1942 ел
1942 (бер мең тугыз йөз кырык икенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча пәнҗешәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1942 елы, II меңьеллыкның 942 елы, XX гасырның 42 елы, XX гасырның 5 унъеллыгының 2 елы, 1940 елларның 3 елы. 1942 елдан бирле 82 ел үтте.
Еллар |
---|
1938 · 1939 · 1940 · 1941 — 1942 — 1943 · 1944 · 1945 · 1946 |
Унъеллык |
1920-еллар · 1930-еллар — 1940-еллар — 1950-еллар · 1960-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
Вакыйгалар
үзгәртү- 25 гыйнвар — Икенче бөтендөнья сугышы: Таиланд АКШ һәм Бөекбританиягә каршы сугышка керә.
- 24 февраль — беренче тапкыр эфирга «Америка тавышы» радиостанциясе чыкты.
- 15 май — Уфада ислам руханилары корылтае башлана.
- 30 май — Икенче бөтендөнья сугышы: британ һава көчләре Кельн шәһәренә һөҗүм итә.
- 9 август — британнар Маһатма Гандины кулга алалар.
- 23 октябрь — Икенче бөтендөнья сугышы барышында Мисырда инглиз һәм алман гаскәрләре арасында сугыш башлана.
Туулар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1942 елда туганнар
- 1 гыйнвар — Иршад Гафаров, тарихчы-галим.
- 3 гыйнвар — Разим Вәлиуллин, татар язучысы, композитор.
- 5 гыйнвар — Ренат Насыйров, татар рәссамы.
- 10 гыйнвар — Илгиз Кәримов, журналист, публицист, тәрҗемәче.
- 17 гыйнвар — Мөхәммәт Али (Кассиус Клей), мәшһүр Америка боксеры.
- 20 гыйнвар — Рәфкать Гомәров, баянчы.
- 18 февраль — Рәфкат Кәрамиев, язучы.
- 25 февраль — Роберт Әбделмәмбатов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
- 28 март — Мидхәт Әбделмәнов, татар шагыйре.
- 7 апрель — Фәридә Шакирова, журналист.
- 22 апрель — Илфак Абдуллин, галим.
- 1 май — Эльер Ишмухамедов, үзбәк режиссёры.
- 18 июнь — Пол Маккартни, «Битлз» музыкаль төркеме катнашучысы.
- 5 август — Илгизәр Миргалимов, дирижер, КДМИ профессоры.
- 20 август — Равил Вәли, татар язучысы, журналист.
- 21 август — Газиз Кашапов, татар язучысы.
- 3 сентябрь — Константин Васильев, рәссам.
- 20 сентябрь — Камил Вәлиев, Әлмәт театрының сәнгать җитәкчесе.
- 13 октябрь — Нурия Ирсаева, драма актеры, С. Юлаев премиясе лауреаты (1981).
- 14 ноябрь — Наталия Гутман, виолончелист, ССРБ халык артисты (1991).
Вафатлар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1942 елда вафатлар
- 5 гыйнвар — Гыйльметдин Шәрәф, җәмәгать эшлеклесе, язучы, нашир.
- 8 гыйнвар — Солтан Габәши, татар композиторы.
- 14 гыйнвар — Хәбибрахман Зәбири, күренекле татар мәгърифәтчесе, матбугатчы, дәреслекләр авторы.
- 21 гыйнвар — Галләметдин Ханисламов, дин эшлеклесе һәм журналист.
- 31 гыйнвар — Мирзаҗан Байкиев, беренче татар скульпторы һәм рәссам-реставратор.
- 29 март — Имай Насыйри, татар журналисты, язучы.
- 30 март — Вәдүт Мифтах, татар шагыйре.
- 25 май — Зәки Котлин, генерал-майор.
- 15 июнь — Вера Фигнер, инкыйлабчы-террорчы, язучы.
- 28 июнь — Янка Купала, Беларус совет шагыйре, драматург, публицист.
- 17 июль — Сабир Шәрипов (Дәүләтшин), инкыйлабчы, язучы.
- 26 июль — Роберто Арльт, аргентин язучысы.
- 6 август — Януш Корчак, язучы, табиб.
- 15 август — Борһан Мансуров, инкыйлабчы, дәүләт эшлеклесе, мөхәррир, Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) беренче рәисе.
- 14 сентябрь — Николай Столбов, Советлар Берлеге каһарманы.
- 4 октябрь — Касыйм Вахит, татар шагыйре.
- 26 октябрь — Низам Карипов, язучы, драматург.
- 1 ноябрь — Ефрем Еллиев, чуаш язучысы.
- 22 декабрь — Шәриф Камал, татар язучысы.
- 31 декабрь — Ильяс Кудашев-Ашказарский, татар театрына нигез салучыларның берсе.
- Әхтәм Әминев, татар язучысы, шагыйрь. Апрель аенда һәлакъ була.