Ефрем Еллиев, Ефрем Василий улы Еллиев, чуаш. Еллиев Ефрем Васильевич (1907 елның 23 гыйнвары, Казан губернасы, Чистай өязе, Сөнчәле авылы — 1942 елның 1 ноябре, Мәскәү өлкәсе) — чуаш язучысы, чуаш теле мөгаллиме. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган. ССРБ язучылар берлегенә кабул ителгән (1962, вафатыннан соң).

Ефрем Еллиев

Е.В. Еллиев (1907-1942)
Туу датасы: 23 гыйнвар 1907(1907-01-23)
Туу урыны:
Үлем датасы: 1 ноябрь 1942(1942-11-01) (35 яшь)
Үлем урыны: Мәскәү өлкәсе
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы, укытучы
Иҗат итү еллары: 1930-1941
Юнәлеш: проза
Жанр: хикәя
Иҗат итү теле: чуаш теле

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1907 елның 23 гыйнварында Казан губернасы Чистай өязе (хәзер Аксубай районы) Сөнчәле авылында туган. Сөнчәле авылы мәктәбен, Чистай педагогика училищесын (1926) тәмамлаган. 1927-1928 елларда Мәскәү дәүләт университетында укый, авыру сәбәпле, укуын ташларга мәҗбүр була.

Сугыш башлангач, үзе теләп фронтка китә. Калинин фронтында, Мәскәү өлкәсендә сугышларда катнаша. Мәскәүне саклап, 1942 елның ноябрендә һәлак була.

1930 елларда иҗат итә башлый. Беренче хикәяләре «Сандал» журналында, «Трактор» әлманахында басылган. Әсәрләрендә күмәк хуҗалыкта яңача яшәү һәм эшләү үзенчәлекләрен яктырта. Әсәрләренә тирән психологизм, фәлсәфи тирәнлек хас. Яшерен тел (эзоп теле) белән язу, читләтеп әйтү, символлар, аллегорияләр куллану остасы буларак танылган. «Чирмешән буйларында», «Каеш дилбегәләр», «Хатын», «Сөйкемле күзләр» әсәрләре билгеле. Пьесалар, тәнкыйть мәкаләләре дә яза. «Калавсем» (тат. Хикәяләр) (1963), «Суйласа илнисем» (тат. Сайланма әсәрләр) (1973), «Хикәяләр» (1983, (рус.)) китаплары нәшер ителгән.

  • Аксубайда урамга исеме бирелгән.
  • «Пирĕн телей çавнашкал» (тат. Өлешеңә тигән көмешең) пьесасын 1992 елда М. Сеспель исемендәге Чуаш дәүләт яшь тамашачы театры (Чабаксар) сәхнәләштерә (режиссер Вячеслав Оринов)[1].

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Чуаш ТЮЗы сайты 2019 елның 7 июль көнендә архивланган.