Уи́льям Шекспи́р (ингл. William Shakespeare; 1564 елның 23 апреле1616 елның 23 апреле) — инглиз драматургы һәм шагыйре. Дөньяның иң мәшһүр драматургларның берсе, иң азында 17 кәмит, 10 хроника, 11 трагедия, 5 поэма авторы.

Уильям Шекспир
Туган телдә исем William Shakespeare
Әйтелеш
Туган 23 апрель 1564(1564-04-23)
Англия
Үлгән 23 апрель 1616(1616-04-23) (52 яшь)
Англия
Күмү урыны Изге Өчлек чиркәве[d][1]
Яшәгән урын Стратфорд-апон-Эйвон[d][2]
Милләт инглиз
Ватандашлыгы Англия байрагы Англия
Әлма-матер Кыйрал Эдвард VI мәктәбе, Стратфорд-апон-Эйвон[d]
Һөнәре драматург һәм шагыйрь
Җефет Энн Һатавей[d][3]
Балалар Сюзанна Холл[d][4][3], Хемнет Шекспир[d][5][3] һәм Джудит Куини[d][6][3]
Ата-ана
Кардәшләр Джоан Шекспир[d][3], Эдмунд Шекспир[d][3], Гильберт Шекспир[d][3], Richard Shakespeare[d][3], Anne Shakespeare[d][3], Margaret Shakespeare[d][3] һәм Joan Shakespeare[d][3]

 Уильям Шекспир Викиҗыентыкта

«Ромео һәм Джульетта», «Король Лир», «Ричард III», «Венеция сәүдәгәрләре», «Отелло», «Гамлет» кебек дөньякүләм танылган әсәрләрне язган. Аны еш кына иң мәшһүр инглиз язучысы дип атыйлар[7].

Тормыш юлы үзгәртү

Уильям Шекспир Уорикшир графлыгында урнашкан Эйвондагы Стратфорд шәһәрендә 1564 елда дөньяга килә. Шекспир Стратфорд грамматик мәктәбендә укыды дип санала, кайбер галимнәр фикеренчә, ул патша Эдуарда VI мәктәбендә дә белем ала, ләкин бу фактларны хәзер дәлилләп булмый.

 
Шекспир труппасы эшләгән «Глобус» театры бинасы

1582 елда Уильям аннан сигез яшькә өлкәнрәк булган Анна Хатауэйга өйләнә, 1583 елда аларда Сюзанна исемле кыз, ә 1585 елда Хемнет белән Джудит туа. Якынча 1587 елда Шекспир Лондон шәһәренә күчә.

 
Шекспир васыятендә торган имза

1592 елда ул Лондон театр труппасына керә. 1612 елда гаиләсе яшәгән Стратфордка кире кайта. Аннан соң ул җитди авырган дип санала. 1616 елның 23 апрелендә драматург вафат була.

Өч көннән соң Шекспир Стратфорд чиркәвендә җирләнә. Аның кабер астында түбәндәге эпитафия язылган:

 

Good frend for Iesvs sake forbeare,
To digg the dvst encloased heare.
Blest be ye man yt spares thes stones,
And cvrst be he yt moves my bones.

 

Иҗат үзгәртү

Кызыклы фактлар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү