11 октябрь
11 октябрь — Милади тәкъвимендә унынчы айның унберенче көне. Ел ахырына 81 көн кала.
← октябрь → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | 2 | 3 | ||||
4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 |
11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 |
18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 |
25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
2021 ел |
Дөнья тарихында бу көн:
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгаларҮзгәртү
ХалыкараҮзгәртү
- БМО — Халыкара кыз бала көне (ингл. International Day of the Girl Child, рус. Международный день девочек).[1].
МиллиҮзгәртү
Фашист оккупантларга каршы баш күтәрүчеләрнең кабере, Прилеп, Македония.
- АКШ — Генерал Пуласкины искә алу көне (ингл. General Pulaski Memorial Day).
- Боливия — Хатын-кызлар көне (исп. Día de la Mujer nacional, ингл. Day of Bolivian Women).
- Македония — Баш күтәрү көне (мак. Ден на востанието на Македонија).
- Панама — инкыйлаб көне.
Һөнәри, җәмгыяви һәм өлкә бәйрәмнәреҮзгәртү
"Шкафта качма, ачыкка чык!" Сексуаль азчылыкларның гей-парады постеры, Аргентина.
- Сексуаль азчылыклар (en) һәм аларны яклаучылар (en) - Үз сексуаль кемлегеннән качмыйча яшәү көне (ингл. National Coming Out Day).
- Русия Федерациясе/ Башкортстан — Республика көне (баш. Республика көнө, рус. День Республики).
ВакыйгаларҮзгәртү
- 1138 — тарихта ин көчлеләрдән саналган бүгенге көнне Сүрия дәүләтенә кергән حلب Хәлеб шәһәрендә урын алган җир тетрәү 230 мең кеше гомерен өзә.
- 1899 — Трансвааль җөмһүрияте (урысча) һәм Ирекле әфлисүн җөмһүрияте (урысча) Бөекбританиябелән килешә алмаулары нәтиҗәсендә Икенче инглиз-бур сугышын башлыйлар.
- 1944 — Тыва халык җөмһүрияте (урысча) ССРБ составына керә.
- 1984 — ачык космоска беренче американ хатын-астронавт — Кәтрин Салливэн — чыга.
- 1994 — долларга караганда сумның кинәт төшүе.
ТууларҮзгәртү
Шулай ук карагыз: Төркем:11 октябрь көнне туганнар
- 1738 — Артур Филлип (Arthur Phillip) инглиз адмиралы, беренче Австралия губернаторы.
- 1936 — Закир Батраев, нәкышче рәссам.
- 1960 — Венера Шакирова, Камал театры актрисасы.
- 1962 — Габделфәт Сафин, татар җырчысы.
- 1980 — Рамил Гайзатуллин, табиб, оешма җитәкчесе.
ВафатларҮзгәртү
Шулай ук карагыз: Төркем:11 октябрь көнне вафатлар
- 1889 — Джеймс Прескотт Джоуль, инглиз физика галиме.
- 1984 — Фуат Вәлиев, тарихчы.
- 1992 — Васил Маликов, рәссам, сынчы.
- 1994 — Якуп Колмый, башкорт язучысы, журналист.
- 2006 — Азат Аббасов, татар опера җырчысы (тенор).
- 2006 — Нәбилә Вәлитова, балет артисты, мөгаллим, балетмейстер.
- 2010 — Миркасыйм Госманов, татар галиме, язучы, тарихчы.
- 2018 — Рифгать Әхмәтҗанов, тел белгече.