Константин Иванов

Константин Ивановчуаш мәгърифәтчесе, чуаш әдәби теленә нигез салган, чуаш әлифбасын төзешкән шагыйрь.

Константин Иванов

Туу датасы: 27 май 1890(1890-05-27)
Туу урыны: Бәләбәй өязе, Слакбаш авылы
Үлем датасы: 26 март 1915(1915-03-26) (24 яшь)
Үлем урыны: Слакбаш
Милләт: чуаш
Ватандашлык: Россия империясе
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1906
Жанр: шигырь бүлеге[d], повествовательная поэзия[d], трагедия[d] һәм Әкият

Тәрҗемәи хәл

үзгәртү

Константин Иванов бик кыска, әмма эчтәлекле гомер кичергән. 1902 елда авылындагы мәктәпне тәмамлый. Бәләбәй шәһәр училищесына укырга керә. Аны тәмамлап, Сембердә чуаш «Яковлев» мәктәбенә әзерләнү курсларына урнаша. Ике елдан, 15 яшьтә беренче сыйныфка алына.

Нарспи

үзгәртү

Константин Иванов иҗат иткән «Нарспи» поэмасын (1908) революциягә кадәрге Россиядә чуаш халкының тормыш энциклопедиясе дип атыйлар. “Нарспи” геройлары — ике гашыйк: ирек сөюче Нарспи һәм батыр йөрәкле Сетнер.

Чуаш композиторы Григорий Хирбю, поэмага нигезләнеп, чуаш музыкасының классикасына әверелгән «Нарспи» операсын иҗат иткән [1].

Шәрәф Мөдәррис поэманы татар теленә тәрҗемә иткән (1941 елдан да соңга калмыйча)[2] һәм бу тәрҗемә берничә тапкыр басылып чыккан. 2008 елда Ренат Харис поэманың яңа тәрҗемәсен эшләгән.[3]

Чуаш дәүләт академия драма театры Константин Иванов исемен йөртә.

Туган авылы Слакбашта егерменче гасыр башында ук төзелгән йортында шагыйрьнең музее урнашкан.

Сылтамалар

үзгәртү

Чыганак

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Хирбю, Григорий Яковлевич. Чувашская энциклопедия
  2. Иванов К. Нарспи : поэма / Константин Иванов ; [пер. Ш. Мударрис]. - Казань : Татгосиздат, 1941. - 88 с.
  3. Поэма К. Иванова «Нарспи» переведена на татарский язык