Галина Константиновна Софьина (1942 елның 7 марты, Казан2019 елның 11 октябре) — биш төр ярышта чыгыш ясаган совет җиңел атлеты, тренер. 1968 елгы җәйге Олимпия уеннарында катнашучы.

Галина Софьина
Туган 7 март 1942(1942-03-07)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 11 октябрь 2019(2019-10-11) (77 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре спортчы
Балалар Софьин, Павел Асланбекович[d]

Томыш юлы үзгәртү

Галина Софьина 1942 елның 7 мартында Казанда туа.

Мәскәү өлкәсенең «Спартак» өчен җиңел атлетика ярышларында чыгыш ясаган. 1962 елда эстафета йөгереше буенча ССРБ чемпионатының бакыр медален яулый. Шулай ук А. Тютикова, Анна Зимина һәм Римма Пархоменко кергән Россия «Спартагы» командасы 4х200 метр эстафетада 1 минут 40,2 секунд нәтиҗә белән 3 нче урынны яулый.

1968 елда биш төр ярышта җиңел атлетика буенча ССРБ чемпионы була, 5038 очко җыеп, ил рекордын куя[1][2].

1968 елда Мехикода узган җәйге Олимпия уеннарында ССРБ җыелма командасы составына керә. 3828 очко җыя һәм алтын медаль яулаган Алманиянең Ингрид Беккердан 1270 очко калышып, биш төр ярышта 28 урынны ала. Софьина программаның соңгы төрендә — 200 метрга йөгерүдә нәтиҗәсез кала[3].

ССРБ спорт мастеры.

Чыгышларны тәмамлагач тренер булып эшләгән. «Спартак» спорт җәмгыятенең Үзәк Советының өлкән тренеры була[4], Жуковскийда һәм Люберцыда спорт мәктәпләрендә эшләгән[5].

2019 елның 11 октябрендә вафат була. Яңа Люберец зиратына җирләнгән.

Гаилә үзгәртү

Улы — Павел Софьин (1981)[6], җиңел атлетчы (ядрә ыргытучы), әнисе җитәкчелегендә шөгыльләнгән. 2004 һәм 2008 елгы җәйге Олимпия уеннарында катнашучы, 2006 елгы Бинада дөнья чемпионатының бакыр призёры.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Olympedia – Galina Sofina. www.olympedia.org.
  2. Софьина Галина Константиновна | Спорт-страна.ру.
  3. Olympedia – Pentathlon, Women. www.olympedia.org.
  4. Павел Софьин: Хочется тренировать наших. Люберецкая газета (2013-10-25).
  5. Скончалась известная подмосковная легкоатлетка и тренер. Подмосковье сегодня.
  6. Olympedia – Pavel Sofyin. www.olympedia.org.