Чабаксар (рус. Чебокса́ры, чуаш. Шупашка́р) — Pəcəйдә урнашкан шәһәр, Чуашстан Республикасының башкаласы. Иделнең уң ярында урнашкан. 1469 елдан билгеле.

Чабаксар
рус. Чебоксары
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 1469[1]
Сурәт
Рәсми исем Шупашкар
Рәсми тел чуаш теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Городской округ город Чебоксары[d], Чуаш айрат өлкәсе, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, Чабаксар өязе, Чабаксар өязе һәм Чуашстан
Административ-территориаль берәмлек Чуашстан
Сәгать поясы UTC+03:00
Хөкүмәт башлыгы Кортунов, Олег Игоревич[d]
Халык саны 489 498 (2017)[2]
Административ бүленеше Чабаксарның Ленин районы, Чабаксарның Калинин районы, Чабаксарның Мәскәү районы һәм Заволжье[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 150 метр
Кардәш шәһәр Анталия, Эгер, Санта-Клара (Куба), Красноярск һәм Пенза[3]
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены
Мәйдан 250,87 км²
Почта индексы 428000–428038
Рәсми веб-сайт gcheb.cap.ru
Коллаж
Җирле телефон коды 8352
Шәрәфле ватандашлар төркеме [d]
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Чабаксар Викиҗыентыкта

Шәһәр аша М7 Идел (Волга) һәм А119 Нократ (Вятка) автоюллар баралар. Чабаксардан Йошкар-Олага хәтле 100 км, Казанга — 158 км, Нижгарга — 240 км; Ульяновскка — 246 км, Мәскәүгә — 650 км. Чуашстанның тимер юл төененә — Канашка — 80 км.

2021 елның 21 маеннанХезмәт даны шәһәре.[4]

Атамасы үзгәртү

Шәһәр атамасына килгәндә, күпчелек тарихчы-галимнәр Чабаксар (чуаш. Шупашкар) сүзе иске чуашчадан "Яңа Сувар" дигәнне аңлата дип уйлыйлар. Ә аңа нигез салучыларны Сувар шәһәре кешеләре дип санала.

Географиясе үзгәртү

Чабаксар каласы Идел буе калкулыгында Иделнең уң ярында урнашкан. Шәһәр ярларын Чабаксар сусаклагычы юа. Каланың чикләре озынлыгы 83,3 км, шул исәптән коры җир буйлап 67 км үтсә, Идел яры буйлап 16,3 км. Каланың гомуми мәйданы 233 233 км²[5]. Сулыклар гомуми мәйданның 15,7%ын алса, урманнар мәйданы 24,8 %ны алып тора.

Климат үзгәртү

Чабаксар климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 4,7 5,0 12,4 24,0 32,5 36,2 38,6 39,9 29,7 21,4 11,4 7,0 39,9
Уртача максимум, °C −9,4 −7,4 −1,5 8,5 18,4 22,2 24,2 22,0 15,5 6,6 −1,2 −6,2 7,6
Уртача температура, °C −12,9 −10,7 −5,1 4,3 12,6 16,6 18,8 16,6 10,6 3,1 −3,4 −9,1 3,5
Уртача минимум, °C −16,4 −14,1 −8,5 0,4 7,7 11,9 14,4 12,4 7,2 0,8 −5,8 −12,2 −0,2
Абсолют минимум, °C −39 −33 −27 −16,9 −2 1,0 6,2 3,6 −2,5 −11,9 −25,9 −44,3 −44,3
Явым-төшем нормасы, мм 29 19 25 33 37 60 65 52 51 51 43 34 499

Тарих үзгәртү

Беренче тапкыр 1469 елда Чебоксар исеме астында телгә алына.

1555 елданМәскәү дәүләтенең крепосте. 17—18 гасырларларда — Идел буеның мәшһүр сәүдә үзәге (тоз, икмәк, җәнлек мехы, күн чималы, бал, һ.б).

1708 елданКазан губернасы составында, 1719 елдан — аның Зөя провинциясе составында, 1781 елдан — Казан наместниклыгының (1796 елданКазан губернасының) Чабаксар өязе үзәге. 1722 елда шәһәрдә Пётр I, 1767 елдаЕкатерина II, 1798 елдаПавел I булганнар.[6]

1856 елда Чабаксарда 11 чиркәү, 836 йорт һәм 28 лавка (кибет) булган.

1920 елданЧуаш автономияле өлкәсе, 1925 елданЧуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы башкаласы. 1992 елдан Чуашстан Республикасының башкаласы булып тора.

XX гасыр эчендә шәһәр составына 25 авыл һәм штб кертелгәннәр, XXI гасырда шәһәр эченә биш Идел аръягындагы авыл кертелгән.

Халкы үзгәртү

Халык исәбе 447 929 кеше (2010).

Төп халкы булып чуашлар (62,4 процент, 2002) һәм руслар (33,3 процент) тора.

Ел Халкы саны
1625 458
1646 661
1723 1924
1795 4687
1879 4498
Ел Халкы саны
1897 5500
1913 5673
1926 22400
1940 40000
1949 59900
Ел Халкы саны
1959 104 000
1970 219 600
1980 339 100
1985 404 800
1986 414 000
Ел Халкы саны
1990 429 000
1995 446 700
1999 458 000
2005 442 600
2009 444 430[7]
2010 447 929[7]

Административ бүленеш үзгәртү

 

Мәгариф үзгәртү

Чабаксар шәһәрендә дүрт зур югары уку йорты урнашкан:

Бу уку йортларыннан кала шәһәрдә күп кенә башка уку йортларының филиаллары да урнашкан. Шулай ук 18 урта һөнәри уку йорты һәм мәктәпләр бар.

Мәдәният үзгәртү

Дин үзгәртү

Православие
Покров-Татиана соборы
Ислам
Болгар мәчете

Икътисады үзгәртү

Каланың икътисады нигездә алга киткән сәнәгать оешмаларыннан тора. Төп юнәлешләре булып электр,энергия җайланмалары, машина төзелеше, азык сәнәгате тора.

Үзендә җитештерелгән йөкләнгән таварлар, хезмәт күрсәтүләр һәм эшләнгән эшләр күләме зур оешмалар гына буенча 2010 елга 44,53 млрд сум тәшкил иткән.

Кардәш калалар үзгәртү

Чабаксарның биш кардәш шәһәре бар[8]:

Шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Калып:Pəcəйнең зур шәһәрләре