Миркасыйм Госманов

Тарихчы-галим

Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов (1934 елның 31 мае, Кытай, Голҗа2010 елның 11 октябре, РФ, ТР, Казан) — күренекле татар язучысы, әдәбият белгече һәм тарихчы-галим, академик. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы киңәшчесе. 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.

Миркасыйм Госманов
Туган телдә исем Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов
Туган 31 май 1934(1934-05-31)
Көнбатыш Кытай, Шеңҗан провинциясе Или өлкәсендәге Голҗа шәһәре
Үлгән 11 октябрь 2010(2010-10-11) (76 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре галим, тарихчы
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Бүләк һәм премияләре Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе (2012)
Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе (1984)
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

 Миркасыйм Госманов Викиҗыентыкта

Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе (1984), Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2012, вафатыннан соң).

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Миркасыйм Госманов 1934 елның 31 маенда Көнбатыш Кытайның Синьцзянь провинциясе Или өлкәсендәге Голҗа шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Аның бабалары чыгышлары белән Казан арты төбәгеннән булганнар.

Миркасыйм башта Голҗа шәһәренең Татар мәдәни-агарту оешмасы карамагындагы сигезьеллык татар мәктәбендә дүрт сыйныфлы башлангыч белем ала, аннары рус мәктәбендә укый.

1955 елны Госмановлар гаиләсе СССРга кайта — башта Казакстанның Талды Курган өлкәсендәге Сары Үзәк совхозында яшиләр, аннары шул ук өлкәдәге Кирово бистәсенә күчәләр.

1958-1963 елларда М. Госманов Казан дәүләт университетының башта татар филологиясе бүлегендә, аннары, өченче курстан башлап, тарих бүлегендә укый һәм шунда ук СССР тарихы кафедрасында эшкә кала. Башта гади укытучы булып эшләсә, 1983 елдан — кафедра мөдире, 1985 елдан — университет проректоры итеп билгеләнә. Тарих фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала (1979).

Аның беренче әдәби язмалары студент елларында ук матбугатта күренә башлый. 1962 елда М. Госманов тәрҗемәсендә Чыңгыз Айтматовның "Җәмилә" повесте басылып чыга. Шул ук елларда, үсмер чагындагы истәлекләренә таянып, ул Тянь-Шань тауларының үзенчәлекле табигате, киек-җәнлекләре, аучылык хезмәте турында балалар өчен аҗаралы хикәяләр циклын яза ("Киек сукмакларында", 1966). 1972 елда кыргыз язучысы Касыйм Каимовның «Тау чишмәсе» хикәясен татарчага тәрҗемә иткән[1].

Җитмешенче еллардан башлап язучы-галим, укучы яшьләр арасында тарих фәнен киңрәк пропагандалау максаты белән, фәнни-популяр жанрга мөрәҗәгать итеп, "Серле балбал", "Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт" исемле китапларын бастыра.

1963 елдан башлап ул борынгы кулъязмаларны җыю буенча илнең төрле почмакларына археографик экспедицияләр оештыра башлый һәм әлеге хезмәт 1983 елда "Каурый каләм эзеннән" исеме белән басылып чыга.

Аның иҗат эшчәнлегендәге тагы бер тармак — татар әдәбиятының, гомумән, мәдәнияты һәм иҗтимагый фикер үсешенең үткәндәге тарихын өйрәнү. Миркасыйм Госманов татар әдәбияты классикларының әсәрләрен басмага әзерләү эшенә якыннан катнаша: Мифтахетдин Акмулла, Кол Гали һәм Габделрәхим Утыз-Имәни әсәрләре басмасының мөхәррире була.

Тарих фәнен өйрәнү һәм укыту өлкәсендәге хезмәтләре өчен М. Госмановка 1984 елда Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.

Галим 2010 елның 11 октябрендә Казан шәһәрендә вафат булды. Миркасыйм Госманов белән хушлашу 12 октябрь көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында үтте. Ул Казанның Иске татар зиратында җирләнде.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Касыйм Каимов. // Кыргыз хикәяләре (Кыргыз аңгемелери) (Китапны төзеде Хава Хөсәенова). К.: ТКН, 1972, 100нче бит
  2. Татарстан Республикасы Президентының 23.11.2012 «Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре бирү турында» Указы

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү