Чуаш дәүләт опера һәм балет театры
Чуаш дәүләт опера һәм балет театры (чуаш. Чăваш патшалăх оперăпа балет театрĕ) — Чуашстанның башкаласы Чабаксар шәһәрендә иҗат итүче, дәүләт карамагындагы сәнгать коллективы. К. Иванов исемендәге Чуаш АССР дәүләт премиясе лауреаты (1967).
1993 елда Чуаш дәүләт музыкаль театры нигезендә оештырыла. Чуашстан мәдәни тормышында зур урын тота.
- Сәнгать җитәкчесе — Дмитрий Банаев.
- Баш дирижер — Ольга Нестерова.
- Куючы режиссер — Анатолий Ильин.
- Баш рәссам — Валентин Федоров.
- Баш хормейстер — Анатолий Фишер.
- Балет труппасының сәнгать җитәкчесе — Данил Сәлимбаев.
- Директор — Андрей Попов (1985 елгы, Пермь сәнгать һәм мәдәният институтын тәмамлаган[1])
- Труппа мөдире — Константин Ефремов.
чуаш. Чăваш патшалăх оперăпа балет театрĕ | |
Театр бинасы | |
Элеккеге исемнәр | Чуаш дәүләт музыкаль театры |
---|---|
Адрес | 428018 Мәскәү проспекты, 1 Чабаксар, Чуашстан |
Нигезләнгән | 22 май 1960 |
Директор | Андрей Попов |
Рәсми сайт |
Тарих
үзгәртү- 1913 елда Сембер чуаш укытучылар мәктәбендә талиблар М. Глинканың «Иван Сусанин» операсыннан өзекләр уйныйлар.
- 1913 елда һәм 1916 елда әлеге өзекләрне Чабаксарда җирле зыялылар сәхнәләштерә.
- 1924-1926 елларда һәвәскәр артистлар А. Даргомыжскийның «Русалка», А. Рубинштейнның «Демон» операларын сәхнәгә куя.
- 1933-1934 елларда Чуаш симфоник оркестры һәм Чуаш дәүләт хоры Пётр Чайковскийның «Евгений Онегин» операсыннан өзекләр күрсәтә.
Чуаш АССРда опера һәм балет сәнгатен булдыру, һөнәри артистлар әзерләү мәсьәләсе туа.
- 1947 елда Сарытау дәүләт консерваториясе каршындагы Чуаш опера студиясе[2] соңгы мәртәбә студентлар җыя.
- 1954 елдан Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультеты чуаш талибларын кабул итә башлый.
- 1957 елдан Ленинград академия хореография училищесы укырга чуаш балаларын җыю мөмкинлеге ача.
- 1959 елның 1 июлендә Чуаш АССР министрлар шурасы карары[3] белән Чуаш драма театры һәм Чуаш дәүләт филармониясенең симфоник оркестры нигезендә Чуаш дәүләт музыкаль-драма театры ачыла. Ләкин аерым бина бирелми. Һөнәри башкаручылар җитешми. Театр каршында вокал һәм балет студиясе оештырыла. Беренче сәнгать җитәкчесе — Борис Марков, баш дирижерлар — Л. Волынский, Л. Святославский, баш балетмейстер — В. Богданов, баш рәссамнар — П. Дмитриев, В. Гунько, хормейстерлар — Е. Волкова, Л. Жирнова, Г. Максимов.
- 1960 елның 22 маенда премьера — Ф. Васильевның милли «Шывармань» операсы. Әлеге дата театрның рәсми нигезләнү датасы булып санала. Анисим Асламасның «Өзелгән вальс» операсы куела. Пётр Чайковскийның «Евгений Онегин», Сергей Рахманиновның «Алеко», Дж. Россининың «Севилья чәчтарашы», Р. Леонкаваллоның «Наяннар» (Паяцы), Имре Кальманның «Сильва», И. Дунаевскийның «Ирекле җил» (Вольный ветер) операларын кую театрның җитлегүен күрсәтә.
- 1962 ел, март Театр беренче мәртәбә Мәскәүдә Кирмәндә Б. Мокроусовның «Чапай» операсы белән чыгыш ясый.
- 1966 ел Ленинград хореография училищесын тәмамлап кайтучылар исәбенә балет труппасы төзелгәч, А. Аданның «Жизель», Ф. Шопен музыкасына «Шопениана» балетлары куела. Сәхнәгә беренче чуаш милли балеты — Ф. Васильевның «Сарпиге» балеты менә.
- 1967 ел Г. Хирбюның «Нарспи» операсы өчен К. Иванов исемендәге Чуаш АССР дәүләт премиясе бирелә.
- 1969 елда[4] музыкаль-драма театры ике мөстәкыйль оешмага бүленә: Чуаш дәүләт музыкаль театры һәм К. Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия драма театры.
