Кәрим Тинчурин

Кәрим Гали улы Тинчурин — татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер

Кәрим Гали улы Тинчуринтатар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер.

Кәрим Тинчурин
Туган телдә исем Кәрим Гали улы Тинчурин
Туган 15 сентябрь 1887(1887-09-15)
Аккүл-Тараклы, Керенск өязе, Пенза губернасы, Россия империясе
Үлгән 15 ноябрь 1938(1938-11-15) (51 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Муса Җәлил урамы, 16/5[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
Һөнәре актёр, язучы, театр режиссеры, драматург
Җефет Заһидә Әхмәрова (1897-1988)[2]

 Кәрим Тинчурин Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Кәрим Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә Пенза губернасының (хәзерге Пенза өлкәсе Спасск районы) Таракан (хәзерге вакытта Белоозерка) авылында игенче гаиләсендә туа. Күрше авыл Татар Шалдавычы мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, ул 1900 елда Казанга килә һәм төрле яллы эшләрдә бераз акча туплагач, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. 1905 елгы революцион хәрәкәттә катнаша.

1906 елның февралендә, мәдрәсә тәртипләренә каршы чыккан өчен, 87 шәкертне, алар арасында Кәрим Тинчурин да була, «Мөхәммәдия»дән куалар. Ул башта Тамбов якларына китеп урман каравылчысы булып эшли, аннары Түбән Новгород, Сарытау якларындагы авылларда балалар укыта. Хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза башлый.

1910 елны беренче татар профессиональ труппасы «Сәйяр» җитәкчесе Г.Кариев белемле, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган егетне 1910 елны «Сәйяр» труппасына артист итеп чакыра. К.Тинчуринның артистлык таланты тиз ачыла. Г.Камал, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, А.Островский, Ф.Шиллер һ.б. драматургларның әсәрләрен сәхнәдә уйнап, ул үзенчәлекле образлар тудыра.

Дөрес, әле ул театрда эшли башлаганчы — 1906 елда ук сәхнә әсәрләре яза башлый. Ләкин К.Тинчурин актив рәвештә әдәби иҗат белән «Сәйяр»дә шөгыльләнә башлый. Бер-бер артлы «Шомлы адым» (1910-1912), «Беренче чәчәкләр» 1913), «Назлы кияү» (1915), «Ач гашыйк» (1915), «Җилкуарлар» (1916), «Соңгы сәлам» (1917) пьесалары дөнья күрә. Ләкин патша цензурасы драматургның әсәрләрен («Назлы кияү»дән кала) сәхнәгә куярга рөхсәт бирми. К.Тинчурин болар белән генә чикләнмичә, газета-журнал битләрендә күпсанлы хикәяләр бастыра, чорның шактый катлаулы вакыйгаларына үз бәясен биреп бара.

1917 елгы октябрь инкыйлабының гадел җәмгыять төзүгә китерәчәгенә бөтен күңеле белән ышанган Кәрим Тинчурин халыкка хезмәт итүче театр сәнгате тудыруга хезмәт итә башлый. Инкыйлаблардан соң драматургның «Йосыф белән Зөләйха» (1918), «Тутый кош» (1918), «Сакла, шартламасын» (1918) комедияләре языла. Бу елларда аның оештыручы, җитәкче буларак таланты тулы ачыла. 1918 елны драматург алдына таркалган «Сәйяр» труппасы артистларын җыю, спектакльләр куюны башлап җибәрү бурычы куела. Әдип бу эшкә җиң сызганып керешә һәм тиз арада яшь драматурглар Ш.Усманов, Ф.Сәйфи-Казанлы, Ф.Борнашлар белән иҗади хезмәттәшлек урнаштыра, рус һәм чит ил авторларының әсәрләрен тәрҗемә итүне оештыра. Күпмедер вакыт Мәскәүдә Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә эшләгәннән соң, К.Тинчуринны Самар шәһәренә, Көнчыгыш фронт карамагындагы татар театр студиясенә җитәкче итеп җибәрәләр. Драматург кыска гына вакыт эчендә бер төркем артистлар әзерләп чыгара һәм шулар белән Ырынбур шәһәрендә труппа оештырып, спектакльләр куюны башлап җибәрә. 1922 елны ул бераз вакыт Ташкентта татар театрында эшләп ала.

