла.
- 12 сентябрь — Латвия, Литва һәм Эстония сәяси берлеге төзелде.
- 18 сентябрь — ССРБ Милләтләр Лигасы составына керә.
- 20 декабрь — Мордва автономияле өлкәсе Мордва АССР-ы статусын ала.
- 28 декабрь — Удмурт автономияле өлкәсе Удмурт АССР-ы статусын ала.
Туулар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1934 елда туганнар
- 15 гыйнвар — Әмир Абдразаков, кинорежиссёр, Салават Юлаев премиясе лауреаты (2006).
- 25 гыйнвар — Зәки Мәхмүтов, җыырчы, БАССР халык, РСФСР атказанган артисты.
- 9 март — Юрий Гагарин, космонавт, Советлар Союзы герое, космоска очкан беренче кеше.
- 30 март — Евгений Четвергов (Нуянь Видяз), совет галиме-агроном, эрзя язучысы, «Эрзянь мастор» гәзитенең баш мөхәррире.
- 29 май — Радик Сибәгатов, күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы, Башкортстан татарларының милли–мәдәни хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе.
- 31 май — Миркасыйм Госманов, күренекле татар язучысы, әдәбият белгече һәм тарихчы-галим.
- 16 июль — Чыңгыз Мусин, шагыйрь.
- 16 август — Пьер Ришар, француз актеры.
- 5 август — Фәрваз Миңнуллин, тәрҗемәче, әдәби тәнкыйтьче.
- 21 август — Геннадий Айги, чуаш шагыйре.
- 25 сентябрь — Рахмай Хисмәтуллин, татар язучысы, шагыйрь, драматург, журналист.
- 31 октябрь — Ренат Мөслимов, геолог, КФУ профессоры.
- 5 ноябрь — Кира Моратова, совет һәм украин кино режиссеры.
- 7 ноябрь — Марсель Сәлимҗанов, мәшһүр татар режиссеры, ССРБ-ның халык артисты, РФ-ның һәм ТАССР-ның атказанган сәнгать хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премия лауреаты.
- 3 декабрь — Нина Дорошина, РФ кино һәм театр актрисасы.
Вафатлар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1934 елда вафатлар
- Әхмәтгәрәй Хәсәни, татар, тәрҗемәче, меценат.
- 28 октябрь — Мәҗит Гафури, татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы, күренекле шагыйрь һәм язучы, Башкортстанның халык шагыйре.