Чуаш дәүләт академия драма театры
Чуаш дәүләт академия драма театры (К. Иванов исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Чуаш дәүләт академия драма театры, чуаш. К.В. Иванов ячӗллӗ Чӑваш патшалӑх академи драма театрӗ) — Чуашстан Республикасының Чабаксар шәһәрендә иҗат итүче сәнгать коллективы, дәүләт оешмасы.
- 1933 елдан «академия театры» исемен йөртә, 1959 елда чуаш әдәбияты классигы Константин Иванов исеме бирелә.
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән (1977).
- Баш режиссер, сәнгать җитәкчесе (1979 елдан) — В.Н. Яковлев, ССРБ халык артисты, РФ һәм ЧР дәүләт премияләре лауреаты.
- Баш рәссам — Юрий Матросов, ЧР халык рәссамы, ЧР дүләт премиясе лауреаты.
К. Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия драма театры | |
---|---|
Театр фотосурәте | |
Нигезләнү елы | 1918 |
Бина төзелгән | 1961 |
Тарих
үзгәртү- Чуаш театры 1918 елның 7 гыйнварында Казанда оештырылган. Чуаш һөнәри театрына нигез салучы, беренче режиссеры — И. С. Максимов –Кошкинский.
- Беренче куелган спектакле — А.Н. Островскийның «Үзең теләгәнчә яшәмә» (Не так живи, как хочется; Хăв пурăнас тенĕ пек ан пурăн) әсәре.
- 1920 елның 20 августында театр Казаннан Чабаксарга күчә.
- Беренче исеме — «Чуаш драмасы», аннары «Чуаш совет күчмә театры».
- Театрга А.В. Луначарский исемендәге ГИТИСны (милли студия, ССРБ халык артисты М.М. Тарханов курсы, 1947; ССРБ халык артисты В.А. Орлов курсы, 1961), Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтын (А.И.Кацман курсы, 1972; В. К. Смирнов курсы, 1983), М.С. Щепкин исемендәге югары театр укуханәсен (В.П. Селезнев курсы, 1993, 2002) һәм Чуаш дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын (ССРБ халык артисты В.Н. Яковлев курсы, 2011) тәмамлаган артистлар кабул ителә.
Баш режиссерлар
үзгәртүИ. С. Максимов-Кошкинский, П. Н. Осипов, К. И. Иванов, Л. Н. Родионов, В. Н. Яковлев.
Репертуар
үзгәртү- Беренче елларда рус һәм чит ил класскларының чуаш теленә тәрҗемә ителгән пьесалары уйнала: А.Н. Островский, Л.Н. Толстой, М. Сухово-Кобылин, Н.В. Гоголь, Д. И. Фонвизин, Ф. Шиллер, Ж. Мольер һ. б.
- Чуаш драматурглары Ф. Павлов, И. Максимов-Кошкинский, Н. Айзман, М. Трубина, Л. Агаков, А. Эсхель, А. Калган, Я. Ухсай, В. Алагер, Л. Родионов, В. Ухли, Н. Терентьев әсәрләрен куеп, театр үз милли йөзен таба.
- Театр репертуарына чит ил һәм рус драматургларыннан И. Франко, Й. Йовков, А. Цагарели, Ж.Б. Мольер, А. Горбачев, А. Н. Островский, А.Н. Толстой, А.С. Пушкин, Б. Дрозд, Г. Башкуев, Н. Коляда; чуаш драматурглары Ф. Павлов, П. Осипов, А. Чебанов, А. Портт, А. Тарасова, О. Тургай, Д. Гордеев, Г. Кириллов, Л. Сачкова, Е. Тикинева һ.б. әсәрләре керә.
Төрле елларда куелган спектакльләр
үзгәртү
|
|
Яңа репертуар
үзгәртү
|
|
Күренекле артистлар
үзгәртүССРБ халык артистлары
үзгәртү- Алексей Ургалкин, Борис Алексеев, Вера Кузьмина, Валерий Яковлев
Русиянең һәм Чуашстанның халык артистлары
үзгәртү- Виктор Родионов, Нина Григорьева, Николай Григорьев, Нина Яковлева, Борис Марков
Русиянең атказанган һәм Чуашстанның халык артистлары
үзгәртү- Ефим Никитин, Николай Степанов, Геннадий Терентьев, Иван Геннадьевич Иванов, Валентина Трифонова, Любовь Федорова, Геннадий Большаков, Владимир Семенов
Чуашстанның халык артистлары
үзгәртү- Елена Шорникова, Валериан Лебедев, Николай Охотников, Валентина Иванова, Валентина Ситова, Вячеслав Александров, Геннадий Медведев, Иван Иванов
«Нәүрүз» фестивалендә
үзгәртү- 1998 Н. Сидоров «Таңда кыз елавы» (Хÿхĕм хĕрĕн хÿхлевĕ)
- 2002 А. Тарасов «Ерактагы бәхет яктысы» (Инçет телей çути)
- 2005 Ф.Г. Лорка «Бернард Альба йорты» (Арçынсăр хĕр арăм)
- 2009 Д. Гордеев, Г. Кириллов «Моңсу тал авазы» (Хурлăхлă хурама сасси)
- 2011 А. Цагарели «Ханума» (Евчĕ)
- 2013 Н. Коляда «Баба Шанель» (Шанель «пике»)
К. Тинчурин исемендәге VII халыкара милли драматургия театр фестивалендә (Казан) А. Порттның «Акча күзне сукырайта» (Укçа чул кастарать) спектакле белән катнаша.