- 1970-1990 елларда баш дирижерлар — В. Павлов, В. Важоров, баш режиссерлар — Б. Горбунов, Г. Спектор, балетмейстерлар — В. Тимофеев, А. Андреев, Н. Стуколкина, Р. Ибәтуллин, В. Бударин.
- 1986 елда Чуаш музыкаль театры яңа бинага күченә.
- 1989 елда Ленинградта гастрольләре уза.
- 1990 елда Мәскәүдә гастрольләре уза.
- 1993 ел Чуаш дәүләт музыкаль театры[5] Чуаш дәүләт опера һәм балет театры итеп үзгәртелә.
Репертуар
үзгәртүПремьерадан соң 160 спектакль әзерләнгән. Зур масштаблы рус һәм чит ил классикасы, чуаш композиторлары әсәрләрен кую яңа буын артистлар консерватория тәмамлап кайткач мөмкин була.
- «Патша кәләше» (Царская невеста) операсы Н. Римский-Корсаков
- «Кенәз Игорь» операсы А. Бородин
- «Риголетто» операсы Дж. Верди
- «Травиата» операсы Дж. Верди
- «Трубадур» операсы Дж. Верди
- «Кармен» операсы Ж. Бизе
- «Тоска» операсы Дж. Пуччини
- «Фауст» операсы Ш. Гуно «
- «Серальдән урлау» (Похищение из сераля) операсы В. Моцарт
- «Аккош күле» (Лебединое озеро) балеты Пётр Чайковский
- «Щелкунчик» балеты Пётр Чайковский
- «Дон Кихот» балеты Л. Минкус
- «Сеспель» операсы Анисим Асламас
- «Изге имәнлек» (Священная дубрава) операсы Анисим Асламас
- «Чакка» операсы А. Васильев
- «Арзюри» балеты Ф. Васильев
- «Шаккаткыч тегүче» (Чудесная вышивальщица) балеты В. Ходяшев
- «Угаслу» балеты А. Лоцева
Театрда узучы фестивальләр
үзгәртү- 1991 елдан М. Михайлов мсемендәге халыкара опера фестивале
- 1997 елдан халыкара балет фестивале
- 2000 елдан халыкара оперетта фестивале
- 2010 елдан М. Михайлов исемендәге халыкара яшь опера җырчылары бәйгесе
Бина
үзгәртүТеатр Чабаксар шәһәрендә Чабаксар култыгының уң ярында Мәскәү проспекты, 1 йорт адресы буенча урнашкан. 1000 тамашачыга исәпләнгән бина музыкаль театр өчен корыла (мигъмарлар Р.А. Бегунц, В.А. Тенета). Бина монументаль скульптура шәкелендә корылган. Чабаксар култыгының уңъяк яры архитектурасында үзәк бина ролен уйный. Төзелештә контраст алым кулланылган: сәхнә өлеше вертикаль өскә күтәртелгән, тамаша залы, вестибюль, фойе һәм ярдәмче бүлмәләр терраса формасында аска юнәлтелгән. Бизәлештә ак мәрмәр кулланылган. Гади эшләнгән тышкы яктан аермалы буларак, бинаның эчке ягы тантаналы булуы белән аерылып тора.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ В Чувашии назначили нового директора театра оперы и балета. regnum.ru, 10.01.2022(рус.)
- ↑ Чуаш опера студиясе 1943 елда ачылган була
- ↑ Постановление Совета Министров ЧАССР от 8 апреля 1959 г.
- ↑ Приказ министра культуры ЧАССР от 31 марта 1969 г.
- ↑ Решение Совета Министров Чувашской Республики от 1 ноября 1993 г.
- ↑ Чуаш белешмәлеге
Чыганаклар
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Театрның рәсми сайты 2015 елның 15 сентябрь көнендә архивланган.
- Михаил Игнатьев посетил гала-концерт XXI Международного балетного фестиваля
- Чувашский государственный театр оперы и балета - статья на портале specialradio.ru / 08.06.2017
- Гала-концерт в селе Аликово 2011 елның 20 июль көнендә архивланган.
- Сайт театра 2008 елның 3 май көнендә архивланган.
- В.Давыдов-Анатри о Борисе Маркове
- Гала-концертом завершился оперный фестиваль в Чувашии 2012 елның 22 декабрь көнендә архивланган. (рус.)
- Культура: Чувашские артисты вернулись из Европы
- Театр оперы и балета откроет сезон оперой «Нарспи»
- Новая «Золушка» и немцам понравилась
- Для ремонта театра оперы балета выделили 13 миллион рублей
- Перед театром будеn чувашский орнамент
- На фестивале балет «Сарпике»: «в самом деле интересный»
- Название Театра оперы и балета написано по-чувашски