К.Тинчурин 1922 елны Казанга чакырып кайтарыла һәм аңа Татар дәүләт театр труппасы оештыру бурычы куела. Ул яңа театрга төрле шәһәрләрдәге күренекле артистларны һәм яшь композитор Салих Сәйдәшевны чакыра. Аларга хәзерге Н.Островский урамында урнашкан Яшь тамашачылар театры бинасы бирелә.

1920 елларда татар театрының репертуары шактый сай һәм тематика, жанр ягыннан бертөрлерәк булганлыктан, алда жанрны төрләндерү, тамашачы теләгенә җавап бирердәй сурәтләү алымнары табу бурычы тора. М.Фәйзинең «Галиябану»ы куеп, К.Тинчурин музыкаль драма жанрын үстереп җибәрә. К.Тинчуринның татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы С.Сәйдәшев белән иҗади дуслыгы, С.Сәйдәшевнең сәхнә законнарын һәм әсәрнең жанр үзенчәлекләрен белеп, халыкчан рухтагы музыкасы, гомумән, ике сәнгать төренең үзара синтетик ярашуы әсәр текстында тирәнгә яшерелгән фикерләрне дә ачарга ярдәм итә. Шул рәвешле «Казан сөлгесе» (1923), «Сүнгән йолдызлар» (1923), «Зәңгәр шәл» (1926), «Ил» (1927), «Кандыр буе» (1931) кебек берничә буын тамашачыны тирән фәлсәфи, әхлакый эчтәлекләре, сихри музыкалары белән сокландырып килгән әсәрләр языла. Музыкаль драма жанрында уңышлы эшләгән авторның тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән трагедия һәм драма-комедияләре дөнья күрә: «Зар» (1922), «Американ» (1924), «Җилкәнсезләр» (1926), «Ударниклар бәйрәме» (1933), «Алар өчәү иде» (1935) һ.б. Әдипнең драматургия һәм театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге югары бәяләнә — 1926 елны «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә. Ләкин шул, иҗатының иң югары биеклеккә менгән чорында, аның иҗаты, эшчәнлеге каршылыкка очрый башлый. Матбугатта, «Тинчурин үткәнне яклый, аңа мәдхия укый» дигән мәкаләләр күренә. «Театрны монополиясенә әйләндерде» дигән дәгъвалар да күренә.

1927 елда Тинчурин театрдан китәргә мәҗбүр була. Татарстан өлкә комитетының «Политпросвет йорты»ның методик кабинетында, күренекле Ленинград галиме Н.Маторин белән эшли. «Ил» пьесасын яза.

1928 елны К.Тинчурин бер төркем артистларны ияртеп Әстерханга күчеп китә. Анда татар театрында баш режиссер булып эшли, үзенең «Ил» драмасын да беренче тапкыр шунда сәхнәгә куя. Ике елдан аны Казанга чакырып кайтаралар. 1935 елга кадәр театрның сәнгать җитәкчесе, режиссеры. Алдагы тормышын язучылыкка багыйшлый. 1934 елдан К.Тинчурин Язучылар берлегенә алына. Татарстан берлегенең идарә әгъзасы була.

Кәрим Тинчуринның гомере вакытсыз өзелә. Ул — Сталин репрессияләренең корбаны. 1938 елның 15 ноябрендә фаҗигале төстә юк ителә, бу вакытта аңа бары илле бер яшь була.

Хәтер үзгәртү

  • Казанның Вахит районында урнашкан урамга исеме бирелгән.
  • Казанның Вахит районында урнашкан паркка исеме бирелгән (Казанның "гайд-паркы").
  • Яр Чаллы шәһәренең (Иске шәһәр) Комсомол районы ГЭС бистәсе 10нчы комплексында урнашкан урамга исеме бирелгән.
  • 1988 елда Татар дәүләт драма һәм комедия театрына Кәрим Тинчурин исеме бирелә.

Әсәрләре үзгәртү

  • «Зар» (1922-1923) трагедия
  • «Американ» (1923), комедия.
  • «Җилкәнсезләр» (1926).
  • «Сүнгән йолдызлар»
  • «Зәңгәр шәл», мелодрама
  • «Казан сөлгесе»,
  • «Ил»,
  • «Хикмәтле доклад» (1928),
  • «Кандыр буе» (1931)
  • «Алар өчәү иде» (1935)

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.uag.kzn.ru/filemanager/i/b86fd6ee/96.pdf
  2. Мин сине ничек яраттым. Казан: Ак Барс, 2004

Сылтамалар үзгәртү

 
Викиөзек эчендә Кәрим Тинчурин темасы буенча бит бар

Шулай ук карагыз үзгәртү